Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яшиселәр килеп яшәр өчен...

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән тамашачысына Яңа ел күчтәнәче итеп зарыгып көтеп алган иң популяр һәм яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов «Иҗатыма 40 ел» дип исемләнгән күркәм юбилейлы концерт программасы белән «Тимерюлчы» мәдәният йортында үзенең иҗатташ дуслары - Татарстанның халык артисты, моңлы җырчыбыз ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Алсу Әбелханова һәм Татарстанның халык артисты, «ИлСаф» төркеменең музыка җитәкчесе Рәкыйп Шәфигуллин белән бергә чыгыш ясадылар. 

1-4

Һәр җырчының - үз тамашачысы дип, юкка әйтмиләр шул. Бу көнне 1990-2010 нчы елларда Зөфәр Хәйретдиновның концертларына яратып йөргән тамашачысы аны сагынып, ИлСафның «тере» моңлы тавышын кабат ишетергә ашкынып, сөйкемле «сәхнә ханбикәсе» Алсу Әбелханованы якыннан күреп, Зөфәр Хәйретдинов белән башкарган дуэтларын рәхәтләнеп тыңлар өчен залны тутырып килде һәм көчле алкышларын жәлләми һәр чыгышка «браво» кычкырып, бәя бирде. Чынлап та, бүген тамашачы үзгә иде, күбрәк ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар һәм урта яшьтәге апа- абыйлар килгән. Кемгә карама, һәркеменең кулында я матур чәчәк бәйләме, я күчтәнәче. Себер татарларының бу борынгыдан килгән гореф-гадәте - көттереп килгән кунакны иң тәмле ризыклар, бүләкләр белән каршы алу. Мәсәлән, Рәмилә апа Зарипова җырчыларыбызга, хөрмәт йөзеннән, төрле татлы җимешләр белән тутырылган өй үрдәге пешереп алып килеп: «Без сезнең иҗатны күзәтеп барабыз, уңышларыгызга шатланып, яңа җырларыгызны сөенеп, яратып тыңлыйбыз. Мин сезнең җырларыгыз белән балаларымны тәрбияләп үстердем, инде оныкларымда сезнең җырларыгызга мәхәббәт уятырга тырышам. Рәхмәт безнең якларга килгәнегез өчен», - дип купшы бүләген тапшырды. Баксаң исә, бу көнне Алсу Әбелханованың туган көне дә икән әле. «Менә бит бәйрәм итәргә табын да әзер булды», - дип шаяртты җырчы-композитор. Ә Түбән Тәүде районы, Тарман авылыннан килгән, өлкәгә сәләтле җырчы буларак танылган Гүзәл Мәчитова күчтәнәчен тапшырганнан соң, Зөфәр Хәйретдиновка моннан 15 ел элек бергә төшкән фотоны күрсәтеп, аны ничек сагынганын белдерде. Төмән татар мәдәният үзәгендә төрле чаралар алып баручы сүз остасы Ринат Гарифуллин якташларына үзенең икенче төр талантын ачып салды. Ул күптән көткән җырчысына багышлап шаян шигырь язып килгән. Үзенең иҗат җимешен сәнгатьле итеп укып, моңсу лирик җырларыннан тәэсирләнгән халыкны уятып җибәргәндәй булды.

«Бүген вся Тюмень ликует -

Бүген Төмәндә бәйрәм.
Бүген аракы сатмыйлар,
Бит - Зөфәр абый килгән!
Бүген у таксистов даже
Лепс, Газманов  уйнамый.
Каждый пассажир сегодня
«Пар алма» җырын тыңлый.
Бүген вся Тюмень ликует -
Хәйретдинов кунакта.
Даже моя тёща Надя
Зөфәрдән сошла с ума...
...Сез генә наш композитор.
Сез, Зөфәр абый, - один!
Татар сәхнә(сен)дә бедәнбер
Сез - Великий Аладдин.
Килегез безгә почаще -
Төмән сезне ярата.
В бурю, в дождь и в снегопады -
Һәрвакыт халык көтә.
Если снова пропадете, -
Путину напишем мы.
Ул сезне табар, достанет,
Ул бит не хухры-мухры.
Бүген вся Тюмень ликует.
Бүген Төмәндә бәйрәм.
Бүген добрый ветер дует,
Бит - Зөфәр абый килгән» (кыскартылып бирелде) , - дип сөйләп, төмәнлеләрне көлдерде.

Сагынулы очрашу концертын Зөфәр Хәйретдинов, гадәттәгечә, үзе алып барды. Тамашачыларны сәламләп ул: «Бүген сезнең белән очрашуыма бик шатмын һәм бәхетле. Рәхмәт шулай көтеп, шалтыратып, чакырып торганыгыз өчен. Шәхсән рәхмәтемне әлеге концертны оештыручы тугры, вакыт белән сыналган эчкерсез чын дустым Фәрит Хәкимовка юллыйм. Мин бит гастрольләргә йөрүне азайттым, чөнки безгә алмашка сәләтле яшьләр үсә. Ә Фәрит дустым мине төрлечә үгетләп: «Кил, тамашачы сине сагынган, көтә», - дип чакырып алды. Дөресен әйткәндә, минем бит иң яраткан тамашачым да Төмән, Тубыл якларында. Һәм берничә популяр җырым нәкъ Төмән-Тубыл юлында язылды. Аларның берсе сез яратып тыңлаган «Карлы яңгыр» җыры. Минем бер концертым да бу җырны җырламыйча үтми», - дип, Себер ягында 13 елга якын булмаганын һәм сагынып, ашкынып килгәнен әйтте.

Тамашачы ИлСаф белән Алсу Әбелханованы да бик сагынган. Чын татар моңына, мәгънәле, эчтәлекле татар җырларына сусаган күңелләргә алар башкарган җырлар май булып ягылды. Гаять, моңлы тавышлары гына түгел, аларның ачык йөзләре, гадилекләре, сәхнәдә үзләрен тотышлары, шаяртулары да күңелләрне үзләренә җәлеп итеп, сокландырды. 3 сәгатьтән артык барган концерт бер тында узган кебек тоелды. Моның сәбәбенә Ялутор районы, Калмаклар авылыннан килгән 83 яшьлек Хәмидә Кәлимуллина төшендерде. Ул: «Артык шау-шусыз, баянга гына җырлагачлар безгә, олы яшьтәге тамашачылар өчен бик отышлы булды. Яшь артистларга кереп булмый, музыка тавышына баш авырта башлый. Ә бүгенге концерттан ял итеп, кәефләрем күтәрелеп чыктым. Рәхмәт килгәннәре өчен. Элек Зөфәр Хәйретдинов, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка кайбер җырчылар авылларга килеп салкын клубларда, ягып та җылынмаган фермабызның Кызыл почмагында концертлар куйдылар. Ул мизгелләр бер дә онытылмый. Безнең буын аларга бик рәхмәтле», - дип җырчыларыбызга саулык-сәламәтлек, илебезгә иминлекләр теләде. Хәмидә апаның сүзләренә кушылып өлкәбездә Казан артистларын чакырып, матур концертлар оештыручы Фәрит абый Хәкимов: «Чынлап та, Зөфәр Хәйретдинов Төмән өлкәсенең барлык районнарында булып, бик күп татар авылларында концертлар куеп йөргән, төрле фестиваль, Сабан туйларда катнашкан бердәнбер җырчы ул. Илле, йөз кеше алдында җырлаганда да бар күңелен биреп эшләде, беркайчан да моны түбәнсенү дип кабул итмәде, тамашачысының хәленә керә белде. Менә шулай үзенең гадилеге, тамашачысын хөрмәт итә белүе белән Себер ягында яшәүче халыкның мәхәббәтен яулаган чын мәгънәсендә халык артисты ул - Зөфәр Хәйретдинов»,- диде.

Җырчылар белән тамашачылар кабат очрашуларга өметләр баглап, аягүрә басып, көчле алкышлар белән саубуллаштылар.

Концертка баруым минем бушка булмады, мин үземә рәхәтләнеп тыңлар өчен берничә яңа җыр ишетеп кайттым. Бигрәк тә Зөфәр Хәйретдиновның үзәкләрне өзәрлек итеп башкарган «Сөйгән яры кирәк һәркемгә» җыры күңелгә көчле тәэсир итте. Әйе, Зөфәр абый «беркөнлек» җырлар язмый ул. Һәр җыры аның тирән мәгънәле, тормыштан алынган. Шуңа мин лирик җырлар яратучыларга бу җырны интернеттан табып, тыңлап карарга киңәш итәр идем.

«...Тояр өчен дөнья
матурлыгын
Күп кирәкми икән күңелгә.
Яшиселәр килеп яшәр өчен
Сөйгән яры кирәк
һәркемгә..

Рәүфә  КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836