Яңа 2022 ел белән, хөрмәтле милләттәшләр!

последние и лучшие новости искусства в мире

1-1Дорогие земляки!

Встреча Нового года – время надежды, перспектив, обновления, веры в то, что все самое лучшее впереди.

Еще один год мы прошли с вами в условиях пандемии. Нам довелось жить во времена больших перемен, глобальных изменений и трансформации. Это непросто. Мы проходим проверку на прочность, умение быстро принимать решения, адаптироваться и меняться.

Все было в уходящем году: и проблемы, и потери. Но все-таки, надеюсь, что хороших моментов было гораздо больше.

Успешно завершились одни и стартовали новые грандиозные проекты в экономике региона. Тюмень вновь возглавила рейтинг лучших дорог России. Впервые в истории современной России, построенный с нуля аэропорт Ремезов, принял своих первых пассажиров. Тобольск стал еще ближе для потенциальных туристов, а Тюменская область вошла в ТОП-10 популярных направлений туристического кешбэка. Открыли свои двери новые спортивные объекты, школы и детские сады. Уже в следующем году Тюмень примет Всероссийский конкурс «Учитель года», благодаря победе нашей землячки, учителя физики тюменской гимназии №16 Екатерины Костылевой.

Этот год войдет в историю присвоением областной столице почетного звания «Город трудовой доблести». Это дань глубокого уважения нашему старшему поколению.

Еще одно знаменательное достижение – второе место Тюменской области в рейтинге качества жизни в субъектах России, который впервые, по поручению Президента РФ, составлялся Агентством стратегических инициатив. В его основе - мнение людей. Тюменцы связывают жизнь своей семьи с регионом и готовы рекомендовать его другим.

Совсем скоро мы шагнем в 2022-ой и продолжим своим трудом и поступками создавать летопись Тюменской области. Пусть грядущий год будет счастливым и удачным! Пусть все ваши начинания ждет успех и наступающий новый год будет богат на добрые дела, радостные события и яркие впечатления!

Дорогие земляки, желаю вам здоровья и благополучия, позитива и добрых перемен, гармонии в семье. Пусть сбываются мечты и самые заветные желания становятся реальностью!

С Новым годом!

Губернатор Тюменской области Александр МООР

* * *

Хөрмәтле якташларым!

Яңа елга беренче адым - изгелек булсын!

Сезне Яңа ел белән котлыйм. Яңа елның яңа кары бәхет булып юлларыгызга яусын. Гомернең һәр мизгеленнән тәм табып, сөеп-сөелеп яшәгез. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, саф мәхәббәт хисләре гомерлек юлдаш булсын.

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын.

Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
Өлкә татар милли-мәдәни

автономиясе советы җитәкчесе

Ләйсән ХӨРМӘТУЛЛИНА

* * *

Кадерле якташлар! Кадерле якташлар!

Тагын бер ел үтеп китте. Яңа елда бүләкләр алырга, якыннарыбызны сөендерергә тырышабыз. Шуңа күрә «Яңарыш» газетасы редакциясе хезмәткәрләрен һәм газета укучыларны Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Шулай ук Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни автономиясендә эшләүче хезмәттәшләремне бәйрәм белән тәбриклим. Иң мөһиме - ныклы сәламәтлек, яхшы иммунитет, иминлек, тыныч күк йөзе, сабырлык телим, барлык кайгылар безне һәм якыннарыбызны әйләнеп узсыннар, башланган эшләребездә уңышлар, куелган максатларга ирешергә насыйп булсын.

Ә безнең автономия эшенә килгәндә, безнең белән кызыксынучыларның барысы да безнең эшне дәвам итүебезне, өлкәдәге иҗтимагый, мәдәни тормышта катнашуыбызны күрә. Чөнки вакыт таләп иткәнчә, без яңа форматта эшләргә һәм яшәргә мәҗбүр, онлайн аралашабыз, интернет аша планнарыбызны тормышка ашырабыз. Әмма без презентацияләр, конкурслар үткәрәбез, үзебез дә аларда катнашабыз, туган телдә дә, рус телендә дә китаплар чыгарабыз. Бу хакта без газета укучыларыбызга социаль челтәр аша хәбәр итәбез. Минемчә, тиздән без элеккеге очрашуларга әйләнеп кайтачакбыз.

