Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт ветераны Гөлсәйлә Хәлилова (Баталова) ярдәмчел, игелекле, җаваплы, бик якты һәм талантлы шәхес иде (9.09.1953-14.06.2021). Яхшы укытучы сеңдергән сыйфатлар хәзер кешеләрнең уйларында һәм гамәлләрендә яши, укучылары туган мәктәпләрен, рухи остазларын – укытучыларын тирән рәхмәт хисе белән искә ала. Юл башында яхшылыкка, гаделлеккә, кеше булырга өйрәтүче укытучыны очрату зур бәхет ул.
Укытучы Гөлсәйлә Әхмәт кызы үзенең беренче дәресен 1972 елның 1 сентябрендә үткәрә. Һөнәрендә беренче адымнарын ул 19 яшендә Төмән өлкәсенең Яркәү округы, Нусук авылында башлангыч сыйныфларда ясый. Ул балаларны чиксез ярата һәм үз эшенә зур җаваплылык белән карый иде. Гөлсәйлә Әхмәт кызы үзенең карьерасын «совет» бүлү системасы эшләп килгәндә башлаган, шуңа күрә өч дистә елдан артык вакыт эчендә төбәкнең төрле мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куярга өлгергән. Берникадәр вакыт Төмән сөт сәнәгате җитештерү берләшмәсендә, аннары шәһәр һәм авыл балалар бакчаларында эшли, ә аннары мәктәпкә дә кайта. Төмән дәүләт университетында читтән торып рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә укый. Үзенең кече ватанында - Яркәү округының Рәгес авылында да хезмәт куярга өлгерә. 1976 елның 15 августында саз артындагы Сәет 8 еллык мәктәбенә күчә. Биредә Гөлсәйлә Әхмәт кызы үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәте Нургали Хәлиловны очрата. Никахтан соң, балалары Гөлнур, Тимур һәм Диана туа. 1987 елның 10 августында шактый тәҗрибә туплап өлгергән педагогны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул вакытта яшь хатынның ике баласы була.

Катлаулы тормыш юлында аңа әти-әнисе Әскәп һәм Әхмәт Баталовлар, аннары ире Нургали Хәлилов күп авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иттеләр. Бигрәк тә юллар, яхшы телефон элемтәсе һәм интернет булмаган саз артындагы авылда эшләү җиңел түгел иде. Еллар төрле килделәр, кайбер вакытта мәктәпнең финанс ягы да сай иде, Гөлсәйлә Әхмәт кызы болай да аз хезмәт хакының бер өлешен мәгариф учреждениесе ихтыяҗларына юнәлтергә мәҗбүр булды.
Гөлсәйлә Хәлилова лаеклы ялга 2006 елның 20 августында китте. Бакча эшләренә чумды. Җир белән эшләргә бик ярата иде. Аның бакчасы авылда иң зурлардан, ә чәчәк бакчасы иң матурлардан санала иде. Оныклары тугач, Гөлсәйлә Әхмәт кызы аларны тәрбияләргә ярдәм итә башлады.
2021 елның 14 июнендә йөрәк өянәге аның гомерен өзде. Шуңа да карамастан, ул үзенең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары йөрәгендә яшәвен дәвам итә. «Ярковские известия» газетасында басылган «Халык укытучысының тормышы һәм язмышы» дигән мәкаләсендә филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина аның турында җылылык белән болай дип искә ала: «Бу якты кешенең һәм педагогның төп сыйфатларын кыскача гына: тыйнак, тыныч, хезмәт сөючән дип язарга булыр иде». Балаларының хәтерендә ул намуслы, гадел һәм зирәк кеше булып калды.
Гөлсәйлә Әхмәт кызы, үзе әйткәнчә, бәхетле гомер кичергән. Ул үз балаларының, укучыларының уңышларына сөенде, алар тормышта үз юлларын табып, билгеле бер югарылыкка ирештеләр. Сүз, шул исәптән, 2023 елның язында «Россия Федерациясенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» булган филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова турында бара. Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә аның рус һәм татар теле, әдәбиятларын укытуын күпләр белә.
Исемен зур хәрефтән язарга лаек укытучы бу җирдә үз мирасын калдырып өлгергән.
Гөлнур БАБШАНОВА, Диана ХӘЛИЛОВА,
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).