Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Газетаны саклау – уртак бурычыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасы белән бергә Яңа елга кердек. Күпчелек укучыларыбыз безгә тугры булып калдылар. Халкыбыз тормышын, яшәешен яктырткан, яңалыклар белән таныштырып торган газетабыз тел һәм мәдәниятне, динне саклауда мөһим роль уйный. Тубыл шәһәрендә “Яңарыш”ка яздыру чаралары оешкан рәвештә, бәйрәмчә матур һәм күңелле үткәрелде. Газетаны яздыручылар белән очрашуларда 2020 нче елда “Яңарыш”ның 30 еллыгын каршы алачагын сөйләдек. Халыкка якын булган, өлкәбездә чыгып килгән яраткан, эчтәлекле газетабызны яздыручылар арасында күпчелек хатын-кызлар булганын күзәттек. Тагын бер үзенчәлекле күренеш - үзәк почтада аена ике-өч мәртәбә ташламалар белән яздыру көннәрендә милләттәшләребез актив катнаштылар. Алар арасында газетаны беренче көненнән яздыручылар да булды. Ул апалар инде 80 яшьләрен тутырганнар. Алар газетаны вакытында китермәсәләр, почтага үзләре барып алуларын сөйләделәр.

Бу очрашуларда күпчелек тәнкыйтьләр, сораулар почта ташучыларга булды. Алар үз эшләренә җаваплы карасалар, газетага яздыручыларыбызның саны төшмәс иде!

Яңа елның беренче яртыеллыгына “Яңарыш”ка теләп яздыручыларга, безнең белән күп еллар хезмәттәшлек иткән дусларыбызга яшьләр өстәлгәне шатландырды. Газетаны саклау – уртак бурычыбыз икәнен аңлаучыларга, төрле оешмаларда эшләүче милләттәшләребез арасында бөтен коллективлары белән яздыручыларга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Алар: Тубыл шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе С.З.Хисмәтуллин, ООО Лифтремонт оешмасы җитәкчесе А.С.Сәйфуллин, аның тормыш иптәше М.С.Сәйфуллина, коллективы, балалар бакчасы мөдире З.М.Кадыйрова, коллективы, Тубыл район үзәк китапханәсе җитәкчесе Т.З.Ниязова, коллективы, шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Г.Х.Ташкеева, “Речник” мәдәният йорты җитәкчесе Ф.Х.Мамшанова. Матди ярдәм күрсәтеп аз керемле гаиләләргә газета яздырган “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе А.Ә.Юнусовага, Эдуард хәзрәт Юнусовка, “Яңарыш”ны үзләренә, туганнарына, мәчеткә яздырган Р.Н.Катралеевка, М.З.Абайдуллинага, Р.П.Әбдерахмановага эшләрендә уңышлар телибез. Игелекле эшләр башкаручылар бу хакта милләттәшләребезнең белүен дә кирәксенмәделәр. Күп еллар ветераннар советыннан Фәүрия апа Шәрипова (мәрхүмә) унбиш кешене яздыра иде. Бу игелекле эшне дәвам итүчеләр дә табылды. Алар турында газетабызның киләсе саннарында укырсыз. Үз эшләренә җаваплы карап, яратып эшләгән шәһәрдәге үзәк почтаның газета-журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Н.Т.Вафеевага, 9 нчы микрорайондагы почта бүлеге башлыгы Е.А.Әпсәләмовага, 6 нчы почта бүлегендә эшләүче З.С. Биктимировага рәхмәт сүзләрен юллыйбыз. Зифа Сәлим кызы үзенең участогындагы милләттәшләребезгә яхшы таныш. “Яңарыш”ны кем яздырган һәм кем яздырмаганнарның фамилияләрен белә. Ун елга якын почта ташучы булып эшләүче почта хезмәткәренә зарланучы да булмаган. Татар үзәгендә газета–журналларга яздыру чараларын үткәргәндә килеп ярдәм итә. Үрнәк итеп сөйләрлек, эшләрен намус белән үтәгән якташларыбызга уңышлар телибез. Аларның хезмәтләрен почта җитәкчеләре дә күрсеннәр иде.

Газетаның һәр санын көтеп алган тубыллылар “Яңарыш”ны якынлашкан 30 еллык юбилее белән котладылар, газетаны яздыручыларның саны елдан-ел артып торсын, дип иҗади   уңышлар теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836