Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларны һәм олыларны берләштерде

последние и лучшие новости искусства в мире

10-23 мартта “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф һәм мәдәният департаментлары, өлкә татар һәм себер татарларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчелегендә оештырылган татар мәдәнияте көннәре тантаналы рәвештә “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате” фестивальләренең гала-концерты белән ябылды.

Икенче катта Ялуторның Зөһрә Кожевникова җитәкчелегендәге “Сандугач” халык җыр ансамбле татар җырларын башкарды. Милләттәшләребезнең декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре оештырылды.

Зал халык белән шыгрым тулган иде, утырырга урыннар җитмәгәч, басып торучылар да булды. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә хөрмәтле кунаклар – милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Зиганшин халыкны бәйрәм белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләделәр, аларны әзерләп монда китерүче җитәкчеләргә, балаларның ата-аналарына рәхмәтләрен белдерделәр. Чараны йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова, Төмән районы хакимиятенең мәдәният бүлеге идарәсе баш белгече Гөлфия Бикмуллина алып бардылар.

Гала-концертта сайлап алу турларын узган иң яхшы, иң шәп чыгышлар ясалды. Регионның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән балаларның талантларының, сәләтләренең иге-чиге юк иде. Хәзерге балалар үзгә, осталыкларына, чаялыкларына карап хәйран каласың. Костюмнарының да затлылыгы, купшылыгы шаккатырды, сөендерде. Болар Төмән өлкәсендә татар мәдәниятенең зур көч, куәт алып гөрләп эшләп торуына дәлил. Төрле номинацияләр буенча ясалган чыгышлар зур алкышларга күмелде. Мәсәлән, Төмән районы, Шыкча авылының “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбленә (җитәкчесе Г.Габдуллин) тиңнәр булмады. Нәни артистлар уен коралларында уйнап ат йөгергән тавыш чыгаралар, бүкән өстендә җайдаклы ат сикерә-сикерә чаба. Бер үк вакытта кызлар һәм бер малай уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Ялутор районы, Асланадан килгән физик мөмкинлеге чикләнгән Илфар Мирхәлилов 8 март – Хатын-кызлар бәйрәменә багышлап “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын башкарды. Егетнең тавышы бигрәк моңлы, йөрәкләргә үтеп керерлек. Тубылның 15 мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллин, җырчы Наҗия Хәкимова ифрат талантлы сабыйларны алып килгәннәр. Мәсәлән, Зәлия Шамуратова (җитәкчесе Н.Хәкимова) җырчы Җәмилә Рәхимова көенә язылган “Ялгыз ана” җырын башкарды. Кызның көчле тавышы күңелләрне тетрәндерде. Талымханның Рәмзил Сабиров (җитәкчесе И.Сафин) татар көйләренә гармунда уйнап попурри тәкъдим итте. 10-3Малай шаян, оста, бар күңелен биреп уйнады. Ялутор районы, Исәт авылы малае Денис Сабиров “Өйләнү хыялы” шигырен сөйләп, бөтен залны көлдерде. “Халык сәнгате” фестивале артистларының чыгышлары да матур, көчле иде, барчасы да милләттәшләребезнең хөрмәтенә, мәхәббәтенә лаек булдылар. Шушы чарада катнашучыларга, районнарда, шәһәрләрдә смотр-конкурсларда лауреат исемнәрен алучыларга, призлы урыннарга лаек булучыларга дипломнар, бүләкләр бирелде. “Оештыручыларга, артистларга, җитәкчеләренә зур рәхмәт, концерттан яңа көч, рух алдык, киләчәгебез, милләтебез өчен шатланып кайтып барабыз, - дип фикерләрен белдерделәр тамашачылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836