Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Мәетләрне догадан мәхрүм итмик

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәзерге вакытта төрле социаль төркемнәрдә Коръән ашларында мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын укытырга ярамый дигән сүзләр йөри. Бу инде чит илләрдән белем алып, яшь имамнарыбыз кайтканнан соң башланды. Бу бәхәскә утыз еллап вакыт үтсә дә, һаман да бара әле. Коръән ашларында: «Нигә мәетнең ашларын уздырырга ярамый», - дигән сорауларны биреп торалар. Имамнар, Коръән таләпләре түгел, диләр. Мөселман илләрендә мәет күмелгәннән соң, көненә биш мәртәбә намаз укыйлар. Ә безнең илебездә әле бу хәлгә килгәнебез юк. Борынгы бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр буенча әрвахларның мәет ашларын уздырып киләбез. Аларны да гаепләп булмый, бик дөрес һәм белеп эшләгәннәр.

Билгеле көннәрдә мәеткә бик авыр булганга күрә, тарихта болай дип язылган: «Безнең әрвахыбыз бар иде, аңа бүген бик авыр көн булганга күрә, Коръән ашы уздырырга ниятләдек. Мулла абзый килеп, әрвахыбызга дога укып китмәссезме икән?», - дип чакырган булганнар. Еллар үтү белән алай такмаклап тормаганнар, өчесенә, җидесенә, дию гадәткә кергән. Хәзерге яшьләребез арасында мөселманнар күбәйде һәм алар да көн саен биш мәртәбә намаз укыганнан соң, әрвахларына дога җибәреп торалар.

1990 нчы елларда мәчетләр аз, мәетләрне җирләгәндә укый белүче муллалар бик сирәк калдылар. «Бисмилла»ны әйтә белмәүчеләр, гомерендә бер тапкыр да Коръән укымаучылар бик күп иде. Һәркемнең якыннары, туганнары бакыйга күчкәч, мәетнең җиргә тапшыру һәм өчесен, җидесен, кырыгын укытуларга муллалар калмагач, берәр укый белүче бармы, дип эзләп йөрдек. Аннары чит мөселман илләренә яшь егетләребезне укырга җибәрделәр.

Шул елларда «Яңарыш» газетасында эшләгәндә «Иман» сәхифәсен алып бара идем. «Чит илләргә киткән егетләребез Коръәнне, чит ил телләрен өйрәнеп кайтырлар, ә аларга үзебезнең тарихны, саф татар телен, гореф-гадәтләребезне кем өйрәтер», - дип мәкалә язган идем.

Утыз елга якын элек бу сүзләрем нәкъ суга караган кебек булып чыкты. Әйе, 6-7 еллар белем алып, чит илләрдән Коръәнне яттан өйрәнеп, гарәп телләрен су кебек эчеп, белемле егетләребез кайтып төштеләр дә, үзләренең таләпләрен куя башладылар. Шулай итеп безнең бабайларыбызга каршы чыктылар. Хәтеремдә: редакциягә бу сорау буенча хатлар, бабайларыбыз ризасызлыкларын белдереп киләләр иде.

Шул вакытта хатларны алып элекке мөфти Галимҗан хәзрәт Бикмуллин янына киттем. Ул болай дип аңлатты: «Безнең илебездә чит мөселман илләрендәгечә ислам дине әле югары дәрәҗәгә күтәрелмәгән. Ә әрвахларыбызга дога җибәреп тору бик мөһим. Шуның өчен хәленнән килгән кеше көн саен укытса да, аның зыяны юк. Мәетнең хәле генә җиңеләя», - диде.

Иншалла, килер бер заман, без дә һәркем көн саен үз әрвахларына дога кылу дәрәҗәсенә җитәрбез. Ә хәзер безгә дөрес итеп аңлау мөһим. Без гореф-гадәтләребезне бик яхшы алып барабыз һәм безнең әрвахларыбыз да догасыз ята алмыйлар. Алар безнең Коръән укуларыбыз, аятьләребез белән яшиләр. Ярый әле ул йөз процент Коръән аятьләрен үтәп яшәгән булса. Гомергә бер тапкыр да Коръән укытмаган кешеләребез бар. Аларның да бит әти-әниләре, әби-бабалары дога өметләнеп яталар. Әлегә гореф-гадәтләребез бик кирәкле. Ә белемле имамнарыбызга яшь балаларны әдәп, тәртип, әхлак темаларына өйрәтеп, халык арасында аңлату эшләре алып бару мөһим.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836