Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шигырьләре җырлар булып кайта сазларына

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Тубыл районының Күкрәнде һәм Ләчек авылларында озак еллар искә алып сөйләрлек тарихи вакыйга булып үтте. Бу якларда өлкәнең күренекле сәнгать ияләре, олы хөрмәткә ия булган шәхесләре кунакта булып, күркәм чарада катнаштылар. Чараның төп максаты - Күкрәнде авылында туып-үскән, каникулларын әнисенең туган авылы Ләчектә үткәргән, армия хезмәтеннән соң Төмән шәһәрендә төпләнеп яшәгән, өлкәбездә талантлы шагыйрь, соңгы вакытта бик матур җырлар авторы буларак танылган Фәрит Ермышевны искә алу һәм аның «Кайтам язларыма, кайтам сазларыма...» дигән китабын, шигырьләренә язылган җырларны тәкъдим итү иде. Әлеге концерт-презентация Төмән өлкәсенең мактаулы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәре, оста баянчы, аккомпаниатор, композитор Тимергали Мирасов белән өлкәбезнең танылган җырчы-композиторы, «Этнос» (җитәкчесе Гөлнара Сагитова) балаларга гуманитар белем бирү үзәге хезмәткәре Җәмилә Мирасова оештыруында һәм Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге (Мансур Кәбиров), «Лингва+» чит телләр өйрәнү буенча өстәмә белем бирү үзәге (Хәбибә Шагбанова) һәм, әлбәттә, шагыйрьнең яраткан, күпсанлы туганнары ярдәме һәм катнашуында бик күңелле, оешкан рәвештә үтте.

10-4

Ләчек һәм Күкрәнде авылы клубларында алма төшәрлек урын калмады, кайберәүләр чараның башыннан ахырынача аягүрә басып тордылар. Концерт программасын оста итеп филология фәннәре кандидаты, җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтова алып барды. Чараны ул авторның шигъри юллары, шул шигырьләргә язылган яңа җырлары белән дә бизәде. Беренче сүз «Кайтам язларыма, кайтам сазларыма...» - китабының дөнья күрүендә, Фәрит Ермышевның шигырьләрен популярлаштыруда зур роль башкарган хөрмәтле кунак – филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Шагбановага бирелде. Ул: «Фәрит абый белән төрле чараларда күрешеп йөрсәк тә, аның каләм остасы булганын, шундый матур шигырьләр язганын белмәдем. Бик тыйнак кеше иде шул... Шунысы бик кызганыч: китабын Фәрит абый үзе күрәлмады. Аның бу китапка кермәгән шигырьләре дә бар. Исән чагында ул төрле үләннәр, кошлар, чәчәкләр исемлеген дә 3 - рус, татар, себер татар телләрендә язып барган булган. Аны без 300 битле сүзлек итеп чыгарырга әзерләнәбез. Мин монда зур миссия белән килдем, өлкә себер татар язучылары берлеге исеменнән менә бу мемориаль тактаны тапшырам. Әмма без шундый тактаны яшәгән йортына куярга таштан ясатачакбыз әле», - дип сөйләп, әлеге тактаны шагыйрьнең сеңлесе Наилә Ермышевага тапшырды. Өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, Төмән шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин да Фәрит Нәриман улы белән бер юнәлештә эшләп йөргәннәрен искә алып, аны туры сүзле, дөреслекне яклаучы, принципиаль, шул ук вакытта сабыр холыклы, бик тыйнак шәхес булганын әйтте. Авыр хатирәләрдән тамашачыларны Төмән филармониясенең атаклы җырчысы, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров башкаруында яңгыраган «Тагын кайтам сазларыма» дигән җыр аерып алды.

10-41

Чара барышында токым-нәселе бу яклардан булган җырчыны халык махсус сорап, әле берничә кабат җырлатты. Луиза Сөрмәтова тамашачыларны Фәрит Ермышевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. «Лингва+» чит телләр өйрәнү буенча өстәмә белем бирү үзәге укытучы-тәрҗемәчеләре Чулпан Габидуллина белән Фред Рюдель Мбани «Күкрәндем» шигырен француз, инглиз, рус һәм немец телләрендә сөйләп ишеттерделәр. Ә ерак Африка кунагы Этьен үзе көй язган «Яратам» җырын башкарды. Чара барышында Ләчек авылы кызы Оксана Гарифханова, Күкрәнде мәктәбе укучысы Альбина Әйтбакова һәм Төмән кунагы Әлфридә Әюпова шагыйрьнең иҗат җимешләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Ә концертның төп өлешен Фәрит Ермышев шигырьләренә Әмир Хәлидов, Тимергали Мирасов, Җәмилә Рәхимова иҗат иткән җырларны Мансур Кәбиров, Луиза Сөрмәтова, Җәмилә Мирасова, Чулпан Акъярлы, Наилә Габдуллина, Венера Калиева башкаруындагы җырлар бизәде. Һәр җырны тамашачылар «Браво» кычкырып, көчле алкышларга күмделәр. Онытылмас мизгелләр, күтәренке кәеф бүләк иткән Төмән кунакларына авыл халкы олы рәхмәтләрен белдерде. Аларның сүзләренә Наилә Ермышева да кушылып, һәркемгә изге теләкләрен юллады.

Узган чараның төп оештыручысы Тимергали Сәлим улы үзенең тойгылары белән бүлешеп: «Бу концерт-презентацияне узган ел Төмән шәһәрендә уздырдык, ә быел аны, якташларыбыз соравы буенча, Фәрит Нәриман улының туган ягында уздырырга булдык. Кунакларны ачык йөз белән каршы алган авылдаш-якташларыма, безне кирәкле аппаратуралар белән тәэмин иткән Төмән татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, хезмәткәре, тавыш режиссеры Фәгыйль Кәримовка, җырчыларыбызга, килгән хөрмәтле кунакларга, барлык әзерлек эшен үз өстенә алган, безгә транспорт булдырган Наилә Нәриман кызына, аңа һәрьяклап булышкан туганнарына, клуб хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836