Материалы

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, «Татарлар» газетасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге «Әниләр көне» уңаеннан конкурс оештырды. Ул әниләргә хөрмәт тәрбияләү, әниләребезгә багышланган шигырьләрне барлау максаты белән оештырылды. Анда катнашучыларга үзе язган шигырьне укырга, башка авторлар әсәрләрен сөйләргә, җырларга, әниләребез турында инша язарга кирәк иде.

Конкурска старт 1 нче ноябрьдә бирелде. Ул 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте. Анда Татарстанның Кукмара, Актаныш, Тукай, Әлмәт, Нурлат, Әтнә, Питрәч, Азнакай районнарыннан, Казан, Алабуга шәһәрләреннән  һәм Башкортстан Республикасы, Свердловск, Төмән өлкәләреннән балалар да, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты. Барлыгы 56 кеше. Алар үзләренең видеоларын инстаграм битенә урнаштырдылар. Иншалар «Татарлар» газетасында басылып чыгачак. Аларның кайберләре инде бастырылды да. Һәм менә оештыручылар җиңүчеләрне сайлап алдылар.

Үзе язган шигырьне укучылар арасында: 18 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә Сөнгатулла Бекенин (Тубыл), Башка авторның шигырен сөйләүчеләр арасында: шул ук төркемгә кергән Римма Шәрипова (Тубыл) җиңеп чыгалар. Мәфуза Мортазина (Тубыл) рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр конкурста иң активы булды. Оештыручылар алар арасында урыннар билгеләмәскә карар кылды.Сайлап алынган сабыйларның барсы да җиңүче дип игълан ителә. Бүләкләү тантанасы  январь аенда Казанда булачак. Көне һәм үткәрү вакыты алдан хәбәр ителәчәк.

Бөтендөнья татар Конгрессы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума