Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Россия халкы Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итте. Тубыл шәһәрендә мәктәп укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган 78 нче традицион эстафетада катнаштылар.
Мәктәп укучылары, студентлар «Тобол» стадионында очраштылар. Берәүләр спорт ярышларында катнашты, икенчеләре җанатарлары иде. 15 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Роберт Рәхмәтуллин: «Чарада ике төркем белем бирү оешмалардан катнашучылар осталыкларын күрсәттеләр. Дус, тату, җитез яшь спортчылар ярышларда көч сынаштылар. Безнең мәктәп җыелма командасында 2 нче сыйныфта укучы кыз да бар иде. Мәктәп укучылары командасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган традицион эстафетадагы 13 этапны да сынатмыйча үттеләр. Укучыларыбыз барлык биремнәрне уңышлы башкардылар. 15 нче мәктәп спортчылары, спортны яраткан төрле сыйныф укучылары үзләренең көчләрен, җитезлекләрен күрсәтеп, бердәм команда булып җиңү яуладылар. Көн салкын булуга карамастан, спорт дәрте, кыюлык, оптимизм, команда рухы берләштерде аларны. Мондый спорт ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Эстафетада бирелгән сынаулар яшь спортчыларны, мәктәп укучыларын максатларына ирешергә, җиңәргә өйрәтә. Спорт яратучыларга хас булган сыйфатларны күрсәтергә мөмкинлек бирә, көндәшлек хисе тәрбияли», - дип уртаклашты. «Физик культура укытучысы Роберт Рәхмәтуллинны һәм спорт җыелма командасын беренче урын диплом белән котлыйбыз, горурланабыз, яңа җиңүләр телибез. Мәктәп укучылары өчен спорт эстафеталары коллективта мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвешен, чыдамлык, тизлек сыйфатларын тәрбияли һәм уңай сыйфатлар формалаштырырга ярдәм итә. 15 нче мәктәп спортчыларының уңышлары алда тагын булсын», - дип котлауларын юллады мәктәп директоры Әлфия Петухова.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: эстафетада.