Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күңелләребездә мәңге сакланыр

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубылда шәһәрендә яшәгән хөрмәтле якташыбыз Әшрәф Колмәмәтованы соңгы юлына олылап озаттылар. Сумкино территориаль бүлекчәсе вәкилләре, шәһәрдән килгән күп кеше мәрхүмәне бары тик уңай яктан искә алдылар, рухына багышлап Илдар хәзрәт Алеев Коръән аятьләрен укыды.

10-8

Әле узган елны Әшрәф әбидә кунакта булган идек. Бик гадел, динле, аралашучан, кунакчыл әби күңелләребездә якты хисләр калдырды. Хаҗда булган кичерешләре белән уртаклашты.

Тыл һәм сугыш ветераны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны 97 яшендә бакыйга күчте. Әшрәф әби Колмәмәтованың гомере ислам дине белән бәйле була. Лаеклы ялга чыкканнан бирле намазда ул. 85 яшендә хаҗ кылу бәхетенә дә ирешә. Хаҗ гамәлләрен үтәп кайткан Әшрәф Хәйретдин кызы исән чагында якташлары белән очрашып, изге сәфәре турында сөйләргә ярата иде. Тормыш юлында Әшрәф әби төрлесен күрә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь була. Яшүсмер чагыннан авыр эштә чыныгып үсә, төзелеш эшләрендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыга. Ул соңгы көннәренә кадәр туган авылы Кызылбайны, авыр сугыш елларын хәтерендә саклый. Тормыш иптәше дә Бөек Ватан сугышы ветераны була. Измаил Абдулла улы да инде күптән вафат. Колмәмәтовлар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Әшрәф Хәйретдин кызы якыннарының, оныкларының хөрмәтендә яшәп, аларга үрнәк булып гомер кичерде. Әбинең арабыздан китүе барчабыз өчен дә зур югалту булды. Авырлыкларга бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган әбинең урыны оҗмахта булсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836