#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл фельдшеры

последние и лучшие новости искусства в мире

10-1Медицина хезмәткәре авыруга көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында ярдәмгә ашыга. Авыл фельдшеры - абруйлы һөнәр иясе, ул үз эшен яхшы белергә тиеш, чөнки сәламәтлек белән нинди генә проблема булмасын, авыл халкы фельдшер-акушерлык пунктына (ФАП) бара. Сирәк очракта гына район поликлиникасына мөрәҗәгать итәләр.

Фельдшерларның эш көне ял һәм бәйрәмнәрсез диярлек, нормага салынмаган. Аларның берсе турында сөйләргә телим.

Зөлфия Бабшанова Бигәтен авылында туа. Гаиләдә өч бала үсәләр, әти-әнисе 40 елдан артык киномеханик булып эшлиләр. Первомайск урта мәктәбен тәмамлап, яшь кыз Төмән медицина училищесына укырга керә һәм «Дәвалау эше, фельдшер» белгечлеген үзләштерә.

Зөлфия Садыйк кызы 32 елдан артык гомерен безнең районның Сычи авылында яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган. Һәр иртәдә ул Индәрдән үз автомобилендә эшкә килә.

«Үземне күпме хәтерлим, балачактан медик булырга хыялландым. Минем өчен башка һөнәр юк иде. Уенчыкларым төрле банкалар, савытлар, уколлар, бинтлар иде. Үз курчакларым һәм дусларымны дәваладым. Хыял тормышка ашты, гомеремне медицинага багышладым, авыруларга ярдәм итәм», - дип сөйләде ул.

Училищедан соң Зөлфия Садыйк кызы бер ел Төмәндә ашыгыч ярдәм станциясендә эшли. Әмма кече Ватаны аны бөтен туганнары яши торган җиргә тарта. 1989 елда Индәргә кайта. Сычи фельдшер-акушерлык пункты мөдире итеп билгелиләр һәм шул вакыттан бирле бер урында хезмәт куя.

Аңа караган территориядә яшәүчеләрнең һәркайсының үз авырулары, ярдәмчел медикны тыңларга һәрвакыт әзер булган проблемалары бар. Шулай ук йөкле әниләр һәм яңа туган балалар да аның күзәтүендә. Кыскасы, эш җитәрлек.

Фельдшер вазыйфасына халыкны диспансерлаштыруны оештыру, профилактик медицина тикшерүе уздыру, озак һәм еш авыручыларны исәпкә алу һәм ачыклау, дәвалау һәм профилактика учреждениеләренә вакытында йөрүне контрольдә тоту, авыруларны һәм яңа туган балаларны өйдә карау кебек бурычлар керә. Пунктта аптекада дарулар да сатыла. Алда әйтелгәннәрнең барысын да үтәү өчен яхшы эшләргә генә түгел, ял һәм бәйрәмнәрдә дә эш белән яшәргә кирәк. Зөлфия Садыйк кызы нәкъ шулай яши дә инде.

«Күпчелек очракта пациентлар, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр, башта авырулары турында түгел, ә ничек яшәүләре турында сөйлиләр, – дип үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде тәҗрибәле белгеч. - Шуңа күрә ФАП фельдшеры яхшы табиб кына түгел, төрле тормыш ситуацияләрендә киңәшләр бирә белү өчен психолог сыйфатына да ия булырга тиеш. Авылда медицина хезмәткәрләре халыкка беренче булып ярдәмгә ашыга. Укол, массаж ясау, бәхетсезлек очракларында табиб ярдәме күрсәтү - авыл фельдшерының осталыгы чиксез бугай. Терапия, педиатрия, гинекология буенча да белгеч булырга туры килә. Тәҗрибә белән бик күп белем дә туплана».

Медик эше бөтен игътибарны һәм салкын канлылыкны, тынычлыкны һәм үз гамәлләреңә ышанычны таләп итә. Бу тынычлык пациентларга да тапшырыла. Үз һөнәреңә, кешеләргә карата түземлек һәм мәхәббәт кирәк әле. Авылда фельдшер булып эшләү күпкә катлаулырак. Ул һәр нәрсәгә әзер булырга тиеш. Чын табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән сорауга, Зөлфия Садыйк кызы, беренче чиратта, ярдәмчел һәм битараф булмауны атый. Ул үзе нәкъ шундый, башкаларның кайгысы, авыруына битараф булып кала алмый. Шуңа күрә дә авыл халкы арасында зур абруй казангандыр.

Фельдшер Зөлфия Бабшанова 2007 елдан бирле модульле ФАПта эшләвенә бик шат. Биредә чиста, уңайлы, кирәкле җиһазлар, фельдшер кабинетлары, процедура һәм карау бүлмәләре, шулай ук сәламәт бала почмагы бар. Һәркайда тәртип. Авыруларны кабул итүдән һәм аларга кирәкле процедуралардан тыш, төрле документларны рәсмиләштерү дә күп вакыт таләп итә.

«Минем пациентлар, нигездә, кан басымы югары булуга, салкын тиюгә зарлана. Авырулар буенча беренче урында – гипертоник авыру, ОРЗ, йөрәкнең ишемик авыруы очраклары да аз түгел. Диабетиклар бар, - дип дәвам итә Зөлфия Садыйк кызы. - Хәзер «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында кешеләр белән профилактик эшкә күбрәк вакыт бирәм».

Медицина хезмәткәре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Проект кысаларында аның төп бурычы – халыкны дөрес тукланырга, физкультура белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү. Ул, халык өчен үрнәк буларак, үзе гимнастика, йөгерү, скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Йөреп чыкканда ул төрле авырулар буенча риск төркемендәге кешеләрне ачыклый, әңгәмәләр үткәрә, диспансерлаштыруга җибәрә. Проектның төп максаты - үлем санын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру.

Абруйлы хезмәткәр медицина өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксына, дәвалауның яңа технологияләрен өйрәнә. Үзенең һөнәри дәрәҗәсен белем үстерү курсларында арттыра, өзлексез медицина белеме порталында интернет аша белем ала, 9 нчы өлкә хастаханәсендә үткәрелә торган фельдшер көнендә үз белемнәре һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Күп сертификатлары бар. Һөнәри осталык конкурсларында катнаша. «Һөнәре буенча иң яхшы» район конкурсында ул беренче урынны яулый һәм аңа «Медицина гүзәле» исеме бирелә.

Тырыш хезмәте өчен ул 9 нчы өлкә хастаханәсенең (Вагай авылы) күп кенә Рәхмәт хатлары һәм грамоталары белән бүләкләнә. Шәфкать туташлары өлкә хәрәкәтендә актив катнашканы өчен Төмән өлкәсе медицина ассоциациясенең Мактау грамотасына лаек була. Бүләкләр арасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары профессиональлек өчен бирелгән Төмән өлкә сәламәтлек саклау департаменты грамотасы да бар. Ун ел авыл думасы депутаты вазифаларын башкарганы өчен Зөлфия Бабшанова Первомайск һәм Черноково авыл җирлекләре грамоталары белән бүләкләнә. Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм җирле үзидарәне үстерүгә күпьеллык зур өлеш кертүе өчен ул Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллинның Мактау грамоталарына да ия.

Зөлфия Садыйк кызы эшендә мактаулы, гаиләдә дә бәхетле. Ул язмышын Мирхәт Бари улы белән бәйләгән, тату, нык гаилә 33 ел матур, тигез тормыш алып бара. Мәхәббәт белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ире вахта ысулы белән эшли, ышанычлы ярдәмче. Өй учагының матурлыгын һәм чисталыгын тәмле итеп пешерергә, тегәргә, бәйләргә, чәчәкләр үстерергә яратучы оста хуҗабикә тәэмин итә. Балалары Айдар һәм Руслан - югары белемле, эшлиләр, үз гаиләләре белән яшиләр. Кече кызлары Елена - Төмән шәһәренең экономика һәм хокук колледжы студенты. Кайгыртучан әнине һәм яраткан әбине балалары һәм оныгы Риана уңышлары белән куандыралар.

Зөлфия Садыйк кызы бүген лаеклы ялда, әмма эшләвен дәвам итә. Аның вакытында һәм тиз күрсәткән ярдәме берничә тапкыр пациентларның гомерен саклап кала. Һөнәри осталык, төгәл, координацияләнгән гамәлләр генә авыруга югалып калмаска һәм тиз арада ярдәм күрсәтергә булышалар. Кешеләргә хезмәт итү - авыл фельдшерының намуслы һәм фидакарь хезмәтенең иң югары мәгънәсе һәм билгеләнеше.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836