Материалы

Татар мәдәнияте көннәренең йомгаклау концерты

последние и лучшие новости искусства в мире

10-212 февральдә өлкәдә башланган татар мәдәнияте көннәренә нәтиҗә ясалып, 2 март көнне Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараенда 28 нче “Таң йолдызы” балалар иҗаты һәм 9 нчы “Халык сәнгате” өлкә фестивальләренең җиңүчеләре катнашуында гала-концерт узды. 922 кеше сыйган концертлар залы тамашачылар белән шыгрым тулы булды. Чара “Әй, татарлар” дигән җырга күмәк бию композициясе белән башланып китте, шул ук вакытта экраннан өлкәбезнең күренекле шәхесләре, сәнгать осталарының яулаган уңышларын чагылдырган видеоролик күрсәтелеп барды.

Концерт программасын Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин ике телдә бик оста алып бардылар. Бәйрәм белән якташларны котлап милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Төмән шәһәр мәдәният департаменты җитәкчесе Ирина Алексеева чыгыш ясадылар. Татарстан кунагы Илдар Ирек улы: “Телебезне саклау – һәр гаилә һәм мәктәпнең төп бурычы булып тора.

Моның өчен дәүләт тарафыннан бернинди каршылыклар юк. Бүгенге көндә без дәүләт дин, мәгариф, мәдәният органнары бергә киңәшләшеп эшлибез, проблемаларны уртага салып чишәбез. Татарлар бүленмичә, төрле оешмалар төзеп азапланмыйча, үзара дус, бер халык булып яшәргә тиешбез”, - дип хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлады һәм татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә күп көч куйган шәхесләр – Ришад Зиганшин, Тимергали Мирасов, Алсу Сәгыйтова, Ләйсән Хөрмәтуллина, Хәмзә Биктимиров, Наҗия Хәкимова, Сафура Гыйззәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары сәхнәгә “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” район бәйгеләрендә җиңүче сәнгать осталары бер-бер артлы чыгып үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр чыгышны тамашачылар яратып кабул итеп, көчле алкышларга күмделәр. 3 сәгатькә сузылган күңелле тамашадан соң җиңүчеләрне бүләкләделәр. Декоротив-кулланма иҗат буенча 1 урынны Усть Тәүде һәм Шатан авыл клубы осталары алдылар. Эстрада вокалы буенча Карина Гайсина (Төмән шәһәре), Милена Муллашова, “Бәйрәм” (Төмән) ансамбле 1 урынга чыктылар. Фольклорда беренчелекне “Сүзге” (Тубыл) ансамбле, Айдар Ниязов, Зәлия Шаморатова (Тубыл), “Вак бәлеш” (Төмән), “Тамаша” (Ялутор районы) ансамбльләре, Разия Галиева, Зөлхәбҗамал Кимчина алдылар. 10-3Музыка уен кораллары номинациясендә “Шытыр-шатыр” (Төмән районы) ансамбле һәм Рузанна Хәмитовага (Төмән) тиңнәр табылмады. “Халык вокалы” жанры буенча 1 урын Наилә Габдуллина (Төмән), “Туган тел” (Яркәү) ансамбле, Лилия Сиябутдинова (Ялутор районы), Хәсән Хучашев (Тубыл), Зөфәр Янгуловка (Тубыл) бирелде. Иң оста биючеләр дип “Калинка” (Яркәү), “Аккош” (Төмән), “Переменка” (Тубыл), “Илһам” (Тубыл), “Синтез” (Төмән районы) ансамбльләре, Гүзәл Рәҗәпова (Төмән), Милена Рамазанова (Яркәү районы) билгеләнделәр. Театр жанрында Гөлшат Мамкина һәм “Умырзая” (Ялутор районы) беренчелекне алдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума