Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Ясминәнең хыялы тормышка ашты

последние и лучшие новости искусства в мире

Ясминә Сиябетдинова турында бер язган идек инде. Ләкин бу тырыш кыз һәр конкурста катнаша, гел алдынгы урыннар алып тора. Үзе теләп, яратып әллә нинди түгәрәкләргә йөри. Соңгы көннәрдә үзенең яраткан «Салаватик» балалар студиясенә йөрүчеләрнең Яңа ел тамашасында кунак булып катнашып кайтты. «СалаваTik»лар - татар телле сабыйларның Интернетта иң яратып карый торган җырлы-биюле проекты, видеолары миллионлаган караулар җыя.

Ясминә 3,5 яшеннән Төмән татар мәдәният үзәгенә бию студиясенә йөри һәм вокал, бер елдан шунда ук кашыкчылар түгәрәгенә йөри башлаган. Быел музыка мәктәбенә укырга кергәндә дә бик югары баллар җыйган, бер елдан фортепьянода уйнарга өйрәнергә керешер. Икенче ел «Корама» кул эшләре клубына килә, үзе калфак теккән, бу эше конкурста да катнашкан - 3 дәрәҗә Лауреат исемен алган. Икенче ел инде «Туган тел» төркеменә йөри һәм шунда ук татар телендә җырлау осталыгын арттыра.

1-3-26

– Ясминә 3 яшеннән үзе Интернетта «СалаваTik»лар җырларын табып, бик яратып карады, җарлады алар белән, - дип әнисе Гөлнара бу төркемнең фанаты булуы серләрен аңлатып китте. – 2021 елгы Яңа ел тапшыруларын табып, аларны бик яратты, һәрберсенең исемен белә иде. Алар күрсәткән бию хәрәкәтләрен үзләштерде. Үзәккә йөри башлагач та, бу белемнәре бик кирәк булып чыкты. Монда өйрәнергә кушкан җырлар Ясминәгә бик җиңел бирелде. Ул, хәтта, җырлаганда үзе кирәкле хәрәкәтләрен дә күрсәтеп барды. Шул җырлар белән төрле конкурсларда катнашты, гел алдынгы урыннар гына алып килде.

Һәм үткән ел ук «СалаваTik»лар белән очрашырга теләү хыялын әйткән иде. Алар белән бер сәхнәдә җырлыйсы килде аның.

Һәм мин быел аларның телефон номерын табып, оештыручыларның берсенә шалтыратып, сөйләштем. Алар безне тиздән булачак Яңа ел тамашасына чакырдылар.

Төмәннең тәмле татлы бүләкләрен алып, декабрь аенда Казанга юл алдык, Ясминәдән сеңелесе Сафия дә калмады. Безне чакырган Гөлназ апа Ярмиева хуш күреп каршы алды. Балалар белән кочаклашып күрештеләр, таныштылар. Әлбәттә, Ясминәгә видеотапшыру аша таныш балалар инде юк диярлек иде. Алар үскәннәр. Концерт вакытында Ясминә рәхәтләнеп биеде, җырлады. Кыш бабай бүләкләр таратты. «Салават күпере» журналы бүләкләрен бирделәр.

Ясминә белән күптән таныш шикелле сөйләштеләр, аралаштылар. Җәен тагын очрашырга сөйләштек. Озаграк күрешеп, алар белән бергә клипта төшәргә хыялланабыз. Әле үзләрен дә Төмәнебезгә кунакка чакырдык.

Бу сәяхәт кызларга бик ошады. Алар бик рухланып, татар телен, җырларын тагын да тырышыбрак өйрәнергә омтылыш белән кайттылар. «Салават күпере» журналына язылып та куйдык. Ясминә белән Сафиягә журнал бик ошады, анда төрле уеннар, шигырьләр, хикәяләр һәм башкалар күп. Башка балаларның да бу журналга язылуларын сорыйлар. Ул бик матур төсле рәсемле, каты кәгазьдә чыга.

Ясминәбез өчен Яңа ел могҗизасы булган бу очрашу. «СалаваTik»ларның кызыклы видеоларын сез дә эзләп табып карагыз, балалар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836