#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәтем - халкыма

последние и лучшие новости искусства в мире

10-4Өлкәбездәге татар халкыбыз мәдәнияте җәүһәрләренең берсе - Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Гафият кызы Кәримова табигатебезнең матур ел фасылы - март аенда дөньяга килгән.

Бар хыял-өметләрен, күңелен, хәтта язмышын татар милләтенең кабатланмас сәнгате, тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәниятен төрле чаралар аша саклап калуга багышлый, бу юлда зур көч куя.

Лилия үзе язгы чәчәкләргә тиң булып Чиләбе өлкәсенең чын татар гаиләсендә туган, әнисе Рәшитә апа - балалар бакчасында тәрбияче һәм татар халык ашлары остасы, әтисе Гафият абый киң күңелле, эшкә уңган, виртуоз машина йөртүче булган. Алар балаларында кечкенәдән үк татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тудырганнар. Лилиянең балачагы себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы сакланган Тубыл шәһәрендә үткән.

1993 нче елда Тубыл шәһәренең педагогия училищесында башлангыч сыйныфлар, ә 2004 елда Тубыл дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлекләрен алып чыга.

Хезмәт юлын Тубыл шәһәренең татар радиосы җитәкчесе булып башлый. 2000 елдан шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә иҗади җитәкче булып, 2003 елда 15 нче урта мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучысы булып дәвам итә. Бу елларда Лилия Гафият кызы җитәкчелегендә “Бәллүр” исемле җыр һәм бию ансамбле барлыккка килә. 10 ел буена шушы ансамбль шәһәр, өлкә иҗади бәйгеләрендә лауреат исемнәрен яулаган.

Талантлы, адым саен максатларына ирешеп барган, көн саен татар халкы өчен иҗат иткән Лилия Гафият кызы 2005 нче елда данлы Төмән шәһәренә юл тота.

Төмән шәһәрендә яшь буынны тәрбияләү һәм мәдәни яктан баету юнәлеше буенча “Этнос” балалар үзәгенә педагог-оештыручы булып урнаша.

Иҗади потенциалы һәм идеяләре ташып торган Лилия Гафият кызы шулай ук Төмән туган якны өйрәнү музееның маркетинг һәм мәдәни-белем бирү программалары бүлегенең баш белгече булып эшли башлый. Бу музейда шәһәребезнең 420 еллыгына багышлап беренче нәтиҗәле “Музей төне” проектын әзерли. Бу зур проект өлкә үзәге кунакларын һәм шәһәр халкын киң һәм кызыклы программасы белән җәлеп итте һәм бөтен дөньяда тормышка ашырыла торган проект булып чыкты.

Бөтен йөрәген, иҗатын татар мәдәниятенә багышлаган Лилия Гафият кызы 2006 нчы елда Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге директоры урынбасары булып эшен дәвам итә. Тиз арада үзен күрсәтеп өлгерә, 2006 нчы ел ахырында Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге директоры вазифасына билгеләнә. Милли бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр, бәйрәмчә күңел ачу, ял итү, иҗади, тематик кичәләр, театральләштерелгән уен программалары, концертлар, экскурсияләр оештырулары үзәкне яңа дәрәҗәгә күтәрә. Шулай ук иҗади коллективлар – түгәрәкләр, төрле жанрлар юнәлешендәге төркемнәр эше көчәя.

Лилия Гафият кызының коммуникатив сәләте, инициативалы һәм компетентлы булуы үзәк эшләрен төрле оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре белән бергә планлаштырырга ярдәм итә. Татар мәдәният үзәге белән күп еллар Төмән өлкәсе татар Конгрессы, мөселман Диния нәзарәте, себер татарларының милли- мәдәни автономиясе, өлкә чик сакчылары ветераннары һәм башка милли оешмалар тыгыз элемтәдә торалар. Бүгенге көндә үзәкнең эше Төмән шәһәре масштабында заманча югары дәрәҗәдә күп функцияле иҗади ял үзәге булып формалашты.

Үз халкына тырышып хезмәт итүче Лилия Гафият кызы 2008 нче елда милли, яшьләр арасында татар мәдәниятен популярлаштыру, зур тәрбия һәм белем бирү, толерантлык тәрбияләүне максат итеп куйган “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” проектын игълан итте. Бу бәйге шулкадәр тирән мәгънәгә ия, ул яшьләр өчен социаль әһәмиятле, бүгенге көндә бик актуаль проект булып, Төмән өлкәсе Конгрессы ярдәме белән быел 11 нче тапкыр үткәрелде.

Мәдәният өлкәсе - матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул - күңел кушуы, талант, матурлык, көн саен иҗат итә торган җәмгыятебезнең рухи байлыгы. Гомумән, без Лилия Гафият кызына күпкырлы рәхмәтлебез.

Без аны март аенда үтәчәк матур юбилей тантанасы белән чын күңелдән котлыйбыз. Иҗади идеяләр, илһам, бетмәс оптимизм телибез. Ныклы сәламәтлек, көч һәм энергия беркайчан да ташламасын.

Татар мәдәният үзәге коллективы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836