Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Якуб Зәнкиев иҗаты буенча викторина сораулары

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе укытучы, язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевкә багышланган традицион викторина сорауларын тәкъдим итә. Аларны автономия советы әгъзасы филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева әзерләгән.

10-10-26

1. Ни өчен, галимнәр, Якуб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романын «Себер татарларының энциклопедиясе» дип атаганнар?

2. «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романында Якуб Зәнкиев атны «ирек сөюче хайван», «сокланырлык елгыр», «үзе кебек яшь, көчлеләрне генә хуҗасы итеп таныды ул» дип тасвирлый. Нинди ат турында сүз бара?
3. «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романында Якуб Зәнкиев «булчап» сүзен куллана, нәрсә аңлата ул сүз?
4. Якуб Зәнкиевнең «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романының әдәби эшкәртүчесе кем?
5. Сугышка киткән дүрт улыннан бер-бер артлы үлем хәбәрләрен алган Ымсынай әбигә ни булган? («Ялкында өтелгән мәхәббәт»).
6. «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романында нинди герой турында уйлап Зиннур елан турында гыйбрәтле хикәяне исенә төшерә?
7. «Ирне ефәккә төргән дә, чүбеккә чорнаган да хатын инде» - нинди геройның сүзе? («Ялкында өтелгән мәхәббәт»).
8. Кайсы геройны тасвирлап, «май чүлмәге тышыннан билгеле», дип яза Якуб Зәнкиев «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романында?
9. «Иртеш таңнары» романында Якуб Зәнкиев «туйга чакыру»дан башлап себер татарларының нинди туй чорларын сурәтләгән?
10. «Иртеш таңнары» романында нинди йола турында сүз бара: «Аннан соң сер, вәгъдәләр сеңдерелгән теге истәлекле ястыкны киленгә бүләк иткәннәр»?
11. Якуб Зәнкиев «Иртеш таңнары» романында себер татарларында кулланылган нинди шаманлык элементын сурәтләгән?
12. «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романында зәңгәр күзле, сары чәчле токым барлыкка килүен тасвирлаган, Нуриягә әбисе кем турында риваять сөйли?
13. Шәкерткә сабырлык өйрәтү турындагы әхлакый әкиятне кем сөйли?
14. Бер бәхетле мизгелдә Нуриянең күңелендә Кызлар Убасына багышлап нинди шигырь туа?
15. Якуб Зәнкиев «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романында Себердә булган нинди тарихи, күренекле шәхесләрнең исемнәрен искәртә?

Җаваплар җибәрү өчен мәгълүмат: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра., тел. 8 908 870 7423 - Гөлсинә Хәлил кызы Ташкеевага; Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра., тел. 8 982 926 8674 - Зәйтүнә Әптрәшит кызы Тычинскихка.

Җавапларны 16 апрельгә кадәр көтеп калабыз.

Барлык катнашучыларга сертификатлар, викторинада җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр биреләчәк.

Якташыбыз иҗатын яратучыларны викторинада катнашырга чакырабыз.

Хөрмәт белән Зәйтүнә ТЫЧИНСКИХ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836