Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Дуслар даирәсендә туган көн» проекты Ялутор округының кече авыллары буйлап атлавын дәвам итә. Бу проект кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Ялутор округы, Бумаер авылында яшәүче, биредә волонтерлар оешмасы оештырган Зәйнәп Хәлилованы 65 яшьлек юбилее белән котладылар.
Шатлыгы белән уртаклашырга якыннары, туганнары һәм дуслары да җыелдылар. Алар юбиляр адресына бик күп изге котлаулар, теләкләр юлладылар, аңа бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Күңелле кичәне мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев төрле шаян такмаклар, мәзәкләр белән бизәп алып барды. Кунаклар белән төрле уеннар, ярышлар, викториналар уздырды. Зәйнәп Айсәт кызына бүләк итеп махсус чакырылган җырчылар - Илчан Хөснетдинов, Гөлфинә Йортлыбаева, Гөлфия Левкова котлау җырлары башкардылар. Юбиляр турында Ильяс Фәйзрахман улы: «Зәйнәп Айсәт кызы бик актив, тормышка позитив карашлы, тынгысыз җан. Ул авыл хатын- кызларын җыеп «Бумаер волонтерлары» төркемен оештырды. Теләсә нинди ирекле чарада, хәйрия акциясендә һәрвакыт безнең белән беренче рәттә. Беркайчан да вакытым юк, булдыра алмам, миңа кирәкми, дигәне булмады. Аның җитәкчелегендә махсус хәрби зонага күпме гуманитар ярдәм җибәрелде», - дип сөйләде.


Бәйрәм кичәсе Зәйнәп Айсәт кызының күңелен күтәрде һәм якташларының күрсәткән игътибарына, хөрмәткә ихлас сөенде.
Бумаер авылында яшәүче хөрмәтле хатын-кыз, яраткан әни, 9 оныкның кайгыртучан әбиләре Гөлчирә Азиатова да бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 19 ел авыл мәдәнияте тармагында эшләде.
Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре «Дуслар даирәсендә туган көн» бәйрәм программасы белән килеп, рәхмәт белдерделәр.
Гөлчирә Азиатова Бумаер авылында күп балалы Сания һәм Рафаэль Шәмсетдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы хезмәттә үтә, әти-әнисенә хуҗалыкта, хат ташучы булып эшләгән әнисенә почта таратырга да булыша.
Гөлчирә Азиатова үрнәк хуҗабикә дә әле, аның өендә һәрвакыт тәртип һәм чисталык. Ул аш-су остасы буларак, авылда, округта уздырылган кулинария конкурсларында даими катнашучы да.
Туган көнендә Гөлчирә Рафаэль кызы бала-оныклары, күпсанлы туганнары, кунаклардан изге теләкләр, бүләкләр кабул итте, рәхмәтләрен белдерде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.