Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Оста каләм иясенә 85 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән, 45 китап чыгару бәхетенә ирешкән шагыйрә Галия Абайдуллина 85 яшьлек юбилеен каршы алды.

1-41

Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче ветеран укытучы, шагыйрә Галия Абайдуллина 1940 нчы елда Тубыл районы, Саускан авылында биш балалы колхозчылар гаиләсендә туып-үсә. Галия апаның әтисе Бөек Ватан сугышында булган елларда, әнисе балалары белән туган авылы Бәргәргә кайталар. Галия Төхвәтулла кызы бу авылда башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннары 7 нче сыйныфка кадәр Сатылган авылы мәктәбендә укуын дәвам итә. Урта белемне ул Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә ала. Татар теле, әдәбияты укытылган мәктәпләрдә белем алган Галия Төхвәтулла кызы балачак хыялын тормышка ашырып, Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Аның балачак һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр елларга туры килә. Тырыш, үҗәт кыз училищены тәмамлап, Тубыл педагогия институтында укып, югары белем ала. Укытучы хезмәтен Вәчир авылы мәктәбендә башлый, күп еллар Лаемтамак урта мәктәбендә эшли. Тырыш хезмәте белән укытучылар коллективында хөрмәт казанып, укучыларының мәхәббәтен яулап эшләгән Галия Төхвәтулла кызы «РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» билгесе, педагогик хезмәт ветераны, күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Укытучы булып эшләгән елларында ул беренче шигырьләрен иҗат итә башлый. Галия Төхвәтулла кызы шигырьләрен өлкә газетабыз «Яңарыш»ка лаеклы ялга чыккач кына җибәрә. «Зилә» псевдонимы белән җибәргән шигырьләрен төрле буын вәкилләре яратып укыйлар. Газетаның беренче редакторы Азат Сәгыйтов, язучы Якуб Зәнкиев Галия Абайдуллинаның шигырьләренә уңай бәя биреп, җылы нәсыйхәт сүзләрен, теләкләрен юллыйлар. Бүгенге көндә авторның иҗатында төрле темалар чагыла: туган тел, кече Ватан, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, татар халкының милли мәдәнияте, дин тотуы, көнкүреш үзенчәлекләре, себер табигатенең матурлыгы, сугыш чоры ...

Шәхси тормышында ул коллегасы, Лаемтамак егете Ризмөхәммәт Абайдуллинга тормышка чыгып, 60 елга якын бәхетле гомер юлын узалар, ике ул, бер кыз үстерәләр. Балаларына югары белем, яхшы тәрбия бирәләр. Абайдуллиннар гаиләсендә дә тормыш кайгы-шатлыклары белән үрелеп бара. Ризмөхәммәт абыйның вафатыннан соң Галия апага көч, дәрт биргән оныклары, оныкчыклары, янында булган кызы Земфира, улы иҗат итәргә илһам бирәләр. Галия Төхвәтулла кызы намазын да калдырмый. Бәйрәмнәр уңаеннан, яңа шигырьләр җыентыгы чыгу сәбәпле, укучылары, таланты алдында баш июче дуслары белән ул үз өендә очрашырга вакыт таба. Галия апа үзенең иҗаты турында: «Әдәби татар һәм себер татар телендә дә шигырьләр, хикәяләр язам. Минем яраткан, үзем өчен якын тема - Бөек Ватан сугышы еллары, сугыштан соңгы авыр еллар. Мин бу чорда туып-үскән буын вәкиле. Күңелем түрендә балаларга багышланган шигырьләрем күп. Озак еллар мәктәптә эшләгәнгә күрә, бу темага да шигырьләр язам, шигырь җыентыкларым да бар. Элек безнең буын ничек яшәгәнен хәзерге буын балалары да белсеннәр иде. Бөек Ватан сугышы еллары безгә тормышның әһәмиятен аңларга ярдәм итте», - дип сөйләде.

Әдәби татар һәм себер татар теленә мәхәббәт тәрбияләгән Галия Абайдуллинаның шигырьләренә җирле үзешчән композиторларыбыз көйләр иҗат иткәннәр. Шагыйрә шигырь сөюче якташларына рәхмәт сүзләрен шигырьләре аша җиткереп тора.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836