Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Яңа ел маҗаралары

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышыннан соң, Җиңү бәйрәменең ун еллыгы узгач, дөньяга килгән балалар без. Бала чаклар, яшьлек һәм гомер кичергән еллардагы узган Яңа ел бәйрәмнәре искә төшеп, хәтер йомгагын сүтә башладым.

Хәзер инде олыгайгач, ул бәйрәмнең безгә кызыгы да юк, киресенчә моңсулык кына баса. «Яшь бара, тагын бер елга олыгаям», - дигән уй күңелне тырный.

Чыршы бәйрәме балалар өчен кызыклы һәм көтеп алынган бәйрәм ул, дигән фикердә кала бирәм. Шул уңайдан, үзебезнең Чыршы бәйрәмен уздыруыбызны язып китәсем килә.

Бу инде Тубыл районының сазлыклар арасында - иң еракта урнашкан Янгутум авылында туган балалар турында сүз бара.

1962 нче елда авылның башлангыч мәктәбенә укырга кердек. Әлбәттә, 40-50 йорты булган авылда балалар бакчасы юк иде. Халык аучылык, балыкчылык, җиләк-җимеш җыеп көн күргәч, аның кирәге дә булмагандыр. Аның каравы, медпункт, мәктәп, клуб, китапханәләр эшләп тора, сазлыклар белән чорналып алса да, анда да тормыш кайный.

Бигрәк тә Яңа елга әзерләнүләр истә калган. Урманнан яшел, купшы чыршы кайтып, мәктәпкә куелгач, аны бизәү – инде безнең эш. Иң беренче катыргыдан йолдыз ясап, чыршы башына киертәбез. Аннары, курчаклар, җәнлекләр һәм төрле-төрле уенчыклар ясап бизибез, чылбырлар белән (ак кәгазьдән) чыршыны әйләндереп чыгабыз. Әле бит безнең төсле кәгазьләр дә юк, үзебез буйыйбыз, дәфтәр тышлары да китә. Әзер булгач, түшәмгә үзебез ясаган төрле төсләрдәге әләмнәрне җепкә тезеп, элеп чыккач, тәрәзәләргә ак кәгазьдән төрле-төрле кар бөртекләре кисеп ясыйбыз. Өйдән дә ясап китерәбез.

Хәзерге кибетләрдәге күз явын алырлык уенчыкларны күз алдына да китерә алмый идек. Шуңа күрәдер, үз кулларыбыз белән булдырган Чыршы бәйрәме бик тә кадерле һәм күңелле булып истә калган. Әле бит эшкә өйрәнеп үсүнең бер ысулы да. Бүгенге көндә дә кәгазь, кайчы алып, шуларны ясыйсы килеп китә. Шул чордагы безне укыткан укытучылар төрле яклап белемле һәм оста булганнар. Барлык фәннәрдән, кул эшләренә дә, җыр-биюләргә дә бер укытучы өйрәткән. Нәкъ Яңа ел буласы көнне, кибеттән кәгазьле кәнфитләр алып, чыршыга уенчыклар арасына элеп чыгалар. Авыл халкы сөйләм телендә «цуглы канытлар» белән чыршы бизәлгәч, тагын да ямьләнеп китә. Аларны алыр өчен бик тырышып шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнә идек. Һәрбер номерга бер «цуглы каныт» бирәләр. Безнең өчен моннан да зур шатлык юк иде. Шул чордагы авылларга электр уты әле килеп җитмәгәнгә күрә, музыкабыз гармун булса, бик тә әйбәт. Анысы да эләкми, укытучының сарнаганына биибез. Чиста, саф татар телендә шигырьләр, җырлар җырлап, сценарийлар күрсәтәбез. Кызыклы, көлкеле чыгышларны Хуҗа Насретдин китабыннан алсак, күпчелеген үзебез уйлап табабыз. Шулай итеп, тапкырлык, фикерләү, уйлап табу ягыннан да үсеш алып үскәнбез.

Иң зур байлыгыбыз – мәктәптәге татар китаплары белән тулган китапханәбезнең булуы. Әй, узышып укый идек. Шәхсән беренче укыган китабым - Алексей Маресьев турында русчадан татар теленә тәрҗемә ителгән «Чын кеше»не укыганнан соң, бөтенләйгә китаплардан аерылмас булдым. Хәзерге галимнәребезнең телефон челтәрләрендә «себер телендә», «казан телендә» дип язулары күңелләрне әрнетә. Шул заманаларда бүлгәләнүләр юк иде. Мәктәпләрдә уртак әдәби телдә укысак, өйгә кайткач үзебезнең сөйләм телдә рәхәтләнеп сөйләшә идек.

Чыршы бәйрәмнәреннән тайпылып китүемнең сәбәбе шунда, татар әдәби телдән башка бер бәйрәм дә узмый иде.

Хәзер инде бернинди могҗиза кирәкми. Саклагыз үзегезне һәм якыннарыгызны, гомер бик кыска һәм ул бер генә!

Найлә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836