Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор подвел предварительные итоги года. Актив инвестицион политика Төмән өлкәсенә 2018 елда милли рейтингта инвестицион климат хәлендә лидер позициясен яуларга мөмкинлек бирде. Моның турында Төмән өлкәсе хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында узган елга нәтиҗәләр ясаганда губернатор А.Моор әйтте. “2018 елның январь-сентябрь айларында инвестицияләрнең күләме 2017 ел белән чагыштырганда 23%ка күбрәк булды. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүдә йогынтыны, беренче чиратта, зур инвестицион проектларны реальләштерү ясады. Беренче чиратта, Тубыл төзелеш мәйданында “ЗапСибНефтехим” оешмасын салу булды. 2018 елның июнендә Төмәндә беренче чиратка Россиядә иң зурлардан исәпләнгән аквапарк кертелде. Уват районында “РОВИАЛ” агач эшкәртү заводы ачылды. Төмән экологик компаниясе чүпне сортларга бүлүче заманча производство төзеде һәм башкасы,” - дип сөйләде А.Моор.

* * *

В Тюменском Суходолье в 2019 году откроют новую школу. Анда 1 200 укучы белем алачак. Мәктәп Янтарь һәм Борис Жидков урамнары чигендә урнашкан. Хәзерге көндә бинада эчке эшләр эшләнә: стеналарын буйыйлар, идәнен каплыйлар һәм башкасы. Яңа бина 65нче мәктәпнең икенче корпусын үз эченә алган. Монда уку өчен язылу 1 февральдән башлана. Оешманың гомуми мәйданы – 20 мең. кв. метрдан артык. Мәктәптә 70 уку кабинеты ясалган.

* * *

160 тысяч тонн продовольствия от тюменского КРиММа. 2018 елда “КРиММ” Төмән агрофирмасы кырларыннан шуның кадәр күләмдә бәрәңге, бодай, кәбестә, кишер һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын җыйдылар. Оешма Узбәкстан һәм Азәрбайҗан белән экспорт буенча эшлекле мөнәсәбәтләр төзеде. Мәсәлән, бәрәңгенең беренче партиясе Азәрбайҗанга озатылды. Агрофирма кырларны тигезләтүче техника, сканер сатып алды. Сканер онлайн режимда туфракның уңдырышлыгын билгеләячәк.

* * *

Сельхозтоваропроизводители области приобретают новую технику. Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре актив рәвештә яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алалар. Бу сорауда аларга дәүләт зур булышлык күрсәтә. 2018 елда федераль һәм өлкә казнасы ярдәме аша 453 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы кайтарылды. Бу исәптә: 79 трактор, 52 бодай уручы комбайн, 23 чәчү комплексы. Моннан тыш 2018 елда 5 яңа бодай киптергеч монтажланды. 7 бодай киптергечне өлкәнең 5 районында модернизациялиләр.

* * *

“Лучший обвальщик мяса”. Күптән түгел Яркәү районы, Покровка авылында “Хезмәт кешесен данлау!” һөнәри осталык конкурсының региональ этабы уздырылды. Бәйгедә “Ялутор” ит комбинаты”, “ПурагроУк”, “Ишим ит комбинаты”, “Ясень-Агро”, “КООППРОМ” оешмаларыннан 8 конкурсант катнашты. Алар ике этап уздылар: куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж, тест үтү һәм практик бүлек. Нәтиҗәдә, өченче урынны милләттәшебез “Ялутор” ит комбинаты” оешмасының ит чабучысы Линар Сәйфуллин яулады. 2014 елдан бирле егет өч ел рәттән төрле конкурсларда катнашкан, гел призлы урыннар алган.

* * *

В Тюменской области создан департамент гражданской защиты и пожарной безопасности. Бүлекчәгә чиктән тыш шартларда табигать һәм техноген характердагы, янгын куркынычсызлыгы, шулай ук гражданлык оборонасы өлкәсендә халыкны һәм территорияләрне яклау беркетелә. Яңа департаментның эшчәнлеген губернатор урынбасары Вячеслав Вахрин контрольгә алачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума