#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бөтенроссия бәйгесендә 3 урын алучы Азалия

последние и лучшие новости искусства в мире

11-1311-15 март көннәрендә Казан шәһәрендә “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Россия Федерациясенең 11 төбәгеннән килгән мөгаллимнәр көч сынашты. 2018 елда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең өлкә турында җиңеп, Казанга Бөтенроссия конкурсына бару хокукын яулаган Төмән районы, Муллаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова да бу бәйгедә катнашты. Һәм дәрәҗәле 3 урын яулап кайтты.

Азалия Төмән дәүләт университетының татар бүлеген тәмамлаган тырыш кыз. Ул әле өлкә күләмендәге “Себер йолдызы” бәйгесе җиңүчесе дә. 8 ел буе балаларга белем бирә. Шул еллар эчендә җиде дистәгә якын район, өлкә, ил, халыкара чараларда катнашкан өчен бирелгән диплом, сертификат, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары шәхси сайтын бизиләр.

Аның тормыш девизы: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асыл таш булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар.Түземлеләр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин”.

- Төмән дәүләт университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, «Балаларны яратам», «Укытучылар династиясен дәвам итәм», «Укытучы булырга мин балачактан ук хыялландым» дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, тулысынча түгелдер. Кулыма диплом алгач, туган авылыма, туган мәктәбемә юл тоттым.

11-11Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. «Укыта алырмынмы?» дигән шикләрем балаларның күңел җылысыннан эреп юкка чыккан кебек булды.

Минем мәктәп тормышым шулай башланып китте. Беренче укытучылык адымнарымны ясаганда остазларым әбием, әтием, әнием, апаларым, Фәнисә Мәкъсүт кызы Зиннәтуллина, Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина һ.б. ярдәмнәрен һәрдаим тоеп, аларның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым.

Инде менә сигез ел үтеп тә китте. Еллар үткән саен мин, чыннан да, никадәр җаваплы хезмәткә алынганлыгымны ныграк тоя барам, үземнең укучыларыма кирәклегемне аңлап, горурланып куям. Бүген, әлбәттә, укытучы һөнәренә караш төрлечә. Тик шулай да, минемчә, әгәр син бу эшкә алынгансың икән, аңа ахыргача тугры булып калырга тиешсең, - дип яза ул бәйгегә юллаган эссесендә.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенә дә Азалия тәҗрибә туплап, үзен төрле ярышларда сынап караганнан соң килә. Район күләмендәге “Ел укытучысы”нда да катнаша ул. Өлкәдәге укытучылар династиясе арасында да аның гаиләсе җиңеп чыга. Башка бәйгеләргә дә вакыт табарга тырыша. Әле татар яшьләр хәрәкәтендә дә актив.

“Азалия - һәр яктан үрнәк, белемле, нәфис, тәрбияле, зыялы, өлгер, гүзәл, тырыш кыз. Ул безнең якты йолдызыбыз. Аңа өметебез зурдан. Методик берләшмә укытучыларын шәхси сайтларын төзергә өйрәтте, инновацион технологияләр буенча чыгышлар ясый, гел эзләнә, өйрәнә, укый. Ел саен татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларына җиңүчеләр әзерли. Әле башка фәннәр буенча конкурсларда катнашырга өлгерә”, - дип Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, 3 тапкыр “Россиянең иң яхшы укытучысы” грантын алучы Гүзәлия Муллачанова да яшь белгеч турында уңай фикерләрен җиткерде.

11-12Югары әйтелгән сыйфатлары Азалия Радик кызына бөтенроссия бәйгесе финалына үтеп, андагы биш көн буена төрле сынауларны уңышлы үтәргә ярдәм итәләр. Ул ачык дәрес тә, класстан тыш чара да, осталык дәресе дә үткәрә, проект эшен дә тәкъдим итә, педкиңәшмәдә алдан билгеле булмаган темага чыгыш та ясый, министр белән очрашуда әңгәмәдә дә катнаша. Шул вакыт эчендә “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының “Таяну ноктасы”, “Манзара” тапшыруларында да үзен күрсәтергә өлгерә, бөтендөнья татар Конгрессы җитәкчесе Ренат Закиров белән очрашуда татар теле, аны саклап калу юллары, әлеге бәйгеләрнең әһәмияте, эшчәнлеге турында сөйләшүләр була. Татар спектакльләрен дә тамаша кылалар укытучылар.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” кебек бәйгеләрдә җиңү үзеңә ышанычны арттыра, тәҗрибә тупларга, дөньяга карашыңны киңәйтергә ярдәм итә, көч бирә”, - ди А.Габдрәхимова. Һәм барлык ярдәмчеләренә олы рәхмәтен белдерә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836