Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сәхәрдә һәм ифтарда ничек ашарга

последние и лучшие новости искусства в мире

Көн озын бер йотым су, бер тәгам ризык капмыйча ураза тоту җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә аның баштагы мәле авыр.

Уразага ничек әзерләнергә? Организмны ничек ияләштерергә? Нинди авырулы кешеләргә ураза тотарга ярамый? Медицина ягыннан караганда, уразаның кеше өчен файдасы нинди? Бу һәм башка сорауларга Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары, үзе дә 15 ел ураза тотучы табиб Рөстәм Фәхертдинов сөйләде.

Рөстәм Хәмитович, уразаны кемнәргә тотарга ярамый?

– Ислам күзлегеннән караганда, уразаны балигълык яшенә җитмәгән балалар, картлар, йөкле һәм бала ашатучы хатыннар тотмаска мөмкин. Медицина күзлегеннән исә, авыруның катлаулы формалары – шикәр чире, ашказаны җәрәхәте (язва), хроник йөрәк җиткесезлеге, ишемия, кан тамырлары җәрәхәтләнү, тромблар ясалу авырулары белән очрашкан кешеләр ураза тотарга тиеш түгел. Бәби көтүче ханымнар калган ураза көннәрен соңрак тота ала. Ә тотарга мөмкинлеге булмаган, сәламәтлеге рөхсәт бирмәгән кеше һәр көн өчен бер фәкыйрьне ашата, ягъни фидия садакасы бирә ала.

Кайберәүләр, табиб күрсәтмәсе буенча, көнгә өч тапкыр дару эчәргә тиеш. Уразага кергәч, дару кабул итү тәртибен үзгәртергә ярыймы?

– Бу – кешенең нинди авыру белән чирләвенә бәйле. Әгәр көнгә өч тапкыр даруны эчми калдырып булмый икән, уразаны башка вакытта – көннәр кыскаргач тотарга була.

Хәлсезләнмәс өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

– Кеше көненә ким дигәндә ике литр су эчәргә тиеш. Уразадагы кеше авыз ачкач, шулкадәр су эчсен. Берьюлы түгел, әлбәттә. Организм сусамаса, хәл китми. Минераль сулар аеруча да файдалы. Су - тоз алмашын баланста тоту өчен, ураза вакытында минераллар һәм витаминнар комплексы эчәргә була. Организмның сусавы кан тамыры-йөрәк эшчәнлегендә чагыла: кан куера, тромблар хасил булырга мөмкин. Сәхәрдә ашарга, һичьюгы су эчәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә сәхәрнең сихәте турында әйткән.

Көне буе хәл дә бетмәсен, ашыйсы-эчәсе дә килмәсен өчен ниләр белән тукланырга кирәк?

– Эчемлекләргә килгәндә, уразага кадәр нәрсә эчкән булсагыз, шуны кулланыгыз. Моңа кадәр кара чәй эчеп, ураза вакытында яшел чәйгә күчү, яки киресенчә эшләү кирәкми. Безнең баш мие һәм мускулларга глюкоза кирәк. Шуңа күрә углеводлы, глюкозага бай җиләк-җимеш ашагыз. Хөрмә, йөзем кебек кипкән җиләк-җимешләр белән авыз ачарга була. Беренче һәм икенче ашларның аермасы юк. Иң мөһиме, авыз ачар вакыт җиткәч, ризыкка кинәт ябышмаска кирәк. Бу – организмга стресс һәм ашкайнату органына да авырлык тудыра. Юкка гына бер хөрмә яки бер йотым су белән авыз ачканнан соң намазга бүленмиләр. Иртәнгә, сәхәргә кадәр аз-азлап ашауны гадәткә кертегез.

«Интертат»тан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836