Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменское правительство поощрит лучшие сельские поселения. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор авыл җирлеге һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында 2018 ел нәтиҗәсе буенча җиңүчеләрне котлау өчен өлкә казнасыннан акча бүлү турындагы карарга кул куйды. Мондый бәйге 2006 елдан бирле ел саен уздырыла. Регионда 114 хәзерләүче, хезмәт күрсәтүче һәм кредит кооперативлар эшли. Аларда 25 мең шәхси ярдәмче хуҗалык җәлеп ителгән.

* * *

Около тысячи тонн карпа вырастили тюменские рыбоводы в 2018 году. Ул 2017 ел белән чагыштырганда 264 тоннага арткан. Регионда шулай ук 917 тонна пелядь, 389 тонна чуртан, 20 тонна мәрсин (осетр) һәм башка төрле балыклар 802 тонна җитештерелгән. 2017 елга караганда чуртан 182 тоннага арткан. Регионда балык хуҗалыгы фондының балык үрчетү өчен 200 мең гектары яраклы. Өлкәдә 78 балык үрчетү хуҗалыгы товар балык балыкчылыгы эшен алып бара.

* * *

Тюменская область в шесть раз увеличила внешнеторговый товарооборот с Австрией. Регион башлыгы Александр Моор Россия Федерациясендә Австриянең чарадан тыш һәм тулы хокуклы вәкиле Йоханнес Айгнер белән очрашты. Ике як та медицина тармагында һәм эшлекле туризмда хезмәттәшлек итүнең перспективалары турында сөйләштеләр. “Австрия белән өлкә 1992 елдан бирле хезмәттәшлек итә. 2007 елда өлкә Австриядән эре мөгезле терлек сатып алачагы турында контракт төзеделәр. Җирле терлекчеләр Австрия предприятиеләренә барып, квалификацияләрен күтәрделәр. 2018 ел нәтиҗәсе буенча Австрия белән тышкы сәүдә товар әйләнеше 6 тапкырга үскән, 11 миллионнан артык АКШ долларын тәшкил итә”, - дип сөйләде губернатор. Алар 2020 елга кабат очрашырга килештеләр.

* * *

Тюменские сельскохозяйственные кооперативы за год заготовили более 40 тысяч тонн различной продукции от населения. Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы кооперативлары региональ челтәре авылда хуҗалык итүнең кече формаларын функцияләштерү шартларын яхшырта ала. Бүгенге көндә кооперативлар хезмәт күрсәтүе белән 72% регионның авыл территорияләре алынган. 2018 ел нәтиҗәсе буенча кооперативлар тарафыннан 41,3 мең тонна сөт, 2,8 мең тонна ит, 50 тонна бәрәңге һәм яшелчәләр, 4 тонна балык, 4,5 тонна кыргый үсемлекләр хәстәрләнгән.

* * *

Ялуторовск вошел в Книгу рекордов России как город с самой большой сковородой. Ялуторның Сретенск мәйданында славяннарның кышны озату – Май чабу бәйрәме уздырылды. Оештыручылар 3м 2 сантиметр диаметрда ике таба әзерләгәннәр. Нәкъ менә Ялутор “Россиядә иң зур таба” рекорды белән Россиянең рекордлар Китабына керде. Бу шәһәрдә дөньяда беренче тапкыр “Коймак пешерүчеләр” ярышы оештырылды. Анда 5 команда катнашты, алар тарафыннан коймакның уникаль 5 рецепты тәкъдим ителде.

* * *

Тюмень снова лидирует в рейтинге качества дорог. Төмән тагын да Россия шәһәрләре юллары рейтингында беренче урынны алды. Монда юллар хәтта шәхси секторда да, промышленность зонасында да норматив таләпкә туры килә дип таныдылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836