Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучылар белемнәрен арттырдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

11-11Бу атнада Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институтында (ТОГИРРО) татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курслары үтте. Курсларда алар галимнәребез лекцияләрен тыңладылар, үзләрен борчыган күп сорауларга җаваплар алдылар, Төмән районы, Индрәй урта мәктәбендә, өлкә фәнни китапханәсендә, өлкә татар газетасы “Яңарыш” редакциясендә очрашуларда булдылар.

ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев җитәкчелегендә Яркәү, Төмән, Вагай, Ялутор районнары, Төмән шәһәре мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр заманча дәрес таләпләре (Р.Гадиев сөйләде), сәләтле укучылар белән эшләү тәртипләре (Х.Алишина), федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре буенча компетентлы якын килүне тормышка ашыру (В.Третьякова), яңа таләпләр керткәндә психологик һәм педагогик яктан ярдәм итү (Ю.Шаркунова), укытуда планлаштырган нәтиҗәләргә ирешүне бәяләү системасы (З.Калгаманова) турында күп мәгълүматлар тупладылар.

Индрәйдә туган тел укытучыларын мәктәп директоры Рәүфә Алеева хуш күреп каршы алды, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова 7 класста матур дәрес күрсәтеп кенә калмыйчан, искитмәле музыкаль тамаша да әзерләгән иде. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр – балалар бакчасы төркеме дә татар халык әкиятләрен белүләре белән шатландырдылар.

11-8“Яңарыш” газетасы редакциясендә директор-баш редактор Алсу Сәгыйтова телне саклау, газетаның тарихы, һәр санны әзерләү тәртибе, телне бергәләп эш иткәндә генә саклап булачагын сөйләде. “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы галимә Хәнисә Алишина тиздән басылып чыгачак “Күренекле шәхесләр” сериясеннән ике китап турында сөйләде. Газетаның алдагы саннарында кайчандыр даими чыгып килгән күренекле шәхесләребез турында сәхифәне дәвам итәргә кирәклеген әйтте, укытучыларга өлкә мәгарифе тарихында лаеклы урын алган педагогларның берничәсе турындагы материаллардан мисаллар китерде.  Аннары курсларда катнашучыларга сертификатлар тапшырды. Телебезнең киләчәге, монда газетаның әһәмиятенә кагылышлы сөйләшүләр чәй өстәле артында дәвам итте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

11-1211-1011-9

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836