Сезгә ихтирам һәм теләкләр белән

Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе

Фәүсия МАРАГАНОВА

* * *

Кадерле һәм чын татарның хөрмәтенә лаек булган «Яңарыш» хезмәткәрләре – Алсу Мөхәммәтәмин кызы, Гөлнур, Нәсимә, Диләфрүз, Наилә, Рәүфә, Римма, Лариса, Ләйлә!

Сезне ихлас күңелемнән Яңа 2022 ел белән котлыйм! Һәрберегезгә дә гаилә бәхете, ирешкән һәм ирешәчәк уңышларыгызның, дәрәҗәләрегезнең рәхәтен тоеп, укучыларыгызны матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр белән сөендереп, эшләрегез уң булып, иҗади эшләрегезне дәвам итүегезне телим!

Телгә, дингә, гомумән, милләткә күрсәткән фидакарь хезмәтегезнең җимешләрен яшь буынга да татырга насыйп итсен иде.

Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Якын-тирәдәге дус-ишләр арасында, илдә, гомумән, татар дөньясында да үткән елларда югалтулар булды.

Яңа елда Аллаһы Тәгалә кодрәте һәм ярдәме белән начар авырулар чигенеп, илдә тынычлык, хәерле тормыш хөкем итсен. Элеккеге еллардагы шикелле Сезнең белән, күренекле шәхесләребез белән очрашу-күрешүләр насыйп итсен дигән теләктә калам.

Рәшидә БАКИЕВА, Р Фнең атказанган укытучысы.

Тубыл районы, Маслау авылы.

* * *

Хөрмәтле редакция!

Сезне Яңа ел белән котлыйм! Озын гомер, ак бәхетләр, хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар һәм иң мөһиме - сәламәтлек теләп калам!

Сезгә зур рәхмәтемне белдереп Фәхриҗамал УТЯШЕВА

* * *

Кадерле дуслар!

Сезне Яңа 2022 ел белән котлап, барыгызга да исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп калабыз. 31 ел буенча үз йөзен саклап калган яраткан «Яңарыш» газетабыз тормышыбыздагы күңелле вакыйгалар турында язылган мәкаләләре белән hәрвакыт безне сөендереп  торсын иде дигән теләктә калабыз. Газета хезмәткәрләренә hәм аны укучыларга да сөенечләр, куанычлар hәрвакыт юлдаш булсын.

Ихтирам белән Касыймовлар гаиләсе.
Төмән районы, Муллаш авылы.

* * *

Кадерле вә хөрмәтле “Яңарыш”лылар, аны һәрдаим алдыручы һәм яратып укып баручы милләттәшләр!

Зурларны һәм балаларны да, олугларны вә кечекләрне* дә үзенчәлекле - өч “2”ле 2022 нче ел белән тәбрик итәм. Бу Яңа елны бәхет-шатлыклар, иминлек-игелек, саулык-сәламәтлек, иман-инсаф, җан тынычлыгы, парлы һәм бала-чагалы күркәм тормышлар кичерүне теләп калабыз. Бәла-казалар, кайгы-хәсрәтләр, сырхау-сызлаулар, яман авырулар, хәвеф-хәтәрләр, догасыз-имансыз эшләр, тискәре-ямьсез күренешләр иске елда калсын.

Яңа 2022 нче ел илләргә һәм җирләргә тынычлык, кешеләргә дуслык-татулык, күңел җылылыгы, җан тынычлыгы, якты өметләр, шифалы һәм файдалы ризыклар, мул һәм бәрәкәтле нигъмәтләр, уңган һәм үткен фикерле, лаеклы уллар, зирәк зиһенле һәм акыллы оныклар, иманлы туганнар, ышанычлы дуслар алып килсен. Тәңре кушканнарын үтәп яшәргә насыйп итсә иде дигән теләктә утырабыз. Бу изге теләкләр фәрештәләрнең амин дигән сәгадәтле сәгатенә туры килсә иде.

(Кечек* дигән сүз кулланышта - сүзлектә бар)

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума