Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Ишимском районе наладят производство высокобелковой муки. «Русские Протеины Тюмень» оешмасы яңа инвестицион проектны реальләштерүне дәвам итә. Ул 2022 елның июнендә старт алды, сыйфатлы югары аксымлы он җитештерүгә юнәдерелгән. Ул импорт продукцияне алыштырачак һәм региональ, Россия базарларына чыгачак. Проектны реальләштерү нәтиҗәләре буенча, 50 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

* * *

В Тюменской области подвели предварительные итоги осеннего призыва. 2022 елда барлыгы 1600 кеше хәрби хезмәткә чакырылды. Ул 3 ай түгел, 2 ай барды. Көзге хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе кысасында армия сафларына алынганнар махсус хәрби операция (СВО) зонасына җибәрелмиләр.

* * *

В Тюмени для подразделений Росгвардии подготовлены 40 служебных собак. Урал округының милли гвардия гаскәрләре кинологик хезмәте шәхси составының әзерләү үзәге питомнигында 2022 елда 40тан артык токымлы этләр әзерләнде. Аларның барысын да хезмәтне дәвам итәргә Росгвардия бүлекчәләренә озаттылар. Мәсәлән, бу көннәрдә 7 этне Чиләбе өлкәсе хәрби частьләренә җибәрделәр. Төмән өлкәсе буенча Росгвардия идарәсе билгеләвенчә, нәселле питомникта барлыгы 1300 дән артык токымлы хезмәт этләре әзерләнгән.

* * *

Губернатор Моор вручил звезду Героя РФ отцу тюменца, погибшего на СВО. Россия Президенты Владимир Путин указы белән якташыбыз Жумабай Рәизовка үлгәннән соң иң югары бүләк бирелде.

Бүләк егет тарафыннан махсус операция барышында кылынган батырлыклары өчен билгеләнде. Жумабай Рәизовның әтисенә – Нурбай Рәизовка Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Россия Герое йолдызын тапшырды.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума