#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Балаларны аналар тудыра, батырларны көрәш тудыра

последние и лучшие новости искусства в мире

1-10(Шәүкәт Галиев)

21 декабрьдә Каскара авылында «Лидер» спорт комплексында «Батыр» билбау көрәше буенча төбәк федерациясе булышлыгы белән оештырылган 2002-2005 елда туган егетләр өчен Яңа елга багышланган турнирның тантаналы ачылуы булып үтте.

Милли спорт - көрәш Россия төбәкләрендә популярлаша. Ул төрки халыкларның традицион көрәш төре. Көрәшнең үзенчәлекле һәм нәтиҗәле ысуллары төбәктә спорт көрәшен үстерүгә ярдәм итә, бигрәк тә бу Төмән өлкәсендә, авылларда турнирлар уздыруга кагыла.

Төмән районының Шыкча, Талымхан, Каскара, Индрәй авылларыннан, Богандинка поселогыннан, Ялутор районыннан, “Бригантина” балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәгеннән һәм Төмәннән 50дән артык спортчы Каскара авылындагы «Лидер» спорт комплексында очрашты. Ярышлар ачылышында Каскара хакимияте башлыгы Игорь Копылов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, Төмән районы спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Андрей Кайзер, өлкә мөселман диния нәзарәте рәисе мөфти Зиннәт Садыйков, өлкә татар конгрессы вәкиле Хәнисә Алишина, Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина һәм башкалар катнаштылар. Килгән кунаклар спортчыларны котладылар һәм уңышлар теләделәр. Андрей Кайзер: “Россия «Көрәш» федерациясенә рәхмәт белдерәсем килә, чөнки Каскарадагы спорт йорты мондый искиткеч чаралар өчен инде туган йорт булып тора”. Зиннәт хәзрәт: “Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Үз ватаныгызны якларга әзерләнегез!» - ди. Сез дә, спортчылар, булдыклы һәм кыю булыгыз! Сез Раббыгыз кушкан эшләр белән шөгыльләнәсез”, – дип дәртләндерде. Өлкә татар конгрессы исеменнән Хәнисә Алишина Андрей Кайзерга Төмән өлкәсендә билбау көрәше буенча милли спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Бөтендөнья татар конгрессына әлеге зур чарага финанс яктан ярдәм итүе өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Һәм көрәшчеләргә ныклык, хезмәт сөючәнлек, аларга спортта яңа баскычларга ирешүләрен теләде. Ә Төмән дәүләт университеты профессоры буларак, спортчыларны физкультура һәм спорт институтына укырга керергә чакырды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836