#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өйсез калган гаилә ярдәм сорый

последние и лучшие новости искусства в мире

10-13Тубыл шәһәрендә 12 декабрь көнне 4 балалы Казуковлар гаиләсе урамда кала – янгын тиз арада бар әйберләрен юкка чыгара. Кыш башында бер киемсез, документларсыз калган гаиләгә иң кирәкле әйберләр белән миһербанлы кешеләр ярдәм итәләр, әлбәттә. Дәүләт биргән 50 мең сумга кышкы кием алалар.

Хәзер алар тулай торакта бер бүлмә арендалап яшиләр. 18 квадрат метрда 2, 7, 11, 14 яшьлек балалар белән әти-әниләре көн күрә. Әтиләренең эш хакының яртысы аренда өчен түләүгә китә, әниләре бала белән декрет ялында. Банклар кредит сораган гаризаларын да кире кагалар.

Өйләре дә яңартырлык хәлдә булмагач, яшәү өчен торак та төзисе бар, алга таба да тормыш алып барырга кирәк. Монда алар өлкәбездәге “Бәрәкәт” хәйрия фондына мөрәҗәгать юллыйлар. Ә фонд җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова тиз арада миһербанлы, ярдәмчел кешеләрдән йорт салу өчен акча җыю эшенә керешә. Бәлки төзелеш материаллары белән булышырга теләүчеләр дә табылыр. Мохтаҗларга һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы Фәрит Хәкимов оештырган соңгы концертка килүчеләр әлеге гаиләгә 26 мең сум акча җыйдылар да инде. “Тамчыдан күл җыела”, ди халкыбыз. “Бәрәкәт” хәйрия фонды күңелләрендә изгелек булган һәркемне “Казуковлар гаиләсенә - өй” акциясендә катнашырга чакыра. Кечкенә генә булышлык та аларга иртәге көнгә өмет, яшәргә ышаныч бирәчәк.

Акча күчерү өчен “Бәрәкәт” хәйрия фондының исәп-хисап счеты: Банк Ф-Л Западно-Сибирский ПАО Банка «ФК Открытие», р/с 40703810759430001241, к/с 30101810465777100812, БИК 047162812. «Дом семье Казуковых» дип язу сорала.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836