Материалы

Хуш бул, 2017, исәнме, 2018 ел!

последние и лучшие новости искусства в мире

1-1Якуб Камали улы Зәнкиев киңәше белән күп еллар әһәмиятле вакыйгаларны теркәп барыр өчен көндәлек алып барам. 2017 ел төрле чараларга бай булды.

Үткән ел Төмән өлкә Думасы депутаты Александр Крупин тәкъдиме белән Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаковның кызы Әнисәне 75 яшьлек юбилее белән тәбрикләүдән башланды. Алдагы айларда чакыру буенча Россия фәннәр академиясенең төрки тел белеме белгечләре Россия комитетының пленумында катнаштым. “Россия тюркологиясе” журналының редколлегиясенә кертелеп, мине үземнең төбәктәге хезмәткәр итеп расладылар.

Сөекле классик язучыбыз, Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевның 100 еллык юбилеен “Яңарыш” газетасы редакциясендә каршы алдык. Киләчәктә аның бай мирасын өйрәнеп, туплап, сайланма әсәрләр китабын нәшер итәргә язсын.

Март аенда өлкәнең иҗтимагый палатасы утырышында өлкәбез губернаторы Владимир Якушев белән очрашу онытылмас булып истә калган. 11 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән тагын да “Яңарыш”ка килүебез, аларга ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиевның курсларны тәмамлаганлыкка сертификатлар тапшыруы һәркем өчен файдалы булды. Бу җәмәгать эшләре белән бергә студентларга “Рус теле”н укытуны да, фәнни юнәлештә дә хезмәтләремне дәвам итәм. Галим кеше өчен иң зур казаныш вә шатлык – китаплар чыгару, конференцияләрдә катнашу, мәкаләләр язу, халыкка хезмәт итү. Казанга бөтенроссия семинар-киңәшмәсенә барганда Казан дәүләт университетында, Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтында танылган шагыйребез Булат Сөләймановның шәхси архивы белән таныштым. “Күренекле шәхесләр” сериясендәге китаплар исемлегенә быел Хәмит Неатбаковка, педагог Гали Шәрәфетдиновка, шагыйрь Сәгыйть Сагитовка, профессор, өлкә Думасы депутаты Юрий Коневка, татар мәгарифе һәм мәдәнияте эшлеклесе Люция Хәбибуллинага багышланганнары өстәлде. Кайберләренең зурлап тәкъдим итү кичәләре дә уздырылды. Башкарган эшләрем турында төрле матбугатта берничә дистә мәкалә чыкты, үземнең язмалар да урын алды, телетапшырулар төшерелде. Б.Сөләймановның 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә “Әни” китабы күп телләрдә тәрҗемәдә әзерләнде. “Регион-Төмән” журналисты Диана Хәлилованың себер бае, меценаты Нигъмәтулла Сайдуков турындагы “Салам-алейкум, Сибирь!” документаль фильмының сценариен тикшерүдә өлеш керттем. Татар телендә “Тоталь диктант-2017” акциясендә текстны – Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзекне укуыма бик горурланам.

Тагын да Тархан авылында (Яркәү районы) күп тырышлыклар белән ачылган Җиңү һәйкәлен булдыруда да өлешем кергәнгә шатланам. Көндәлегемдә депутат ярдәмчесе буларак җәмәгать эшләрендә мохтаҗларның тормыш рәвешен яхшыртырга тырышып йөрүләрем, танылган якташым, рәссам Әлфея Мөхәммәтованың 1000нче күргәзмәсендә алган шатлыклы хисләрем, “Ел китабы” бәйгесендә “Күренекле шәхесләр” сериясендәге китапларым өчен “Иң яхшы фәнни китап” номинациясендә җиңү яулавым турындагы мәгълүматлар урын алган.

Төмән дәүләт университетында 2018 ел тюркология елы булачак. Без танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Б.Сөләймановның юбилеена әзерлек барышында аңа багышланган фәнни-практик конференциягә кадәр мәктәпләрдә “Булат укулары” үтәчәк. Университетта җәйге “Төрки-славян диалогы” мәктәбе оештыралачак. Анда татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар булыр дип көтелә.

Хөрмәтле редакция, газетабызнын укучылары!

Сезне hәм барлык газетабызнын укучыларын ихлас күңелемнән Яна 2018 ел белән котлыйм. Сез үзегезнең тырыш хезмәтегез, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булуыгыз белән хөрмәт казандыгыз, күпләргә үрнәк булып яшисез.

Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры халкыбызнын кунелен тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен, ишек тупсагыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

Илебезгә тынычлык, сезгә һәм газета укучыларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, күңел тынычлыгы телим. Газетабыз мәңге яшәсен, халкыбызның рухын баетсын, мәдәниятебезне, туган телебезне үстерсен! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Хәнисә АЛИШИНА, филология фәннәре докторы, профессор,
Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры,

РФ журналистлар берлеге, Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы,

язучылар берлеге әгъзасы.

* * *

Яңа 2018 ел белән, хөрмәтле “Яңарыш” хезмәткәрләре!

