#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дуслар авыр чакта сынала

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа 2021 нче елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу төгәлләнде. Үткән елда коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, укучыларыбыз белән сирәк күрешергә туры килде. Почта бүлекләрендә “Әбүнәчеләр көне”н күп халык җыеп оештырып булмады. Яраткан, көтеп алган концертларны, мәдәни чараларны да хәзер онлайн рәвештә карыйбыз. Мондый күңелсез көннәрнең тиздән үтәчәгенә ышанып яшибез, эшлибез. Безгә ярдәмгә килгән социаль челтәрләр “Яңарыш”ның тугры дуслары барлыгын һәм “Дуслар авыр чакта сынала“, “100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын” дигән мәкальләрне исебезгә төшерде. Йөздән артык якташыбызга мөрәҗәгать иттем, вакытлы матбугатка язылырга биш көн калды дип, тагын яздым. Араларыннан өчесе генә җавап бирмәде.

Ә инде үзләренә генә түгел, туган авыллары мәктәпләренә, мәчетләргә, еракта яшәсәләр дә, туганнарына, мохтаҗларга яздыручыларның исем-фамилияләрен әйтеп китәсем килә: С.А.Бахметов (30), А.С.Сәйфуллин (20), Р.И.Урамаев (3), Х.Ф.Ильясова (3), Р.А.Ахунзянова (3) – аларның ярдәме белән яздырган “Яңарыш” газетасы укучыларын шатландырсын, ә рәхмәтләре савап булып ирешсен. Эш урыннарында коллективларында “Яңарыш”ны яздыручы милләт җанлы дусларыбыз Ф.Ф.Нәҗметдинова, Ә.К.Байморатова, Р.К.Закирова, Г.Х.Ташкеева, Г.Ч.Фәйзуллина, Ә.К.Ташбулатова, шәһәрнең 15 нче мәктәп укытучылары Н.Б.Шамратова, Г.З.Давлетбаева, Б.С.Ниязова, Л.К.Хисмәтуллина, А.Н.Хәйбуллиналарга эшләрендә уңышлар телибез, киләчәктә дә бергә булырга язсын. Өлкән яшьтәге лаеклы ялда булган якташларыбыз арасында пенсия акчаларына туганнарын, дусларын газетага яздыручылар да булды: Ф.С.Марганова, Ф.А.Локманова. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе А.Ә.Юнусова 15 кешене “Яңарыш”ка яздырды. Маслово авылыннан Ф.Ш.Маметованың тырышлыгы белән газетага сигез кеше язылды. Шәһәрдә тырыш, намуслы хезмәте белән үзен таныткан почта ташучы Зифа Биктимировага да эшендә уңышлар телибез. Аның участогында газета яздыручыларның өйләренә килеп яздыруы турында җылы сүзләр генә ишетәбез. Газета–журналларга яздыру вакытында эше бик тә тыгыз булган бүлек җитәкчесе Нурия Вафеева тырыш хезмәте белән үзен танытты. Татар авылларында газета-журналларга подписка әкрен бара дип әйткәч, мәктәп җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына шалтыраттык. Рәхмәт, Хуҗайлан мәктәбе мөдире А.М.Азисова беренче булып “Яңарыш”ны үзе яздырды, укытучылар, ата-аналар, авыл халкы белән дә сөйләшермен, диде.

“Яңарыш”ны беренче битеннән соңгы битенә кадәр күп еллар даими укып барган укучыларыбызга киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырга язсын дигән теләкләр юллыйбыз! Газета - укучылары белән көчле булганын онытмыйк.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836