Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Регинабыз – олимпиадада 5 фәннән җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

10-15Төмән өлкәсендә бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк туры тәмамланды. Анда 500ләгән катнашучы җиңүче булдылар. Бу үткән елгыдан 3 тапкырга артыграк. Ил күләмендәге олимпиадага француз теле, экономика, физика буенча җиңүчеләр чакыру да алганнар инде. (Ә татар теле һәм татар әдәбиятыннан иң сәләтлеләр төбәкара олимпиадада катнашырга өлгерделәр дә инде, хәзер апрель аенда булачак халыкара турга әзерләнәләр). Шунысы кызыклы – аларның барысы да Төмән шәһәрендәге өлкә физика-математика мәктәбеннән. Хәзер сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, шул мәктәптә укучы тагын бер талант иясе – милләттәшебез Регина Шәрипова белән таныштырып үтәрбез.

Регина бу мәктәптә 6 класстан башлап укый башлаган. Аның 6 фәннән олимпиаданың өлкә турына үтүе үзенең тырыш булуы һәм бу мәктәптәге укытучыларның белемле, көчле булулары турында сөйли.

- Балачактан ук мин матур һәм фәнни әдәбият укырга ярата идем. Һәрвакыт ниндидер яңалыкны ныклабрак өйрәнергә, үземнең кызыксыну даирәмне үстерергә тырыштым. Шулар барысы да минем белем сыйфатына тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Хәзер миңа химия фәне бик ошый. Бигрәк тә - радиохимия. Бу фән кызыклы гына түгел, ә радионуклидларны киң кулланганга, бик перспективалы да дип уйлыйм.

Үземдә үҗәтлек, алга омтылыш кебек сыйфатлар бик ошый. Алар миңа төрле фәннәрне тирән үзләштерергә ярдәм итәләр.

Үзләштерергә генә мени, Регина быел 9 класста белем ала һәм ул укучылар олимпидасының өлкә турында рус теле, химиядән беренче урын ала – җиңүче була, ә җәмгыять белеме, рус әдәбияты, инглиз теле фәннәреннән призлы урыннарны яулауга ирешә. Тик географиядән генә катнашучыларның берсенә дә бәхет елмаймый – берсе дә 50дән югары балл туплый алмый.

Төмән районының Индрәй авылында яшәүче әбисе – озак еллар рус теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран укытучы Мәргүбә апа Шәрипова оныгының кечкенәдән үк бик актив булуы, гел белемгә омтылуы турында сөйләде. “Бала вакытта бер дә тик тора алмас иде, әле биеп китсә, хәзер генә җырлап җибәрер иде. Аннары тиз генә хәрефләрне өйрәнеп, китаплар укый башлады. Ялларга кунакка килсә, кулында гел китап аның. Башлаган эшен ахырына җиткермичән китеп калмый ул. Регина максатчан булуы, күпне беләсе килүе белән дә аерылып торды. 7 класста укыганда ук рус теленнән без аның белән 8 класс материалын өйрәнеп куйдык. 9 класс программасы белән дә кызыксына башлады. Авыр булыр, монысы да җитәр, дим. Олимпиадаларда төрле классларга кагылышлы сораулар булып куя, ди ул. Ә инде олимпиадаларда кечкенә вакытыннан ук берничә фән буенча катнаша иде. Мәктәп күләмендә җиңү яулагач, шәһәр буенча ярышларда да шулай берничә фәннән биремнәр чишә. Аның грамота, дипломнары әйтерлексез күп. Әле бу уку елында гына Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин инициативасы буенча "Сәләт һәм уңыш» белем бирү фонды тарафыннан Сочи шәһәрендә олимпия инфраструктурасы базасында оештырылган «Сириус» белем бирү үзәгендә булып кайтты. Анда сәләтле балаларга бик күп мөмкинлекләр бар”, - дип сүзен тәмамлады Мәргүбә апа.

Афәрин, Регина, алга таба да белем үрләренә югалтуларсыз гына күтәрел, синең шикелле кыю, белемле татар кызлары өчен чын күңелдән шатланабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836