#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле якташларым!

Сезне Яңа ел белән котлыйбыз! 2023 елда эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын!

Дөньялар имин булсын, өстәлләр тулы торсын, бәрәкәтле маллар насыйп булсын, бергәләшеп аралашып яшәргә язсын! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә! Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булып, бу ел чикләнмәгән уңышлар, яхшы фикерләр һәм кызыклы вакыйгалар елы булсын!

Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе
советы җитәкчесе Ләйсән ХӨРМӘТУЛЛИНА

* * *

Кадерле дуслар! Хөрмәтле татарларым!

Сезне Яңа ел белән котлыйм! Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге телим. Тәрәзәләребездә һәрвакыт ут балкып торсын, йортларыбызда тынычлык һәм үзара аңлашучанлык хөкем итсен!

Яшьләр дә, урта буыннар да, өлкәннәребез дә татар милләтен саклауда, танытуда бергә эшлик! Татар халкы – горурланырлык халык, аның көче дә, тарихы да, яшәеш рәвеше дә игътибарга лаек. Зур дәрәҗәләргә ирешкән милләттәшләребез күп. Без дә алар үрнәгендә татар булуыбызны онытмыйчан, якты хыяллар корып, үз юлыбызны табып бергәләшеп алга атлыйк! Бер-беребез өчен куанып яшик! Үзебезнең туган телебездә сөйләшеп, мәдәни эшләрне алып барып, үзебезнең диндә Аллаһы Тәгалә белән аралашып көн итик! Маллы, көчле, гореф-гадәтле, динле, телле татар халкы без.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге
вәкиллеге җитәкчесе, өлкә иҗтимагый оешмаларының

координацион советы рәисе Ринат НАСЫЙРОВ

* * *

Кадерле якташлар!

«Яңарыш» газетасы редакциясе хезмәткәрләрен, шулай ук Төмән өлкәсенең себер татарлары милли-мәдәни автономиясендәге хезмәттәшләремне һәм хөрмәтле якташларымны Яңа 2023 нче ел белән котлыйм! Барыгызга да, иң мөһиме, нык сәламәтлек, барлык кайгылар безне һәм якыннарыбызны әйләнеп узуын, башланган эшләребездә уңышлар, куелган максатларга ирешүләр, иминлек, тыныч күк йөзе телим.

Изге теләкләр һәм хөрмәт белән Төмән өлкәсе себер татарларының
милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәүсия МАРГАНОВА

* * *

Хөрмәтле редакция!

Сезне ихлас күңелдән Яңа 2023 нче ел белән котлыйм! Бу дәһшәтле заманада иң элек барыгызга да нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, ак бәхетләр, тиңсез хезмәтегездә һәм шәхси тормышыгызда зурдан-зур уңышларга ирешүегезне теләп кечкенә шигъри бүләгемне дә юллыйм.

Тираж артсын

Яңа еллар килгән саен
Ике бәйрәм ясый «Яңарыш».

Хөрмәт итеп декабрь аен
Биргән өчен Азат абыйны.

Азат Гыйззәт - милләт кашы,
Онытылмас башлык – мөхәррир!
Мирас иткән «Яңарыш»ы:
Үзенә һәйкәл, безгә тәкъдир.

Күптән инде аның хакта
Әйтеләсе сүзләр әйтелгән.
Йөрисе юк эшен мактап
Ул бит аны сезгә күчергән.

Шуңа күрә эшегездә
Газетаның данын күрәбез...
Тәбрик сүзен бар күңелдән,
Батыр кызлар, сезгә бирәбез!

Ахыр теләк – тираж артсын,
Язылудан бергә барыбыз.
Остаз сызган тугры юлдан

Туры атлап алга барыгыз!

Фәхриҗамал УТЯШЕВА
Вагай районы, Птицы авылы.

* * *

«Яңарыш»ыбызның ышанычлы, бердәм, сәләтле, тырыш, кешелекле, зур хөрмәткә лаеклы кызларымны: Алсу, Гөлнур, Нәсимә, Рәүфә, Диләфрүз, Римма, Лариса, Ләйлә һ.б. хезмәткәрләрен Яңа 2023 ел белән котлыйм!

Барчагызга күтәренке кәеф, сүнмәс хисләр, җан тынычлыгы, көтелмәгән уңышлар, шатлыклар, гаилә бәхете юлдаш булсын!

Телне, динне, милләтне саклап калудагы җиң сызганып башкарган тырыш хезмәтегез нәтиҗәле булсын!

Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын озак-озак еллар
«Яңарыш»ны безгә бирергә!

Шул ук теләкләрне газетаның актив хәбәрчеләренә, яратып укучыларына да юллыйм.

Рәшидә БАКИЕВА.
Тубыл районы, Маслау авылы.

* * *

Зур хөрмәткә ия булган игътибарлы, грамоталы, кайгыртучан гүзәл затларыбыз – «Яңарыш»лылар һәм хөрмәткә лаеклы якташлар, газета укучылар!

Сезне барыбыз да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Барыгыз да кояш кебек балкып яшәгез! Илебездә беркайчан да сугышлар булмасын, әниләрнең күңеле тыныч булсын, кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтле, игътибарлы булып яшәсеннәр, гаиләләрдә барысы да яхшы булсын, тырыш хезмәт, бердәмлек һәркемнең хыялын тормышка ашырырга өмет бирсен.

Киләчәктә милли горурлыгыбыз – телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмыйк, шатлыкларга күмелеп тыныч тормышта яшик! Яңа ел белән, дуслар!

Суфия БАКИЕВА,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы

* * *

Хөрмәтле кызлар!

Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Бу ел сезгә яңа уңышлар, яңа җиңүләр алып килсен. Иҗат чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, ургылып аксын. Укучыларыгызны яңа хезмәтләрегез белән сөендереп торыгыз. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен.

Кадерле дуслар!

Яңа ел илләребезгә тынычлык, аяз күкләр, гаиләләребезгә бәхет, саулыкларыбызга ныклык, өебезгә иминлек, җаннарыбызга нур, ризыкларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә якты илаhи рәхәтлек алып килсен! Яңа ел белән, дуслар!

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Төмән шәһәре

* * *

Тубыл шәһәре һәм районыннан газетаның беренче битеннән соңгы битенә кадәр күп еллар укып баручылар арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре бар. «Яңарыш»ны укучыларыбыз үзләре дә язалар, яңалыклар белән кызыксынып фикерләре белән уртаклашып торалар. Чумык авылыннан Фәүзия Әбүбакирова: «Бик күп кызыклы сәхифәләрне берләштергән «Яңарыш» газетасын укып үземә якын теманы табам.

Газета татар телен, мәдәниятен, мәгарифен, тарихын, динен, халкыбызның язмышын, өлкә яңалыкларын һәм башка милли темаларны яктырта, өлкәбезнең күренекле шәхесләре белән таныштырып бара. «Шигърият» битләрендә җирле шагыйрьләребезнең иҗат җимешләре һәм Татарстанның танылган шагыйрьләренең шигырьләре дә басылып килә. Газетабыз киләчәктә дә эчтәлек ягыннан укучыларына якын булсын.

Редакциядә үз эшләренең осталары эшли. «Яңарыш» газетасы редакторы Алсу Сәгыйтовага, корреспондентларына, газетага озын иҗади гомер телибез. Гади, аңлаешлы, эчтәлекле, игътибарны җәлеп итәрлек язмалар белән укучыларыгызны киләчәктә дә сөендереп торыгыз. Яңа ел белән, сезне!

«Яңарыш»ка һәм «Без бергә» кушымтасына алга таба да бергә булырга язсын, укучылар саны кимемәсен дигән теләкләребезне юллыйбыз!»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836