#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Булат Сөләйманов һәм аның мирасы турында яңа китап чыкты

последние и лучшие новости искусства в мире

10-14Төмән өлкәсендә Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина тырышлыгы белән “Күренекле шәхесләр” сериясендә ике дистәләгән китап дөнья күрде. Алар өлкәбез тарихында урын алырлык төрле өлкәдәге билгеле хезмәткәрләр турында. Ә инде әле генә “табадан төшкәне” себер татарларының абруйлы шәхесе – талантлы шагыйре Булат Сөләйманов турында. “Булат Сөләйманов һәм аның ил мәдәниятендәге мирасы” 455 битлек булып 120 данәдә “Печатник” нәшриятында бастырыла. Анда 60лаган авторның материаллары һәм Булат Сөләймановның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган.

“Булат Сөләйманов иҗатын өйрәнү” исемле рус һәм татар телләрендәге, “Булат Сөләйманов иҗаты турында педагоглар хезмәтләре”, “Булат Сөләймановның әдәби мирасы”, “Булат Сөләймановка багышланган әсәрләр”, “Булат Сөләймановның эпистоляр мирасы”, Булат Сөләймановның иҗаты библиографиясе, авторлар турында белешмә бүлекләрендә бай материал урнаштырылган. “Басмада Булат Сөләймановның әдәби әсәрләре рус, башкорт, казах, карачай-балкар, кырым татар, төрек, чуваш телләрендә бирелде. Тәрҗемәчеләр дә бик талантлы шәхесләр. Казандагы дуслары, татар әдәбиятында танылган кешеләр, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары – Мәхмүт Абдуллин, Рабит Батулла, Марсель Галиев, Тәүфыйк Әйди, Якуб Зәнкиев, Ләбиб Лерон һәм башкаларның, өлкәдәге фикердәшләренең, замандашларының, иҗатын өйрәнүчеләрнең әдипкә багышланган язмалары рус һәм татар телләрендә урын алды. Ә инде бер бүлектәге өлкәнең иң яхшы укытучыларының Булат Сөләйманов иҗаты турындагы хезмәтләре күпләргә кызыклы дәресләр, чаралар үткәргәндә эшләрендә ярдәм итәр.

Тышлыктагы рәсем дә Төмән дәүләт индустриаль университеты доценты, РФнең атказанган мәдәният эшлеклесе, РФнең рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфея Мөхәммәтованың иҗат җимеше”, - дип сөйләде әлеге әһәмиятле басманы киләчәк буынга бүләк итеп тормышка ашырган, зур көч куйган галимәбез Хәнисә Алишина.

“Туган якларында иҗатында да ялгыз булды Булат, каләм тибрәтеп язып, үзләре турында белдерүчеләр булмады ул заманда бу якларда. Үзгәртеп кору еллары башлангач, Булатның җанын әрнетеп торган яшерен өметләре кузгалды, күңелендә тыелып яткан ярсулы хисләре ташып чыкты, һәм ул туган себер-татар халкын, себер-татар телен торгызу, тарихи гаделлекне аякка бастыру өчен көрәшкә ыргылды. Кайнар йөрәкле, кызу канлы шагыйрь үзе шуны аңлап торса да, Себердә гомумтатар әдәби телне сакларга кирәклеккә басым ясап өлгермәде, шуның белән күпчелек кавемдәшләренең – себер татарларының да ризасызлыгын тудырды. Бу хәл бигрәк тә тетрәндерде аның күңелен. Аның белән фикер алышып милли-мәдәни үсеш хәрәкәтендә кайнаганнар беләләр: бер-беренә берегеп формалашкан себер татарлары белән казан татарларының уртак тамырлы мәдәниятен этник төркемнәргә бүленеп, аерылып үстерү юлына өндәмәде ул, ә татар дөньясы эчендә газиз себер-татар теленең үсеш алуы турында хыялланды. Якташларыбызның чын милли үсеш турында кайгырту урынына күңел ачу чаралары белән мавыгулары аның күңелендә тирән ризасызлык уятты, шул бигрәк тә борчыды аны”, - дип яза Бибинур Сабирова “”Булатның беренче шигырьләре” язмасында.

Әлегедәй чиксез күп файдалы язмалар урнашкан китапны китапханәләрдән табарга мөмкин.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836