Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Губернатор продлил коронавирусные ограничения в Тюменской области. Югары әзерлек режимы 2021 елның 28 мартына кадәр озайтылды. Регионда шәһәр транспортында һәм җәмәгать урыннарда мәҗбүри битлек режимын үтәү дәвам итә. Барлык предприятиеләр һәм оешмалар элеккечә үк санитар-эпидемиологик куркынычсызлык кагыйдәләрен, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулар белән авыручылар үзбикләнү режимын үтәргә тиеш.

* * *

Александр Моор и Владимир Якушев посетили тюменский тепличный комплекс. Компания продукциясенең Евросоюз илләренә экспорт өчен рөхсәте бар. Россия Президентының Урал федераль округында тулы хокуклы вәкиле һәм Төмән өлкәсе губернаторы Нариманово авылында урнашкан “ТөмәнАгро” комбинатының яңа теплицаларын карадылар. Проектка барлыгы биш миллиард сумнан артык акча кертелгән. 312 эш урыны булдырылган. Яңа теплицаларның үзенчәлеге – электр белән тәэмин итү технологиясе, аның ярдәмендә ике тапкыр күбрәк уңыш алып булачак. “Яхшы хезмәт хакы булган яңа эш урыннары, азык-төзек куркынычсызлыгын тәэмин итү – өлкә һәм Урал федераль округы үсешенең мөһим юнәлешләре. Мин Төмән өлкәсендә инвесторлар һәм региональ хакимият арасында мондый үзара аңлашу урнашуына шат, бу теләсә кайсы проектның уңыш нигезе”, – дип билгеләп үтте Владимир Якушев.

* * *

Крупнейший в Сибири молочный комплекс произвел в 2020 году 53 тысячи тонн молока. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 15%ка күбрәк. “Дамате” сөт комплексы шулай ук терлекләрнең санын 10 меңнән 11,7 мең башка кадәр арттырган. Аларның яртысы – сыерлар, тәүлеклек савым бер сыерга 30 килограммнан артык. Үсеш 2020 елның җәендә комплексның өченче чираты файдалануга тапшырылуына бәйле. Шуның ярдәме белән ферманың планлы куәте – елына 55 мең тонна, тәүлегенә 150 тоннага иреште.

* * *

В Тюменской области будут выпускать гормональные препараты и сахароснижающие средства. Яңа фармацевтика производствосын эшләтеп җибәрү 2021 елның маена планлаштырылган. “Фармасинтез” компаниясе гормональ препаратлар һәм шикәрне киметә торган чаралар җитештерү буенча завод төзүне тәмамлый. Бу фармакомпания Төмән өлкәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Ул регионга 4 млрд сумнан артык инвестиция керткән, ә өлкә хөкүмәте җиһазлар лизингы буенча беренче кертемне (взнос) субсидияләгән. Киләчәктә компаниянең планында - регионда кардиопрепаратлар җитештерүгә инвестицияләр кертү.

* * *

Тюменские школы, построенные по нацпроекту, тиражируют по всей стране. Берьюлы 31 объект, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт учреждениеләре, күп функцияле үзәк биналары икътисади яктан нәтиҗәле проект документлары реестрына кертелгән. Шундый проектларның берсе – 1,2 мең уку урынлы мәктәп проекты. Беренче шундый мәктәп 2018 елда Ямальский микрорайонында төзелде. 2019-2020 елларда Тубылда, Төмәндә салынды. Бу проект – ашханә, спорт, актлар заллы урта җәмәгать блогын саклап калырга мөмкинлек бирүче үзенчәлекле модуль.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума