Материалы

Көчле рухлы Зәйтүнә апа

последние и лучшие новости искусства в мире

10-2Шатан авылы Яркәү районының иң матур урынында урнашкан дисәң дә, ялгыш булмас. Бу авылда 85 яшенә якынлашып килгән, сугыш чорында туган Зәйтүнә Мәүлет кызы Моратова яши. Матурлыкны табигать кызганмый биргән, тырыш, көчле рухлы Зәйтүнә апа бүгенге көндә бала-оныкларының игътибарында, җылы сүзләрен ишетеп яши. Күңелендә сакланган иң якты хатирәләре белән уртаклашып: ”Мин күп балалы гаиләдә туып-үстем. Әтиебезнең бертуганы Кыргызстанда хәрби хезмәттә иде. Әни белән әти аның хәлен белергә Кыргызстанга баралар һәм анда яшәп калалар. Мин Кыргызстанда туган, анда үскән кеше.

Балачагым, яшүсмер чакларым Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Безнең буын хатын-кызларның язмышлары шулай булгандыр. Хатын-кызларның, балаларның җилкәләренә аударылган авыр хезмәтне үзем күреп, кичереп үстем. Кече яшьтән колхоз кырларында чүп утадык. Сугышка, хезмәт армиясенә киткән ирләрнең хатыннарына, балаларына төрле авыр эшләр башкарырга туры килде. Мәктәптән соң укуны дәвам итәргә теләгем зур булды. Ул елларны туган якларын сагынып яшәгән әти-әнием туган авыллары - Шатан авылына кайтырга булдылар. Мин Кыргызстанда калып, медицина училищесына укырга кердем”, - дип сөйли. Чит якларда берүзе калган Зәйтүнә уку йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, диплом алып әти-әнисе янына кайта. Тырыш, көчле рухлы, үз кыйбласы белән яшәүче апага уку да, яшәү дә җиңел бирелми. Укыган елларны челтәр бәйләп сатып ашамлыклар, киемнәр ала. Дипломлы яшь белгеч Кутарбитка, Плеханово, Шатан авыллары медпунктларында, хастаханәдә хезмәт юлын башлый. Авыл җирендә медицина юнәлешендә эшләүчеләрнең хезмәтләре бүген дә катлаулы. Зәйтүнә апа эшләгән елларны Яркәүдән даруларны капчыкларга төяп алып кайта. Чирләүчеләргә тәүлекнең төрле вакытында барырга, дөрес диагноз куярга, шәһәр хастаханәсенә озатып барырга туры килә. Лаеклы ялга чыгар елларны Зәйтүнә апа совхоз фермасында мал табибы булып та эшли. Ул елларны совхозда эшләүчеләрнең хезмәт хакы югарырак бәяләнә. Авылда гаилә корып яшәгән Зәйтүнә апа ике ул һәм бер кыз үстерә. Хуҗалыгында сыер, бозаулар асрый, бакча утырта, печәнен, утынын да әзерли. Ул елларны ярдәмгә килгән бертуган абый-энеләрен ул җылы сүзләр белән искә ала. Зәйтүнә апа үзе дә тик тора торганнардан түгел, төннәр буе балалары кешедән ким булмасыннар дип, күлмәк-жилетлар тегә, кофталар бәйли. Авылда уңган апаның кул эшләренә сокланмаган кеше булмый. Гомере буе авырлыкларга, сынауларга бирешмәгән, башын түбән иеп йөрмәгән Зәйтүнә әби бүген улы Гомәренең гаиләсе белән тормышка, бала-оныкларына канәгать булып, шатланып һәм сөенеп яши.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума