#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйлеләр дә ил җитәкчесен сайладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

11-818 мартта илебез киләчәктәге алты елга Президент сайлады. Төмән районының Индрәй авылында халык сайлауларда актив катнаша. Иртән ачылганчы ук көтеп торучылар да бар. Быел, лотерея уйнатылмаса да, “Төмән язы” фестивалендә төрле конкурсларда призлар бирелде: Төмән районының 95 еллыгы уңаеннан викторинада сорауларга җавап бирүчеләр, районда яшәүчеләрне юбилей белән тәбрикләүчеләр, спорт чараларында катнашучылар бүләкләргә ия булдылар. Поселокта яшәүчеләр өчен кирәкле территорияне төзекләндерү җиһазларына рейтинглы тавыш бирелде. Алар: ясалма ябулы мини-футбол һәм универсаль спорт мәйданчыклары, балалар мәйданчыгы иде.

Мәктәптә һәм клубта бу көнне халык кайнап торды. Беренчесендә сайлау участоклары урнашкан. Шунда ук районның 95 еллыгына күргәзмә дә оештырылган, укучылар аш-суга күргәзмә-сату үткәрделәр, укытучылар ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә сынаулар үтәргә чакырдылар. Урамда карда футбол уйналды, “Язгы стартлар” узды. Ә спорткомплекста өстәл теннисы, футбол, волейбол ярышлары гөрли иде. Авыл клубына якынлашкан һәркемне авыл хуҗалыгы тауарлары ярминкәсе каршы алды. Клуб залы “Җырлаучы класс” фестиваленә килүчеләр белән тулган. Аларны “Яз килә, язга юл бирегез” концерт программасы осталары, биючеләр алыштыра. 11-9“Родонит” мәдәният һәм ял үзәгенең “Ихлас” ансамбле “Карга боткасы” тамашасын тәкъдим итте. Аларны “Гаилә белән ял итәбез” мастер-классы, гаилә уеннары дәвам итте.

Шулай итеп сайлау барган вакытта көннең һәр минуты төрле чараларга бай булды. Оештыручылар тырышканнар.

Районда сайлаучыларның якынча нәтиҗәләр буенча 77 проценты үз бурычын үтәде. Аларны 80 процент тирәсе Владимир Путин, 8,7 проценты Павел Грудининга, 7,8 проценты Владимир Жириновскийга тавыш бирделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836