Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Кырынкүл авылы янында урнашкан чик сакчылары мәйданында истәлекле вакыйга - 38 нче гуманитар йөкне озату чарасы үткәрелде һәм билгеләнгән йөкне тулысынча тиешле урыннарга җиткерәчәкләр - Краснодон, Мариуполь - Донецк, Белгород - Курск һәм аерым адреслар буенча үзләре сораган хәрби оешмаларга тапшырыла. Һәрбер посылкада адрес һәм кемнең кулына тапшырылуы язылган. 23 февраль - «Ватанны саклаучылар» көне алдыннан ошбу вакыйга үз вакытына туры килде. Ошбу бәйрәм көне безнең алдагы сафта булган хәрби хезмәтчеләребез - якташларыбыз, окопларда, сугыш кырларында булсын, аларга багышлаган бүләкләр - күчтәнәчләр, җылы хатлар, тәбрик сүзләре, хәерле теләкләр барып җитәр дип өметләнәбез.
Бу көнне 12 трал озатылды, монда - 49 авто-мотортранспорт техникасы, шулай ук көпчәкләр, запчастьләр, аккумуляторлар, челтәрләр, төзү кораллары, шифаханәләргә шифалы дарулар, җылы киемнәр, ризык һәм бик күп башкалар.
Өлкәнең чик сакчылары ветераннары оешмасының җитәкчесе булган Нуртдин Ибраһимовка, аның шундый осталыгына, халыкны туплап тиешле булган йөкләрне табып-җыеп МХО зонасына озаткан өчен чын күңелдән иң беренче рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Төмән шәһәре департаменты урынбасары Вадим Фәйзуллин, депутатлар һәм ветераннар аның турында җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар. Алар тарафыннан актив катнашучыларга, МХОдәге егетләргә һәрвакыт ярдәм кулын сузып торганнарга Рәхмәт хатлары, дипломнар, медальләр тапшырылды.

Бик күп көч түккән ветераннарыбыз - чик сакчылары: Наил Айнуллин, Юсиф Керимов, Әлфрид Ибраһимов, Илфат Миннәхмәтов, Әсхәт Нәбиуллин, Ильяс Хутузов, Вәхит Рычапов, Мансур Хөсәинов, Радик Атауллин, алар белән бергә мин үзем, «Төмән татарлары» яшьләр волонтерлар бригадасыннан Зөфәр Мөхәммәтшин, Әхмәт Сагенбаев, Ренат Хәиров, 12 яшьлек улы Эмиль белән Вилдан Ижбулаев, Айнур Гарифуллин, Булат Сайтчабаров, Илфат Хәлилов, Фәнис Юсупов, Вилдан Сиябутдинов һәм башкалар. ТВВИКУ курсантларына һәм хезмәткәрләренә, волонтер хатын-кызларга, «Вахш» заставаның старшинасы Клара Яркәевага, документлар әзерләүче һәм бөтен булган транспортны теркәүче Алла Сафаровага, булган йөкне бик дөрес итеп урнаштыручы Андрей Новоселов һәм Ирина Валеевага зур рәхмәт. Рәшит Таймасов буш вакытында үзенең өендә сугыштагы егетләргә «керпеләр» ясый.
Бер атна дәвамында бөтен булган состав бергә актив катнаштылар, гуманитар йөкне җыеп, урнаштырып һәм тиешле урыннарга жибәрә алдылар. Аларның тырышлыгы - әйтеп бетергесез олы хезмәт! Сугыш кырындагы егетләр белеп торсыннар, алар өчен без - ышанычлы һәм булышучы тыл бар.
Бөтен булган ярдәм волонтерлар, эшкуарлар, төрле иҗтимагый оешмалар, уку йортлары, яшь армия отрядлары, «Яшь гвардия» һәм «Бердәм Россия» әгъзалары булышлыгында өлкә халкы көче белән тупланган.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы әгъзасы.
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: ярдәмчеләр тәбрикләнә.