#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нурлы йөзле аксакалыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

1-2Тормыш юлыннан гел елмаеп, нык адымнар белән алга, якташларының данын, дәрәҗәсен күтәрүгә үзен жәлләми көне-төне хезмәт итүче радиоспорт буенча дөнья чемпионы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, газетабызның якын дусты, хөрмәтле аксакалыбыз Зыятдин Хәял улы Низамов 5 январьда үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1933 елда Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында 9 балалы зур, тату гаиләдә туа. Казанлы, аннары Бухтал мәктәпләрендә белем алып, Төмән шәһәренә килеп төпләнә.

Илебез каршындагы бурычын төньяк–көнчыгыш чикләрендә үти. Морзе алфавиты, кыска дулкынлы эфир, элемтәгә керү, мәгълүматлар тапшыру – болар барысы да аның көндәлек тормышына әверелә. 40 елга якын РОСТО-ДОСААФ системасында белгечләр әзерләү, ярышларда катнашу, радиоспортчылар, радиоспорт буенча судьялар әзерләү аның яшәү рәвешен тәшкил итә. Яшь буынга рухи-патриотик тәрбия бирү идеясен алга сөргән радиоспорт буенча дөнья чемпионы озак еллар Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә техник түгәрәк алып бара. Шул ук вакытта ул даими рәвештә музейлар, Төмән шәһәренең ветераннар оешмалары, өлкә ветераннар советы белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли, өлкәдә патриотик темага узган бер чара да аннан башка узмый. Ул мәктәпләрдә, һөнәри һәм югары уку йортларында, авылларда, оешмаларда еш булып, төрле катлам кешеләре белән очрашып, китап язарга материаллар туплый. Лаеклы ялга чыккач, ул 10 китап һәм 9 томнан торган фото-китап бастырып чыгара. Советлар Союзы һәм Монгол Халык Республикасы Герое И.Федюнинский, Россия Герое Раушан Абдуллин, «Дан» орденының тулы кавалеры Хәбибулла Якин исемнәрендәге дипломнарны булдырып, аларны мактауга лаек якташларга тапшырды. «Бу очрашулар хөрмәтле укучыларыма җиткерерлек бай мәгълүмат бирәләр. Атказанган нефтьчеләр, бораулаучылар, геологлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән ишеткәннәрне, үзем күргәннәрне укучыларыма җиткерү бурычы кулыма кабат каләм алырга мәҗбүр итә. Гомер юлымда сәләтле, күренекле шәхесләр белән кызыклы һәм эчтәлекле очрашулар оештырганы өчен язмышыма бик рәхмәтлемен. Бу күрешүләр миңа рухи байлык, бетмәслек көч, энергия өсти, алга барырга өнди, яңалыклар ача. Минем истәлекләрем, язмаларым укучыларым күңелендә җылы бәяләмә тапса, тормыш юлыннан горур атлап узарга, тирән эз калдырырга ярдәм итсә, мин үземне тагын да бәхетлерәк итеп хис итәрмен», - дип әйтә милләт җанлы аксакалыбыз.

Хөрмәтле Зыятдин абый, сезне юбилейлы туган көнегез, 90 яшегез белән котлап, корычтай сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле, бәрәкәтле озын гомер, уңышлар телибез.

«Яңарыш»лылар,
«Әдәби Төмән» иҗат түгәрәге

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836