Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

2026 нчы елда да бергә булыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

2026 елның беренче яртыеллыгына 6 айга газетага язылу төгәлләнде. Хәзер язылучылар февральдән генә газетаны ала башлаячаклар. Яңа елда да «Яңарыш» газетасы белән аерылмаган яздыручыларыбызга, ярдәмчеләребезгә рәхмәтләребезне юллыйбыз! Күп еллар газетаны туганнарына (34 кеше) яздырган Зәйнулла Бахметовка, Тубыл округ мәдәният үзәге җитәкчесе Сергей Мокроусовка (9 кеше), мохтаҗларга яздырыгыз дип биргән ООО «СК Новострой» оешмасы җитәкчесе Артур Оганисянга (5000), шәхси эшмәкәр Руфат Ариповка (5000) рәхмәтләребезне юллыйбыз.

1-12-26

Тубыл шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин, шәһәр Думасы депутатлары Эдуард Мәхмутов, Әлфия Петухова, өлкә думасы депутаты Тамара Казанцева ел саен мөмкин кадәр ярдәм итәләр. Махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның гаиләләренә язылу бүләк иткән Равилә Фазыйловага, бу игелекле эшне башкарган, авылдашлары, дуслары, туганнары белән очрашып «Яңарыш»ка яздыруны оештырган Нәсимә Кормановага, Фәүзия Мәмәтовага, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, Фәридә Локмановага, Әминә Биктимировага эшләрендә уңышлар телибез. ООО «Лифтремонт» оешмасы җитәкчесе Маннур Сәйфуллин татар теле, әдәбияты укытылган мәктәпнең 20 укучысына «Яңарыш» бүләк итте. Мәктәп укытучылары газетаны вакытында укучыларга таратырлар дип ышанабыз. Милләт җанлы, татар телен белгән, саклап калырга тырышкан милләттәшләребезгә эшләрендә уңышлар телибез. Соңгы елларны газета-журналларның тиражы төшүнең сәбәбе почта хезмәткәрләренең эше белән бәйле. Почтада кыскартулар үткәрелде, кайсыбер урамнарга газета-журналларны ике атнага бер җиткерәләр, яки бөтенләй килми кала. Кеше газетаны вакытында алмаса, ул яздыруны яңадан дәвам итми. Газетага яздыру вакыты никадәр авыр булса да, Тубылда изге күңелле, милләт җанлы якташларыбыз бар. Ярдәмчел, игелекле, җаваплы, татар телен саклаучы дусларыбыз, почта хезмәткәрләре Нурия Вафеева, Евгения Әпсәләмова да мактау сүзләренә лаеклылар. Сезгә иминлек, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телибез. Почта бүлекләренә үзләре барып «Яңарыш»ны яздыручыларга, күп еллар моннан элек себер-татар мәдәният үзәгендә бергә эшләгән коллегаларыма рәхмәтләремне юллыйм. Сез бер елны да газетаны яздырмый калмадыгыз. Сез күп, сез чын дуслар! Башка шәһәрләрдә яшәгән милләттәшләребез арасында якыннарын һәм мәчетләргә яздыручы Равилә Айбатовага, Лилиана Насыйбуллинага җылы теләкләремне юллыйм. Сезнең изге гамәлләрегезне, игелекле эшләрегезне Аллаһы кабул итсен.

Төмән шәһәрендә мәчетләргә, укытучыларга, ветераннарга, актив милләттәшләребезгә ел саен «Яңарыш» бүләк итүче Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровка, хезмәткәре Зилә Юсуповага рәхмәтнең чиге юк. Тагын да Төмән шәһәреннән башкаларны да яздыручы Тәслимә Гарифхановага, Сәлия Мөстәкыймовага бары җылы теләкләр генә юллыйбыз.

Бергә булыйк, бердәмлектә яшик!

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: Яналиевлар

1-11-26

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836