Материалы

Татарстан президенты “ЗапСибНефтехим”да

последние и лучшие новости искусства в мире

2 нче мартта эш сәфәре белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән килгән делегация “ЗапСибНефтехим” төзелеш мәйданында булдылар. Кунакларга Төмән өлкәсенең вице-губернаторы Сергей Сарычев, “СИБУР-холдинг”ның идарә рәисе Дмитрий Конов, “Сибур”ның генераль директоры Михаил Карисалов, ”ЗапСибНефтехим” һәм “Сибур-Тобольск”ның генераль директоры Игорь Климов озатуында Тубылның “ЗапСибНефтехим”ның төзелеш мәйданын, деминерализация эшләү блогын, полипропилен урнаштыру, логистика платформасын һәм башка объектларны күрсәттеләр. Россиянең һәм Көнчыгыш Европадагы иң эре нефть химиясе комплексы төзелешенең барышы белән таныштырдылар. Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Ул дөньякүләм дәрәҗәдәге проектны гамәлгә ашыра алган төзүчеләргә “СИБУР” хезмәткәрләренең эше белән горурланып, ирешкән максатларда тукталмыйча алга баруларын теләде.

”ЗапСибНефтехим” – хезмәт җитештерүчәнлеге, яңа инвестицияләр, технологияләр, эш урыннары, социаль инфраструктурасы белән танылган оешма. Монда чын мәгънәдә үзләренең эшен яраткан коллектив эшли. Профессиональ команданың тырышлыгы, нәтиҗәләре дә күренеп чыга. “Запсибнефтехим” комплексы төзелеш эшләре буенча бер ел эчендә 71% тан 92,5% ка кадәр алга китә. Полипропилен урнаштыру әзерлеге - 99, 6% тәшкил итә, пиролиз урнаштыру - 96,0 %, полиэтилен урнаштыру - 95,0%. Мондый проектны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп гамәлгә ашырган коллективта 28 меңнән артык төзүче эшли. Алар арасында илебезнең төрле өлкәләреннән һәм чит илләрдән килгән һөнәр ияләре дә бар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума