#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Педагогик, җәмәгать эшчәнлеге һәм карашлары

последние и лучшие новости искусства в мире

11-5Быел 6 апрельдә безнең мөхтәрәм авылдашыбызга, укытучыбыз, мәктәп директоры, районда беренче булып Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы исемен алучы, сугыш һәм хезмәт ветераны, Тубыл шәһәренең һәм Загваздина советының Атказанган гражданины, Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы булган беренче себер татар язучысы, Татарстан Республикасының Тукай премиясе лауреаты Якуб абый Зәнкиевка 100 яшь тула.

Мин Якуб абый укучысы булам, башлангыч классларда укыганда  абый безнең мәктәп директоры булды, ләкин мин 5 класска күчкәч, абыйны Тубыл район мәгариф бүлеге мөдире итеп күчерделәр, минем абыйда уку хыялым да чәлпәрәмә килде. Шулай итеп физиканы мин Якуб абыйдан укый алмадым. Без, коллега буларак, институт тәмамлап, бер ел эшләгәннән соң яңадан очраштык. Дөресен әйткәндә, абый мине Исәт районыннан чакыртып туган авылыма кайтарды.

Абый белән бергә 11 ел эшләп, тирән эчтәлекле хезмәт юлын үттем. Мине бушлай өлкән пионер вожатые итеп билгеләделәр, абый остазым булды. Ул тәрбия эшенә аеруча әһәмият бирә иде. Һәр атна саен, һәр җомга көнне класстан тыш төрле тәрбия чаралары үткәрәбез. Үткәреләчәк кичәләр сценарийларының эчтәлеген алдан сөйләшеп куябыз, үткәрелгән кичәгә дә анализ ясап, җитешмәгән җирләрен күреп, бәя дә бирә барды абый. Әкренләп мин дә абыйның эш стиленә, таләпчәнлегенә өйрәнә башладым. Иҗади фикерләүче абый, укытучыларны, класстан тыш төрле чаралар үткәргәндә җирле материаллардан урынлы кулланырга, кичәләрне югары дәрәҗәдә һәм төрле формада үткәрергә өйрәтте.

Оригиналь акыллы, романтик рухлы, таләпчән, оста җитәкче, үзе тыйнак һәм киң күңелле кеше буларак абый укытучыларны җаваплылыкка, тыйнак булырга, башлаган эшне җиренә җиткерергә,  укучы балага шәхес итеп карарга өйрәтте. Мин эшли башлаган елдан башлап, мәктәп яңа бинага күчте һәм рус-татар мәктәбенә әверелде, мәктәптә тәрбия ягыннан проблемалар да арта төште: рус-татар балалары арасында дуслык хисләре тәрбияләү, ата-аналар белән эшләү, аларның педагогик белемнәрен күтәрү өчен төрле чаралар оештыру, ачык ишекләр булдыру, авыр холыклы балаларның ата-аналары белән индивидуаль эш алып бару һ.б.

Яңалыкны алдан сиземләүче, заманадан алдан атлаучы абый укытучыларны ижади фикерләргә, эшләргә өйрәтте. Район мәктәпләрендә традицион булмаган дәресләр, кичәләр чоры башланганда, безнең мәктәп өчен бу алымнар күптән үтелгән этап иде.

Хәрби-патриотик, интернациональ дуслык тәрбияләү буенча безнең мәктәп Төмән өлкәсендә алдынгы мәктәпләрнең берсе булды, бу проблема буенча бай гына тәҗрибә тупланды һәм аның кайбер алымнары белән сезне дә таныштырып китим. Хәрби-патриотик тәрбия 7 юнәлештә алып барылды:

Эзтабарлар төркеме (поисковая).

Авыл советы хезмәт һәм сугыш ветераннары белән бәйләнеш.

Хәрби-патриотик бәйрәмнәр, кичәләр, хәрби-спорт уеннарын үткәрү.

Мәктәп музееның эше.

Армия сафында хезмәт итүче укучылар белән хат алышу, аларны озату-каршылау.

 «Факел» исемле интернациональ дуслык клубының эше.

Төрле походлар.

Якуб Камалиевич - сугыш ветераны. 1944 елдан алып сугыш беткәнче ул 10нчы танкларга каршы көрәшүче артиллерия бригадасының взвод командиры булып хезмәт иткән. Кызыл эзтабарлар отряды бу бригаданың 44 ветераны белән хат языштылар. Алар арасында ике Советлар Союзы Герое Б.К.Чернышев һәм Г.А. Кузенко бар. Җиңү көненең 35 еллыгына багышлап аларга магнитофон тасма-эстафетасы җибәрелде. Бу эстафетада 15 ветеран катнашты, бер-берләренең тавышын ишетеп чын күңелдән моңа сөенделәр, эзтабарларга рәхмәтләр белдереп хат яздылар. Пионерларның чакыруы буенча шушы бригаданың әгьзасы Василий Григорьевич Видюлин мәктәпкә очрашуга килде. Ул бригадасы үткән юлның төгәл картасын төзеп, мәктәп музеена бүләк итеп кайтты. Һәр елны Совет Армиясе көненә мәктәп коридорына армия сафында хезмәт итүче укучыларыбызның фотолары белән адреслары язылган стенд эленә иде. Укучылар аларга котлау хатлары, открыткалар язалар, үз чиратында командирлары безгә мактау хатлары җибәреп тордылар.

Озак еллар буе мәктәптә «Факел» исемле интернациональ дуслык клубы (КИД) эшләде. Безнең укучылар Чехословакиядәге Жилина шәһәрендәге Ян Налепки исемле музей белән, Вельтрусы шәһәрендә «Rudе Аrmadu” (Красная армия) исемле мәктәп белән тыгыз бәйләнештә булды. Абый һәм аның иптәшләре Жиңүне Прага шәһәреннән ерак түгел Вельтрусы шәһәрендә каршылыйлар. Бу шәһәрнең иске мәктәбен күреп, сугышчылар яңа мәктәп төзү өчен акча җыеп калдыралар. Шул акчага төзелгән яңа мәктәпкә «Кызыл армия» исеме бирелә. Шул мәктәп белән озак еллар языштык. Пионер дружинабыз Юлиус Фучик исемен йөртте, аның хатыны Густа Фучикова белән ул үлгәнче хәбәрләштек. Венгриядә Мезечат исемле авыл пионерлары белән, ул заман ГДРда Бауцен, Конигеварта, Берлин шәһәрләренең укучылары белән, Польшада Гданьск шәһәре пионерлары белән һәм олы яшьтәге дустыбыз Антони Теплик белән озак еллар хат языштык. Антони Врызлов, Мендзежеч, Великопольск шәһәрләре зиратында күмелгән 2017 совет солдатының исемлеген җибәрде. Аның буенча абыйның дусты Г.А.Кузенко үзенең бертуган энесенең каберен тапты. Чит ил пионерларыннан килгән хатлар, посылка материаллары, бүләкләр, китаплар әле исә мәктәп музеенда саклана. Романтик рухлы абый һәр уенга һәр тәрбияви чарага романтик элементлар кертеп баруны хуп күрде. 23 февраль, 1-9 май көннәрен хәрби парадлар, факел белән атлаулар, төрле кызыклы уеннар үткәрелә иде. Абый укытучылык эше белән беррәттән төрле җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Райисполком әгъзасы, Загваздина авыл советы депутаты буларак халыкның байтак үтенечләрен канәгатьләндергән авылдашыбыз. Аның соравы буенча медпункт Каштактан Хуҗайланга күчерелде. Иртеш елгасы буенда урнашкан иске зиратыбыз соңгы елларда олы проблемага әверелде, җимерелә башлады. Беркемнең дә яңа зират башларга батырчылыгы җитмәде, чөнки яңа зират башлаган кешенең нәселе бетә дигән ырым бар. Улсыз-кызсыз Абдубак бабай Абайдуллин дөнья куйгач, абый аны тау башында күмәргә рөхсәт бирде. Хәзер авыл халкы абыйга рәхмәтләр генә яудыра. Авылны мәктәпле итүче, киңәйтүче, яңа мәктәп бинасы салдырып, уку-укыту өчен мөмкин булган барлык шартларны тудыру юлында җан атып йөгерүче дә абый. Районда беренче булып кабинет системасы белән укытуга күчкән мәктәп - безнең мәктәп. Безгә укучылар 18 авылдан килә иделәр, алар өчен абый кирпечтән төзелгән тулай торак, укытучылар өчен 8 фатир, остаханә, спорт залы, ашханә, мәктәп машинасы өчен гараж булдырды.

«Талантлы кеше һәр яктан талантлы була» дигән әйтем йөри халыкта. Абый төрле яктан килгән сәләтле шәхес. Физика-математика укытучысы булса да, яшь чагыннан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр төрле газета-журналларда абыйның тәрбияви темага багышланган мәкалә-очерклары басылып торды. Лаеклы ялга чыккач, бөек рус язучысы М.Шолохов әсәрләренә тиң булырлык «Иртеш таңнары», «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романнарын язды. Үз язмасы булмаган себер татарларының тормышын, көнкүрешен, табигатен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, тел үрнәкләрен әдәбиятта мәңгеләштерде. «Иртеш таңнары» романы безнең өчен тарихи һәйкәл дә. Балалар өчен хикәяләр язып, үзен балалар язучысы итеп тә танытты. Абый безнең, авылның бердәнбер якты йолдызы, җылы нурлы кояшы һәм горурлыгы, авыл аксакалы, киңәшчесе, укытучылар өчен үзебезнең педагог-галимебез дә. Педагог-галим дигәч тә карашлары, үз алымнары юк түтел. Мин әле мәктәпкә кермәгән чакта безнең күрше Алимка бабайларда бер сылу рус теле укытучысы Екатерина Михайловна Коробейникова яшәде. Мин мәктәптә укыган елларда икенче күршебез Мөхъя бабайларда Ольга Васильевна Торопова яшәде. Ул озак еллар татар балаларына математиканы укытты. Без аның белән еш аралашып яшәдек. Ольга Васильевна мине инәмнән сорап кичләрен урам буйлап йөрибез, ул миңа төрле кызык хәлләр, газета-журналлардан укыган яңалыклар сөйли. Күбрәк мин аны тыңлыйм, әкренләп мин дә русча сукалый башладым. Җиде классны тәмамлап, рус мәктәбенә укырга кергәч тә, күп авырсынмадым. Моның серен мин укытучы булгач кына аңладым. Бу мисал абыйның педагогика фәнендә дә үз карашлары булуына дәлил була дип уйлыйм. Татар балалары русчаны яхшырак өйрәнсеннәр дип саф татар мәктәбенә рус милләтеннән булган укытучыларны эшләргә чакырган.

Арабыздан китсә дә, абыйның сүзе, эше яши. «Яңарыш» битләрендә еш кына абыйның көндәлек язмалары чыгып торды, нәсел җепләребез өзелмәгән, чөнки яныбызда абыйның дәвамы, аның сөекле тормыш иптәше, фикердәше, каләмдәше Рәшидә җиңгиебез исән-имин яшәп тора. «Әле дә сез бар дөньяда, кадерле жиңгиебез», - дип без аңа шатлыгыбыз белән дә, тормыш авырлыклары белән дә уртаклашырга киләбез. Абый Рәшидә җиңгиебезгә бик риза булып китте. «Бетмәс-төкәнмәс бәхетне миңа һәм кадерле балаларыма олы күңелле, кешелекле тормыш иптәшем Рәшидә китерде», - дип язды ул «Совет мәктәбе» журналында 1957 елда «Хатын» исемле мәкаләсендә. «Китап язган вакытымда иң беренче рецензентым Рәшидәм булды. Һәр бүлекне язып бетергән саен, ул аны укып, үз төзәтмәләрен кертә барды, мең рәхмәтем Рәшидәмә», - дип сөйләде миңа абый. Рәшидә җиңгиебез дә «Мәхәббәт жылысы» исемле шигырендә:

Ул очрагач, насыйп булды
Мәхәббәтнең олысы.

Ничә дистә еллар назлый
Шул мәхәббәт җылысы.

Ә «Килен булып төштем Хуҗайланга» исемле шигырендә:

Тормышка карашларыбыз бердәй,
Характерлар да туры килгән,

Лаеклы алмашлар үстерүдә

Уй-фикерләр дә тәңгәл килгән,
- дип яза ул.

Әйе, аларның уй-фикер берлеге тормышта гына түгел, иҗатларында да чагыла. Соңгы вакыт мәктәптә яшь буын укытучылар эшли, Зәнкиев традициясе мәктәптә яши һәм яшәр, ана теле һәм әдәбият дәресләре алып барыла, милли тәрбиягә дә әһәмият ителә. Апрель аенда Якуб абыйның туган көне булса да, бу истәлекле айны мәктәптә барлык төбәкләрдә таныш булган күренекле әдипләребез хөрмәтле Якуб абый белән Рәшидә апа Зәнкиевләр тормышына, иҗатына багышлыйлар. Мин үткән юлыма әйләнеп карыйм да, абый белән очраштырган бәхетле язмышыма рәхмәт әйтәм. Чал Иртеш елгасы буенда туган «Иртеш таңнары» гомере елгабыздай озын һәм мәңгелек, абыйның кабере якты, урыны оҗмахта булсын!

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836