Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Ислам халыкларның бердәмлегенә хезмәт итә

последние и лучшие новости искусства в мире

Рамазанның халыклар бердәмлеген һәм тынычлыкны ныгытуда да өлеше зур. Бу айда бөтен дөнья буенча мөселманнар ураза тота, дога кылалар һәм рухи якның мөһимлеген тагын да ныграк тоялар. Бу ай дин тотучыларга үз-үзләрен тәртиптә тоту һәм шәфкатьлелек, шулай ук гаилә һәм иҗтимагый элемтәләрне ныгытуның мөһимлеге турында искә төшерә. Рамазан ае еш кына мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия акцияләре һәм волонтерлык эшчәнлеге белән үрелеп бара. Бу социаль элемтәләрне һәм җәмгыятьтә бердәмлекне ныгытып, якыннарыбыз турында кайгырту һәм җаваплылык хисен үстерергә ярдәм итә.

Ислам халыкларның аерылышуына түгел, ә бердәмлегенә хезмәт итәргә тиеш. Мөселманнар - Россия халыкларының бөек бердәмлегенең бер өлеше. Алар көндәлек догаларында Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәләр һәм тынычлык сорап дога кылалар. «Төмән өлкәсе мөселманнарын изге Рамазан һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм! Ислам - кеше яратучы дин. Бәйрәм традицияләре ышанычны, мәрхәмәтлелекне, яхшылыкны һәм якыннарга мәхәббәтне гәүдәләндерә. Бу яхшылыкларны һәр йорт тудырсын! Сезгә тынычлык һәм чәчәк ату телим!» - дип котлады мөселманнарны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте президиумы утырышында мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков.

Вагай округында дин тотучыларның күбесе ураза тота, җомга көннәрендә мәчетләрдә намазга җыела һәм Ураза бәйрәменә әзерләнә. Ислам, теләсә нинди дин кебек үк, бары тик бердәмлеккә һәм тынычлыкка чакыра. Ураза гаете кешеләрне берләштерә, мөэминнәрне шәфкатьлелеккә һәм үзара ярдәмләшүгә өнди.

Аллаһы Тәгалә мөселманнарның ихлас догаларын ишетсен, барысына да нык сәламәтлек бирсен, ә сугышчыларыбызга тиз арада Җиңү алып килсен.

Фатыйма ВАБИЕВА,
Вагай авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836