Сезгә 8 нче Март – Хатын-кызлар көне белән котлау уңаеннан, милләтебез өчен ифрат игелекле булган хезмәтегезне чын патриотларча башкаруыгыз алдында баш иясе килә. Менә инде 3 нче дистәсен тутыруга якынлашкан «Яңарыш»ыбызның яшәрә-матурая баруы һәм шул ук вакытта үсеш авторитетының күтәрелүе аркасында туган горурлык хисе күңелләргә, аеруча, ләззәт бирә дияр идем. Шулай, беренче мөхәрриребез Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның милләтебезгә калдырган мәңгелек мирасы – сөекле «Яңарыш»ыбызны утка-суга бирешми саклап, бер санын да югалтмый халкыбызга җиткереп торуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Киләчәктә көч-куәтегез артып, иҗат чишмәләрегез ташып, абруегыз үрләп торсын. Сәламәтлек илә озын гомер, ак бәхетләр, иң зур уңышларыгызның алда булуын теләп калам.
Бар күңелдән тәбрик итәм,
Халкыбызның данлы кызлары!
Хатын-кызлар көне белән
Милли күкнең – юл йолдызлары!
Күпме еллар күтәрәсез
Үзебезнең «милли байракны»,
Дөньялыкка күрсәтәсез
Мактанырлык ул һәм кызларны.
Күргән кебек якын туганны
«Яңарыш»ны көтеп алабыз.
Бәхетебез өчен аны
Саклап торсын Ходай-Аллабыз!..
Фәхриҗамал УТЯШЕВА, Вагай районы, Птицы авылы.