coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Июнь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Электронная почта 

Памятка АТК ТО 

25-13

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Саваплы сабак

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)

Гайшәбикә карчыкның тирләп-пешеп эчкән мәтрүшкәле-сөтле чәенең тәмен кинәт кенә телгә килгән телефон тавышы бозды. Әллә нигә бер чылтыраганга каушап киттеме, җиңелчә калтыранган кулы белән трубкага үрелде:

— Әлү… Әлү?..

— Алло, әни! Нихәл?

— Кызым, Люция, синме бу? Ару гына торам әле. Үзең ничек, балам?

— Ничек, ничек?! Чәчләр агара монда! Синең тәрбияң җимешләрен бирә башлады. Рушаның әнә, детдом йолкышын ияртеп кайткан. Пыраклатып куып чыгардым! Алай-болай сиңа кайтып күренсәләр, бусагаңнан да атлатасы булма, ишетсен колагың!

— Тукта кызым, берни аңламадым. Ипләбрәк сөйлә әле. Рушан улым нишләгән дисең? 

— Нишләсен, өйләнәм дип, детдомда үскән бер салам сыйракны алып кайткан. Синең белән таныштырасым килә, әни, дигән була, юньсез. Мин аны бетле хәерчеләр өчен үстермәдем. Өйләнә икән, әнә, хәллерәк гаиләдән кыз тапсын. Тиен санап, очын-очка ялгап яшәүдән болай да гарык. Ярар, әни, син мине ишеттең. Бусагадан да кертәсе булма, кара аны… Иллә дә мәгәр, түреңә меңгезеп утыртсаң шуларны, үлсәң дә, сыңар аягымның берсен дә атламыйм!

Сөйләшү ничек кинәт башланды, шулай өзелде дә. Гайшәбикә карчык берара уйларының җеп очын табалмый утырды. Рушан өйләнәм дип әйтә диме? Бәрәкалла, егет кешенең вакытында башлы-күзле булуы әйбәт. Яше барган саен, күңеле-башы үзгәреп, бөтенләй өйләнми калса, ни әйтерсең? Авылда буйдакларның исәбе-чуты юк.

Детдом баласы диде диюен дә, килен буласы кешенең исемен дә әйтмәде. Әстәгафирулла, марҗа-фәлән генә була күрмәсен!

Әнә күрше Раузалиянең алма бөртеге кебек кызы тотты да, урыс егетенә чыкты да куйды. Ата-анасы теше-тырнагы белән каршы торып карадылар да, тик кая ул! Барам булгач барам – бетте китте. Әй, татар урыска барса да, урысны алса да, урыс үстерә диюләре дөрес инде ул. Күршегә оныклар кайта хәзер, кемнән кем туганы исемнәреннән үк билгеле: малай —  Захар, кыз — София. Раузалия берсенә Зәкәр, икенчесенә Суфия дип дәшә дәшүен дә, тик менә бер кәлимә татарча белмәгән оныкларның алай гына татар буласы килми шул.

Соңгы кайтуларында муеннарына тәре асканнар, кая барыйм дип, тәгәри-тәгәри елады күршекәе. Я, Аллам, ни юрап утыра соң әле, марҗа түгелме имеш, авызыннан җил алсын! Рушан улының күзе ачык, бер дигән кыз баладыр әле, Ходай кушсын. Люциясенең пырдымсызлануы бүген генә түгел. Бала-баладан әллә ниткән холыксыз, мамыксыз булып үсте шул. Әллә тәрбия, әллә җан җылысы җитмәде. И, кая җитсен! Бала туып, ае тулмады, Хәлиулласы китеп барды. Йөрәк өянәге диделәр.

Улын җир куенына салган кайнанасы бу кайгыны күтәрә алмады, ярты елдан гүр иясе булды. Тәртә башында япа-ялгызы торып калгач, нишли аласың, тормышны җигелеп тартты – көн эшләде, төн эшләде. Бер караңгыдан икенче караңгыга тиклем колхоз эшендә. Әле ярый, ул елларда авылда яслесе ачылды. Сабыеның ничек тәпи киткәнен дә, сөйләшә башлаганын да хәтерләми.

Люциясен башта ясле, аннан соң мәктәптә октябрят, пионер дружинасы, быргы-барабан тәрбияләде. Әни дип, авыл дип өзелеп тормады, сигезне бетерүгә шәһәр ягын каерды. Сагынмады, авылга кайтуны бар дип тә белмәде. Акча-мазар, тегесен-монысын җибәрүне сораган хатлары гына килеп торды. Дәү укуларда укыйдыр, шуңа вакыты юктыр дип, үзен-үзе юатып яшәп ятканда, Люциясе борын төбенә җиткән корсагы белән авылга кайтып утырды. “Ай, балам, тормышка чыктыңмы, кияү кеше кайда, никахны кайчан укыттыгыз?” – ише сорауларына җавап һәрвакыттагыча коры иде: “Нинди никах? Синең искелек калдыгың кемгә кирәк? Комсомол туе ясадык. Радик Казахстан якларына эшкә китте. Общагага бала белән кертмиләр, монда гына табам”. Кызының сүзләренә ул чакта ни көенергә, ни сөенергә белмәде…

Тупырдап торган ир бала тапты Люция. Руслан дип исем кушам дигән кызына бу юлы Гайшәбикә каты торды. “Сәвиткә ияреп, сиңа Люция кушканым да җиткән, Руслан түгел, Рушан булсын. Бик мәгънәле, бик матур исем бит”, — дигәч, кызы каршы килмәде, бала туып, атна-ун көн үтүгә, мең төрле сәбәп табып, шәһәренә китеп тә барды. “Әлегә Рушанны калдырам, аннан күз күрер. Син хәзер пенсиядә, эшең юк, бер баланы гына карарсың, миңа тормышымны җайларга кирәк”, — Люциясе әнисенең дә, баласының да алдагы көнен әнә шулай җайлы гына хәл итте дә куйды.

Исеме җисеменә туры килде нарасыйның, Гайшәбикәнең бертөрле аккан тормышына якты нур өстәлде. Күкрәк сөтеннән аерылды дип борчылган иде, урам аша күршесе Әминә үз баласы белән бергә Рушанны да имезергә ризалашты. Кайчандыр  кызына бирә алмаган бар күңелен, йөрәк җылысын оныгына багышлады Гайшәбикә. Люциясе анда-санда бер кайтып киткәләде, малай авылда үсте. Әбием дип өзелеп торса да, әнисен бик сагына иде. Әти кешене бөтенләй белмәде. Ахрысы, ул Радик дигәннәре бөтенләй юкка чыккан иде.

Әбисен сөендереп, Рушан әйбәт укыды, тәртипле-тәрбияле егетләр исәбендә йөрде. Мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый, армиягә китте. Бер елдан хезмәтен тәмамлап, җилкәләре киңәеп, буйлары үсеп, көрәеп кайтып та төште. “Агрономлыкка укырга керәм, әби, кулга диплом алуга, синең яныңа кайтам”, — дип елмайган оныгына карап, күзләре дымланды Гайшәбикә карчыкның. Улының шәһәргә укырга керүенә, үзе янына яшәргә килүенә Люция генә бик шатланмады. Кем әйтмешли, пирчәткә урынына ирләрен алыштырган хатын өчен малай ашына төшкән таракан кебек булды. Нәкъ менә шуның өчен дә фатирлы бер кыз табып, үзе яныннан ничек тә тизрәк чыгарып җибәрү иде уе. Ә монда менә ничек килеп чыкты.

Капка шыгырдаган тавышка Гайшәбикә карчык уйларыннан айнып китте. Ул арада өй ишеге ачылды да, һәрвакыттагыча балкып, Рушан килеп керде. “Исән-сау гына тордыңмы, әби?” Оныгы артына посып диярлек бусагадан атлаган чандыр буйлы кыз бала Гайшәбикә карчыкның күзләренә карап, исәнмесез дигәндәй баш селкеде дә, керфекләрен аска төшерде.

— Кайттыгызмы, балалар, нишләп әле ишек төбендә генә торасыз? Рушан, улым, әйдәгез әле, узыгыз әле, — дип, каушавын яшерергә тырышты карчык.

— Әби, таныш бул, минем булачак тормыш иптәшем – Айсылу.

— Исәнме, әби… 

— Сөбханалла, үзебезнең татар кызы икән бит, күрешик, савап булсын! — дип, шатлыгын яшермәде Гайшәбикә әби. 

— Ул да түгел, йөгереп диярлек барып, чәйнеген плитәгә куйды, өстәл япмасын җыеп алып, табын хәстәрли башлады.

— Әби, болар Казан күчтәнәчләре иде, аз булса да, күп итеп кабул итеп ал инде, – Айсылуның йомшак кына ягымлы тавышы Гайшәбикә әбинең күңеленә сары май булып ятты.

— И, мәшәкатьләнмәскә иде, кызым, Алланың рәхмәте яусын, урыны кимесен, хәзинәсе артсын!

Гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр. Айсылу да, әллә ни күп сөйләшмәсә дә, күптәнге танышлары янында утыргандай, ихлас елмаеп, әңгәмәгә кушылып-кушылып алды. Чәй тәмам булуга, Рушан йорт тирәсенә чыгып китте. Айсылу җитез генә савыт-сабалар юарга, өстәл җыештырырга кереште. Гайшәбикә әби, үз эшләре белән мәшгуль булгандай, сиздерми генә, яратып, Айсылуны күзәтте.

— Әби, хәзер нәрсә эшлик, нинди эш бар? – дип сорады Айсылу, соңгы чынаягын сөртеп, шкафка урнаштырганнан соң.

—  Кичкә аш куйыйк, кызым, токмач җәеп, кисеп алырбыз.

— Мин токмач җәя белмим шул…

— Борчылма, балам, берәү дә белеп тумый. Миңа да кайчандыр кемдер өйрәткән инде аны.

— Ә син мине өйрәтерсеңме соң?

(Дәвамы алдагы саннарда).

Гөлүсә БАТТАЛОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836