Халкыбыз күңелендә раушан көзгесенә әйләнгән бу милли газета иҗтимагый-мәдәни тормышыбызда иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бүгенге көндә “Яңарыш” өлкәдәге татар халкын, аның күренекле вәкилләрен берләштерүче бердәнбер басма. Сез менә дистәләгән еллар халкыбызда милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү, телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәт, йолаларыбызны пропогандалыйсыз. “Яңарыш” газетасы узган 27 еллык юл тарихыбызга кереп калачак ул. Ул һәрвакытта да вакыйгаларның алгы сызыгында, үзәгендә булды. Төмән өлкәсе татарларының иҗтимагый-мәдәни газетасы буларак, халкыбызның тугры юлдашына һәм киңәшчесенә әверелде. Әле бу көннәрдә генә газетаның баш мөхәррире – хөрмәтле Алсу Мөхәммәтәмин кызы Казаннан бөтенроссия татар журналистлары арасында үткән “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңү яулаганлыкка алып кайткан Диплом шуның билгесе. Эшегезне татар дөньясы, Татарстан, Казан таный, югары бәяли. Чөнки сезгә, хөрмәтле “Яңарыш” журналистлары, иҗади рух, гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылык, киләчәккә омтылыш хас. Без сезнең бу зур уңышларыгыз белән чиксез горурланабыз һәм газетаның әлеге абруйлы бәйгенең «Татар дөньясының тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы материаллар” номинациясендә алдынгылыкны биләве һәм Алсу Мөхәммәтәмин кызының өлкәбез җитәкчеләре тарафыннан «Ел редакторы» итеп билгеләнүе белән ихлас котлыйбыз. Киләчәктә каләмегез һәрвакыт үткен булсын, иҗади табышлар белән рухланып газетаның абруйлы исеменә лаек булып эшләгез, кадерле дуслар, уңышлар сезгә!

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны.

* * *

Яңа 2018нче ел белән!

Кадерле вә хөрмәтле кызларым, яшь дусларым, җирдәге фәрештәләрем, милләтне агартучыларым, яңартучыларым, күңелләрне күтәрүчеләрем, илһам өстәүчеләрем, гакыллы һәм матур “Яңарыш”лы алиһәләрем!

Сезне һәм сезнең ярдәм белән киң һәм мул Себер буйлап сибелгән милләттәшләремне һәм яшьтәшләремне, туганнарымны һәм дусларымны, улларымны һәм кызларымны, олыларны һәм кечеләрне Яңа ел белән тәбрик итәм! Барыбызга да тирән сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер, шатлыклы көннәр, тыныч төннәр, ихтирамлы балалар, игътибарлы, тугры хәләл җефетләр, тәүфыйклы оныклар, миһербанлы туганнар, күркәм күршеләр, шәп кодалар, киң күңелле киленнәр һәм кияүләр теләп калам.

Башлыкларга, түрәләргә, патшаларга тулы гакыл, җитди тапкырлык һәм юмартлык бир. Бәндәләргә сабырлык һәм түземлек бир. Түләмәләр түбән булсын, эш хаклары югары булсын. Теләкләр кабул булсын.

Барыгызны да хөрмәт итеп Галия АБАЙДУЛЛИНА (Зилә).

* * *

Хәерле көн, хөрмәтле редакция!

Мин барлык милли оешмалар, мәктәп, югары уку, мәдәни йортлар һ.б.ларын башкаручы олы шәхесләребез, «Яңарыш»ка язылучы – язучыларыбызның һәммәсен дә еллык казаныш, уңышлары белән кайнар котлап, зур рәхмәтемне белдерәм. Мәртәбәле шәхесләр һәм аларның башкарган олуг хезмәтләре турындагы мәгълүматларны сөекле газетабыз «Яңарыш» түкми-чәчми яктыртып торганлыктан, исемләп әйтмәгәнне гаеп итмәссез дип уйлыйм.

Ә менә алар белән еллар буе армый-талмый тәфсилләп газета аша һәрдаим халыкны таныштырган «Яңарыш»ыбыз хезмәткәрләренең нинди бөек дәрәҗәгә ия булуларын әйтмәсәм гөнаһ булыр иде. Узып баручы елның башыннан ахырына кадәр «Яңарыш»лылар, тугры хезмәтләре аша зур игътибар илә ихтирамга лаек булып, үзләренең милләтебез көзгесе икәнлекләрен тагын да ныграк таныттылар дияр идем. Бу сүзләрне быел 15нче декабрьдә тууына 77 яшь тулган беренче мөхәрриребез Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның тормыш иптәше дә, алмашчысы да булган зирәк акыллы мөхәрриребез Алсу ханым Сәгыйтованың күптән түгел Казан каласыннан алып кайткан Дипломы – батыр коллективының хезмәт җимеше икәнлеген дәлилләп тора түгелме.

Афәрин, “Яңарыш”лылар!!!
Бердәмлектә безнең көчебез.

Котлы булсын Яңа еллар!

Нурлы булсын һәрбер көнегез.

Озын гомер, нык сәламәтлек, ак бәхетләр теләп Фәхриҗамал УТЯШЕВА.

* * *

Яңа ел белән!

Төрле авырлыкларга бирешмичә чын күңелдән бирелеп эшләүче “Яңарыш” хезмәткәрләре, аның ару-талуны белмичә эштә чыныккан мөхәррире Алсу Мөхәммәтәмин кызы!

Сезне Яңа ел белән котлыйм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары телим. Сезгә зур уңышлар юлдаш булсын, Аллаһы Тәгалә бәла-казалардан саклап, рәхмәтеннән ташламаса иде.

Шулай да хәбәрчеләрне, газетаны яратып укучы дусларны да Яңа ел белән тәбриклим. Туачак көннәрегез кайгы-хәсрәтсез, саулыкта, иминлектә үтсен, дөнья барыгызга да шәфкатьле булса иде. Елларга иминлек, башлыкларга гаделлек, аяз күк йөзе сугышсыз тыныч тормыш теләп

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

* * *

Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне чын күңелебездән Яңа 2018 нче ел белән котлыйм.

Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телим.

Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз!

Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.

Рафаэль ГАДИЕВ, Төмән укытучылар белемен камилләштерү институты
хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, доцент.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума