Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безне котлыйлар

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле «Яңарыш»ның гүзәл кызлары!

«Яңарыш» - өлкәбез тарихында даими рәвештә чыга торган бердәнбер татар газетасы. Газета битләрендә өлкәбез татарларының тарихы, мәдәнияте, хәзерге вакыттагы тормышы буенча төрле мәкаләләр бастырыла, авыл мәктәпләр тарихы, күренекле сугыш һәм хезмәт ветераннары турында яктыртылып бара.

Сез үзегезнең эшегезгә җаваплы карашыгыз, бар күңелегезне биреп башкаруыгыз белән халык күңелен яулыйсыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүегезне телим.

Нурҗиһан НАЗЫРОВА,
Тубыл районы, Санниково авылы.

****************************************************************************************************************************************

Хөрмәтле «Яңарыш» кызлары!

Сезне барыгызны да язның беренче иң матур, иң якты, кышның әле генә күзен йомып, язның зәңгәр тәрәзәләрен ачкан матур көне – 8 Март бәйрәме белән котлыйм!

Һәр яңа көн сезгә илһам өстәсен, ышанычлы, якты өметләр алып килсен, куанычлар өегездә, тормыш юлыгызда, эшегездә күп, «Яңарыш» газетабызның гомере озын, эше дәвамлы булсын. Барыгызга да уңышлар телим, сәламәт булыгыз!

Суфия БАКИЕВА,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы. 
**************************************************************************************************************************************
И хатын-кыз
И хатын–кыз, кайчак усал да син,

Кайчак шаян, уен–көлкеле,
Кайчак кояш, кайчак давыл да син,
Яшен дә син яңгырлы көнне!

Син бит гүзәл, матурлык үрнәге,
Күзләреңдә – сөю, сагыну,
Кайчак моңсу, яшьле күзләреңдә-
Кайгы-сагышлардан арыну.

И хатын–кыз, син бәхет чәчкәсе,
Син бит – әни, апа, әбием!
Син бит сөйгән яры ир- егетнең,
Иң якыны – бала, бәбинең!

Синең күңел – күкләр тирәнлеге,
Синең сөю тиңдер язларга,
Синең кочак – бары бер тик синдә,
Иркәләүче сөю, назларда.

И хатын–кыз, син бит бик булган да,
Бик уңган да, өлгер, сабыр да,
Аллаhымның биргән бүләге син,
Дөньялыкта яшәү барында!

Надирә Фәтхуллина.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836