Яңа 2021

последние и лучшие новости искусства в мире

Үзенең мәшәкатьләре, шулай ук бәхетле мизгелләре белән дә 2020 нче ел үтеп китте, шөкер. Яңа 2020 нче Үгез елы зур өметләр һәм якты киләчәккә теләкләр белән аяк басты.

Кадерле “Яңарыш”ыбыз алиһәләре!

Сезгә юбилей уңаеннан меңнәрчә җылы сүзләр, матур теләкләр җиткерелеп торды. 30 ел буена тупланган “Яңарыш”та никадәр байлык: газета битләрендә татарның тарихы, хәзерге тормышы, истәлекле вакыйгалар, милләтебезнең данын күтәргән уңган-булган уллары һәм кызлары, горурлык хисләре уяткан, күңелләрне нечкәртеп җибәргән хикәяләр, шигъри юллар. Нәрсә генә, ни генә юк газета битләрендә?! Афәрин, кызлар! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! Сезгә сәламәтлек, үзенчәлекле хезмәтегездә уңышлар, игелекле, иманлы тормыш еллары теләп калабыз. Яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

Тубыл якларыннан “Яңарыш” белән элемтәне саклаучы, ныгытучы, аның яшәеше өчен җан атып йөргән Римма Умитбаеваны ихлас күңелдән Яңа ел белән котлап, зур рәхмәтләребезне аңа юллыйбыз. Сүземне яраткан шагыйрем Роберт Миңнуллинның шигъри юллары белән тәмамлыйм:

“Сезгә минем теләгем бер:
Бәхетле булыгыз!

Һәммәгез дә минем шушы
Теләктән уңыгыз!
Бәхетле булыгыз!”

Сезнең белән күрешү-очрашулар өмет итеп

Рәшидә апагыз БАКИЕВА,
Тубыл районы,
Маслово авылы.

* * *

Яңа 2021 елны каршылыйк

Табигать билгеләре буенча
Җиргә төрле катастрофалар,
Дөнья халкына бәла-казалар
Алып килә, ди кәбисә еллар.
Моның дөреслеген кешеләргә
2020 нче ел раслады:
Җир йөзендә күп миллионлаган
Халык пандемиядан кырылды.
Якыннарын югалтканнарның
Уртаклашабыз кайгыларын!
Җәннәттә генә булсын, дибез,
Урыннары вафат булганнарның.
Зур өметләр баглап каршылыйбыз
Яңа 2021 нче елны;
Күрсәтсен иде ул кешеләргә
Пандемиядән котылу юлны.
Алга таба олы яңа адым,
Яңа бәхетләр ул китерсен,
Бар халыкка сәламәтлек бирсен,
Коронавирусны бетерсен.
Ихлас бүләк итик һәммәгезгә
Күркәм чәчәкләр бәйләмен.
Дуслык, шатлык чолгап алсын иде
Яңа ел бәйрәмнәрен.
Күптән инде һәркемгә билгеле,
Төп теләк барыбыз өчен дә:
Бар халыкта мәңге тынычлыклар
Хөкем сөрсен дөнья йөзендә.
Милләткә телик бердәмлек,
Татарга – руслашмаска,
Гореф-гадәтләрен саклап,
Үз телен ташламаска.
Сөнгатулла Бекенин.

* * *

“Яңарыш” газетасында эшләүче кызлар, сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Эшләрегездә уңышлар булсын. Кайгы-хәсрәт күрмәгез. Балаларыгыз, туганнарыгыз исән-сау булсыннар, Ходай рәхмәтендә булыгыз!

Рәкыя ЗЫЯТДИНОВА, Төмән шәһәре.

* * *

Кызлар, барыгызга да матур тормыш, сәламәтлек теләп, Яңа ел белән котлыйм.

Шатлык белән, озын гомер белән яшәвегезне генә телимен!

Яңа ел белән!

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ,
Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

* * *

Исәнмесез, Яңарышыбыз хезмәткәрләре, укучылары!

