#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер иле” телетапшыруына 20 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

11-1Нәкъ 20 ел элек февраль аенда Тубыл шәһәре һәм районыбызда яшәүче милләттәшләребез саф татар телендә чыккан беренче “Себер авазы” телетапшыруын караган иделәр. Тапшыруны оештыруда бөтен көчен, тырышлыгын куйган, безнең арабыздан мәңгелеккә киткән Сафиулла Фәйзулла улы Ильясовны, кулга-кул тотынып эшләгән шәһәр хакимиятенең мәдәният комитеты рәисе Юрий Константинович Константиновны искә алыйк. 20 ел дәверендә, без күп мәртәбә тамашачыларыбыз белән очраштык, авылларга чыктык. Тапшыруларыбыз геройлары Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чорында туып-үскән якташларыбыз, күренекле шәхесләр булдылар. “Себер иле” - Россия, өлкә, шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган, әдәби татар телендә чыгып килгән, үзенең тарихын булдырган тапшыру.

“Себер иле” телетапшыруының юбилейлы кичәсендә аны эфирга әзерләүчеләр, төшерүчеләр һәм тамашачыларыбыз шатлыклы бәйрәм мизгелләренең шаһиты булдылар. Аларны ТРК “Тубыл вакыты” редакциясендә шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Мазур, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова, ТРК ”Тубыл вакыты”ның баш редакторы Олег Морозов котладылар, тапшыруларны монтажлаучы Светлана Горохова, оператор Рөстәм Рузеев, автор һәм алып баручы Римма  Умитбаевага  Рәхмәт хатлары  тапшырдылар. Олег Морозов кунаклар игътибарына «Себер иле»нең 10 еллык юбилеена багышланган тапшыруны тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы: “Тапшыру тәрҗемәсез дә яхшы аңлашыла. Сез, себер татарларының тарихи мирасын саклаучылар. Гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен халыкка күрсәтүчеләр. Бүгенге мәдәни тормышыбызны объектив күрсәтәсез. Сезнең тырыш хезмәтегез аркылы Тубыл шәһәре дөньякүләм танылды”, - дип тапшыруны әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм “Себер иле”н әдәби татар телендә алып баруны дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Бәйрәм мизгелләрендә күп еллар тапшыруларны зәңгәр экраннан әдәби татар телендә алып барган Лариса Биктимирова, Диана Сәитова, Лениза Дәүләтшина, Әлфия Тимканова, Лилия Мәмәтгалиева, Эльмира Зәнкиева, Алена Ореховага җылы теләкләр юлланды. “Себер иле”нең иҗади гомер юлы беренче редакторы Мәдинә Уразмәтова, танылган журналист Тимур Хәкимов, оператор Сергей Силин тырышлыгы белән язучы Якуб Зәнкиевнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган тапшырудан башланган иде. Якуб абыйның эфирда яңгыраган изге теләкләре кабуллардан булып,  тамашачыларыбыз белән тыгыз элемтәдә хезмәт итүебезгә 20 ел булды. Бүген дә язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү, популярлаштыру актуаль тема булып тора. Февраль аеның юбилейлы тапшыруыбызны да Г.Тукай бүләге иясе Якуб Зәнкиевнең якты истәлегенә багышладык. Күп еллар дәверендә тапшыру татар әдәби телендә алып барылды, ә тапшыруда катнашучыларыбыз себер татар яки әдәби телдә сөйләделәр. Киләчәктә дә бу концепцияне саклап, тапшыруларны яңа үрләргә алып барырдай иҗат кешесе табылсын иде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836