#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли хәрәкәттә булышучы

последние и лучшие новости искусства в мире

10-2Арабызда милләтебез һәм саф татар телебезнең киләчәге турында кайгыртучы, милли хәрәкәттә булышучы, ярдәм итүчеләр юк түгел.

Флера Ватутова Вагай районы, Казанлы авылында яши. Инша Аллаһ, Флера ханым үзенең хезмәт сукмаклары - тормыш юллары турында таныштырып китте. 1980 елларда урта мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгында - бозаулар караучы, сыер савучы һәм бригадир булып эшли. 1992 елда ветеринар һөнәрен үзләштерә һәм ошбу үзенең яраткан хезмәтен әле дә ташламый.

Инде 8 ел лаеклы ялда булуга карамастан, ветеринар-фельдшер буларак, Вагай районы авылларында - Тугыз, Агытбаш, Карагай, Абаул, Аксурка, 2- нче Сала һәм Юрмыда җаваплы вазифасын алып бара. Үзенең хәләл җефете - Шәвәли Али улы белән 6 кыз үстергәннәр. Иң олысы Руфина, аннары - Фатыйма, Гөлнур, Чулпан, Лилия һәм Гөлшат. 10 оныклары да бар. Үзләренең хуҗалыклары да зур. 10 сыер, 8 ат, ел саен каз бәбкәләре һәм чебиләр алып үстерәләр. Боларның барысын да тиешлечә тәрбияләү өчен бик зур тырышлык һәм көч кирәк.

Флера ханым шулай ук дин юлында файдалы чаралар оештыру, мәчетләргә ярдәм итү эшләрендә катнаша. Намаз тәртипләрен бала вакытларда ук өйрәнгән, дип белдерде.

Флера ханым «Яңарыш» газетасына яздыру вакытында үз төбәгендә актив эш алып бара. Ошбу форсаттан файдаланып, каршыбыздагы якынлашкан 8 март - Хатын-кызлар бәйрәме сәбәпле, Флера ханымны, аның кызларын, авылларындагы дусларын чын күңелемнән тәбрик итәм һәм киләчәктә дә шулай алда булып, зур уңышларга ирешүләрен теләп калам.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836