Талмыда балалар бакчасы ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

11-1Төмән районының Талмы авылында яшәүчеләр озак еллар балалар бакчасы юклыктан, сабыйларны күрше авылларга йөрттеләр. Бу проблеманы элекке башлангыч мәктәп бинасы ярдәмендә хәл итәргә уйлап күп җирләргә мөрәҗәгать яздылар.

Ниһаять, талмылыларга да бәхет елмая: 25 февраль көнне ремонтланган, төрле төсләрдә балкып тора торган бина кунакларны кабул итә. Бу көнне 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылу тантанасы оештырыла. Шыкча урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен белем бирү структур бүлекчәсе тагын бер корпуска арта.

Татарча матур итеп “Ләйсән” дип аталган бакча урнашкан бина 15 ел элек ябылган. Караучысыз калгач, нык таушалган. Аның нигезен, стеналарын, түбәсен дә ныклап ремонтларга туры килә. Хәзер инде авылның уртасындагы күркәм урында, мәчет янында урнашкан балалар бакчасы ике яшьтән җиде яшькә кадәр сабыйларны елмаеп каршы ала.

- Талмыдагы бүлекчәдә капиталь ремонт 2018 елда башланды. Аны ООО “Темпл” башкарды. ООО “Школьная лига” мебель, уенчыклар, йомшак инвентарь, көнкүреш техникасы, азык-төлек блогының технологик җиһазларын, кер юу, медблок өчен кирәкле җиһазлар алып килде. Бакчада уен, йокы, кабул итү, санузел, буфет, медицина хезмәткәре, тәрбиячеләр бүлмәләре, аш-су блогы бар. Ә өстәмә бинада бойлерлар, кер юу бүлмәсе булдырылган. Тышта уеннар өчен мәйданчык та ясалган. Тәрбиячеләр барысы да югары белемле, тәҗрибәле. Әлеге балалар бакчасы авылда бердәнбер социаль объект. Ул авылны бизәп тора. Ачылу тантанасында бу структур бүлекчәгә “Ләйсән” исеме кушарга килештеләр, - дип сөйләде Шыкча урта мәктәбе директоры Гөлнара Кәримова.

Талмылыларны котларга Төмән районы хакимияте башлыгы Светлана Иванова да килгән. Ул үткән ел районда Онохино һәм Салаирка авылларында яңа балалар бакчалары ачылса, быел Каменка, Перевалова, Успенка авыллары сабыйлары өчен заманча биналар булдырыласын хәбәр итте. “Җитәкчеләрнең бурычы – районның үсеше һәм балалар турында кайгырту, сезнең бурыч – балалар табу һәм лаеклы итеп тәрбияләү”, - диде ул.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума