Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
* Январьда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.
* Январьда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.
* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.
* 14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.
* 19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.
* 25 январьда кояш чыкса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.
* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.
* Январь җылы булса, яз соңара. Январь җылы – март салкын.
* Сукыр тычкан оясыннан январьда чыкса, май салкын булыр.
* Январьда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.
* Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса – кавын уңар, кар яуса – алма.
* Январьның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.
* Январьда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.
* Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.
* Беренче январьда көн җылы булса, арыш уңар, җил булса, тары уңар, томан булса, солы уңар.
* Алтынчы январьда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Интернеттан