30 ел элек дөнья күргән, бердәнбер татар телендә чыккан “Яңарыш” газетабызның 30 еллык юбилее белән, соң булса да, барыгызны да котлыйм! Сез - «Яңарыш» хезмәткәрләре Азат абыйның мәңге онытылмаслык башлаган зур эшен, нинди генә авырлыкларга бирешмичә, дәвам иттерәсез. Алгы көннәрегездә тагын да зур уңышларга ирешүегезне телим! Көннәрегез шатлыкта гына үтеп торсын. Озын гомерле булыгыз. Нинди генә авырлыклар, кыенлыклар булса да, бирешмәгез, беркайчан да бирешмәссез дә дип, сезгә ышанып калабыз. Барлык авырулар да һәркайсыгызны читләтеп үтеп торсын, сау-таза гына яшәгез, озын гомерле булыгыз. “Яңарыш”ыбыз бик озын гомерле булсын, тамырлары тармакланып, озын булып үсеннәр, үзебезнең өлкәбездә генә түгел, чит регионнарга таралсыннар! “Яңарыш”ны һәркемебез яратып укыйбыз, көтеп алабыз. “Яңарыш” газетабыз 1990 нчы елның сентябрь аенда дөнья күрде. Ә ул елның ноябрь аенда миңа 36 яшь тулган иде. Ә быел ноябрь аенда инде миңа 66 яшь тулып узды. Бер-бер артлы айлар, еллар үтеп кенә торалар, еллар белән гомерләребез дә үтә тора. “Яңарыш”ыбызны мин 30 ел алдырам, һәрбер санын укып барам. Элек үзем дә мәкаләләр язгалап куя идем. Барлык язмаларым да “Яңарыш” битләрендә басылып чыгып тордылар. Күзләремнең күрү сәләте начарлану сәбәпле, мәкаләләр язуны куеп торган идем, ә газетабызга язылуны туктатмадым, һәрбер санын алдырып тордым. Ике күземә дә операция ясаттым, хәзер, Аллага шөкер, укыйм, язам, күзлек киеп йөрим. Һәркемне Яңа ел белән котлыйм. Озын гомер, сау-тазалык телим!

Мәүлиха КУЛЬМИНА, Вагай районы,
Кече Уват авылы.

* * *

Хөрмәтле “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре, кызлар!

Сезне яңа 2021 ел белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, озын гомер, бәхетле, тыныч гаилә тормышы телибез. Газетаны яратабыз, укыйбыз, көтеп алабыз.

Сезгә иҗат уңышлары юллыйбыз.

Мәрзия СӘЛӘМОВА, Ания АЛТЫНГУЗИНА.

* * *

Кадерле дуслар!

Һәркайсыгызны Яңа кергән 2021 ел белән чын күңелдән тәбриклим. Быел ел авыр булды. Ләкин шулай да, күп эшләр башкардык. Башка төбәкләр белән элемтәләрне ныгыттык. Казанга берничә тапкыр яшьләр форумнарына да барып кайттык. Китапханәләрне татар китаплы иттек. Киләсе елга да планнарыбыз зурдан. Аларны тормышка ашырырга насыйп булсын. Сезгә дә ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашуын, бәхетегезнең мөлдерәмә тулып торуын телим. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

Өлкә татар яшьләренең “Яшь буын”
иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид КОРМАНОВ.

* * *

Уважаемые, сотрудники редакции нашей любимой газеты «Янарыш»!

От всей души поздравляю вас с наступающим Новым годом! Пусть 2021 год будет для нас всех удачным! Пусть принесет больше радостей, успехов, удач! А самое главное - будьте здоровы!!! Пусть в ваших семьях все будет благополучно! Мира вам и благоденствия!!! Творческих вам успехов на вашем поприще!

Будьте счастливы!

Асия ТҮЛЬКИБАЕВА, Ялуторовский район, с.Аслана.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума