Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Безнең кадерлеләребез

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Кунчур авылында яшәүче Рәсимә Сәхи кызы белән Фәрит Сәлим улы Юмачиковлар гаиләсендә ике юбилейлы туган көн. Ноябрь аенда гөрләтеп Рәсимә Сәхи кызының 75 яшен билгеләп үткән булсак, 1 январь көнне Фәрит Сәлим улын 80 яшьлек юбилее белән котладык. Рәсимә Сәхи кызы тумышы белән Башкортостан Республикасындагы Дуслык авылыннан. Фәрит Сәлим улы белән гаилә корып җибәрүләренә дә күптән түгел 50 ел тулды. Бу тату гаиләдә ике кыз һәм бер егет яхшы тәрбия, белем алып, бөтен эшкә өйрәнеп үсеп, тәҗрибә туплап олы тормыш юлына бастылар. Хәзер әти- әниләренә олы терәк булып яшиләр, оныклары да уңышлары белән сөендереп торалар.

1-81-26«Абыебыз Фәрит Сәлим улы Тубыл районы, Уба авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Ул тыныч холыклы, яшь чактан спорт белән шөгыльләнде, чаңгыда узышу буенча ярышларда катнашып, күптөрле мактау сүзләренә, бүләкләргә лаек булды. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит, абыебыз да төрле һөнәрләр үзләштереп, асылына төшенде. Ул электромеханик, телевизор, суыткычлар ремонтлаучы, күн эшкәртүче дә, күннән әйберләр тегүче, шул ук вакытта балта остасы да. Ул остаханәсендә үз куллары белән ясаган урындык, өстәл, тумбаларны җиһаз фабрикаларда ясалганнардан аерып та булмый. Бу шөгыльләренә улы Тимурны да балачактан өйрәтте.

Хөрмәтле Фәрит абый һәм Рәсимә җиңги!

Сез киң күңелле, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга әзер торучы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле әби-бабасы, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.

Киләчәк тормышыгызда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттагыча сабыр булып калыгыз. Картаюны сизмичә, яшәү дәртегезне сүндермичә, парлы, бәхетле озын гомер итәргә язсын. Барыбызга күрсәткән яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт әйтеп, баш иябез», - дип сөйләде сеңелесе Зөһрә.

Рәүфә Кангазина.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836