#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Пандемия открыла новые возможности для молодежной политики Тюменской области. Бер ел эчендә Төмән өлкәсендә цифрлы проектлар саны шактый арткан, яшьләрнең күбесе интерактив формалар аша җәлеп ителгән, күбесе онлайн-технологияләр үзләштергән. Бу проектлар географиясен киңәйтергә һәм катнашучыларның күбесе өчен файдалы мәгълүматны җиткерергә мөмкинлек бирә. Төмән өлкәсенең яшьләр политикасы тармагында лидер-төбәкләр өчлегенә керүе дә әһәмиятле булды.

* * *

Резидент Тюменского технопарка разработал уникальную технологию по производству сапропеля. “ГеоСпецСтрой” компаниясе “Төмән сапропеле” маркасы астында сыек һәм вакланучан ашламалар, шулай ук агропромышленность комплексы секторында яшелчә һәм җиләк-җимеш уңдырышлылыгын арттыру, хайваннарны һәм кошларны тукландыру, туфракны торгызу өчен кулланыла торган сапропель катнашмалары җитештерә. Сапропель чыгарганда һәм җитештергәндә инновацион технология кулланыла.

* * *

Губернатор назвал самые яркие и значимые события 2020 года в Тюменской области. “Без елны Кытайдан эвакуацияләнүчеләрне кабул итү буенча беренче обсерватор әзерләүдән - уникаль махсус операциядән башладык. Елны бик җаваплы чара – Россия Президенты Владимир Путинның Тубыл шәһәренә килүе белән тәмамладык. Тубылда нефть-газ химиясе үсеше перспективалары буенча киңәшмә сыйфатлы итеп әзерләнгән иде, ә кабул ителгән карарлар илебезгә тиз үсә торган базарда зур өлеш алырга, лидер булырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

Регионның нефть химиясен үстерү буенча Владимир Путин куйган бурычлар белән бәйле перспективалар бик зур, дип саный губернатор. Россия Федерациясендә алты нефть химиясе кластеры билгеләнгән. Безнең Көнбатыш Себер – җитештерү күләме ягыннан да иң эресе.

* * *

Тюменская область модернизирует систему профобразования в АПК. “Аграр тармакта Төмән өлкәсе һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүдә новатор, беренче юл салучы булырга тиеш”, - дип сөйләде өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов аграр мәгариф форумында. Чара онлайн форматта узды. Төмән өлкәсе авыл эшкуарлары Smart-мәктәбен, перспективалы проектларның берсе, диде В.Чейметов. Форум бер ай барды, үз эченә 400дән артык яңа эш башлаучы һәм тәҗрибәле эшкуарларны берләштерде. Smart-мәктәп мөмкинлекләреннән һәм белем бирүдә классик алымнардан файдаланып, булачак студентлар, хезмәткәрләр һәм тармак профессионаллары өчен сыйфатлы белем бирү платформасы булдырырга мөмкин.

* * *

Количество самозанятых в Тюменской области превысило 17 тысяч. Аларның саны көннән-көн арта бара. Һөнәри керемгә салым салу көтмәгәндә популярлашты. Бюджетка салым түләүчеләр бирә торган уртача сумма 600 сумны тәшкил итә. Гомуми үзмәшгульләр казнага 19 миллион сум акча салдылар. Шәхси эшмәкәр яңа салым режимына күчергә мөмкин. Моның өчен “Минем салым” кушымтасында теркәлергә, аннары салым түләүченең шәхси кабинетында паспорт буенча һөнәри керемгә күчү турында гариза бирергә кирәк.

* * *

Моор высоко оценил итоги работы аграриев Тюменской области. Төмән регионы аграрийлары 2020 елда өлкәнең төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗларны тулысынча тәэмин иттеләр. Өлкәнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүгә яхшы әзерләнгән – аларда яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен кертелгән чикләүләр булмаган. “Язын табигать-климат шартлары яхшы булды. Әмма июль аенда булган эсселекнең берничә атна утыруын хәтерлибез. Әлбәттә, ул үз төзәтмәләрен кертте. Бөртекле, бәрәңге һәм яшелчә уңышы 2019 елга караганда азрак. Әмма шул

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836